• 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 08.12 Резеда Ганиуллина "Җырлыйм! Биим! Шаккаттырам!". Халыклар дуслыгы йорты. 18:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 19 Ноябрь Зөлфәт Зиннуров
  • 19 Ноябрь Наил Ишмөхәммәтов
  • 19 Ноябрь Илсур Айнатуллов
  • 20 Ноябрь Мәрьям Рахманкулова (1901-1990)
  • 20 Ноябрь Нияз Вәлиди
  • 20 Ноябрь Шәүкәт Галиев (1928-2011)
  • 20 Ноябрь Хәбир Ибраһим
  • 20 Ноябрь Ренат Ибраһимов
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • Казанның Братьев Касимовых урамындагы 82нче йортта 18 кв. м. лы бүлмә сатыла. Бәясе 1 млн 50 мең сум. Якын гына Проспект Победы метросы. Мебель кала. Тел. 89274346400
  • Яхшы хэлдэге норка туны сатыла. 46-48 размер. поперечка. (бик эз киелгэн) 110 менгэ алган идём 55 менгэ сатам Казань. 89083421187
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720

 

 

 
Архив
 

30.05.2012 Мәдәният

Камалда премьера (ФОТО)

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Искән җилләр көенә" спектакленең премьерасы булды. Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелучы әлеге җырга, моңга бай романтик комедиянең режиссеры - Лилия Әхмәтова, рәссамы - Альберт Нестеров, композиторы - Резидә Әхиярова.

 

 

 

 

 

 

 Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7 

---
Камал театры
№ --- | 30.05.2012
Камал театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№13 (806847) / 02.06.2012 10:14:54

Пиар белән рекламаны аера беләсеңдер инде, башка пешеп җитмәгәннәргә ярар дип уйлаудыр.
Күп очракта пиар белән реклама бергә йөрсәләр дә, алар аерым әйбер.
Реклама ул әйберне, күренешне презентацияләүнең бер төре.Ул плюс билгесе белән генә була, бервакытта да тискәре якларны күрсәтми.Пиар исә - кызыксыну уяту.Пиарда һәр төр мәгълүмәт: уңае да, тискәресе дә яхшы нәтиҗәгә эшли. Билгеле сүз бар инде, некролог кына пиар була алмый дигән.Минем сезне пиарлавым сезнең өчен бигрәк отышлы. Бәйсез, туры фикер булганга, ул кызыксыну күбрәк уята. Әлбәттә бәйсез туры әйтелгән фикер минем шәхси мәнфәгатемә турыдан-туры минус икәнен бик яхшы аңлыйм. Тик кайдадыр минус икән, кайдадыр плюс. Татар теленә, татар мәдәниятына плюс булсын өчен әйтелә торган фикерләр алар.Кемдер тиеш бит инде....

Әзһәр Шакировка, “Бичурага” кайтып. Бәлки ул анда, чынлап та яхшы уйныйдыр. Пиарда бик көчле эшлиләр бит кече Гыйләҗевләр, Бикчәнтәйләр! Кысыксыну уята беләләр. Әмма 10 лап тапкыр карый башлап, ташлаганым бар ул спектакльне.Нинди фәлсәфә, нәрсә турында, ни әйтергә тели кече Гыйләҗев, кече Бикчәнтәев ??? Бәлки ул шул миңа таныш булмаган кечелекнең дөньяга карашымы? Әмма менә бу фәхишәлекне сәхнәгә күтәрүне, амораль рәвештә, Исхакыйга бәйләүне белгәннән соң, ни әйтәсем килә??? Белмим, бу соңгысы шул ук кечелек фәлсәфәсәнең бер өлешеме???? Яки ул аморальлек аерым яшәп, шул “Бичурада” сурәтләнәме???

“Телсез күке” гә кайтып. Әгәр ул спектакльдә Әзһәр Шакировның шул искиткеч монологлары булмаса, ул спектакль яшәмәс тә иде. Күз алдында әле дә шул тора.Зөлфәт Хәким әйтергә теләгән татар халкы трагедиясен Әзһәр ага чынлап күрсәтә алды анда.Чынлыкта “Телсез күке”не Әзһәр Шакировның моноспектакле дисәң дә була. Тукай премиясенә ник кече Бикчәнтәйне кыстырдылар, бөтенләй аңлашылмады.
Хәкимне куя алмый икән, маташмасын. Әнә куйсын гоуларын, римейкларын, чуакларын. Тик налог түләүче акчасына түгел. Килүчеләре акчасына. Шоу үзе өчен генә яшәргә тиеш!

Әзһәр Шакировның тагын икенче мин белгән, истә калган, колакта тора торган тагын бер эше бар. Ул радиоспектакль иде.”Нәни принц”. Фирая Әкбәрова белән искиткеч матур уйныйлар.
-

№12 (806832) / 02.06.2012 07:14:13

энем Әзһәр абыегыз,син туганда танылып килгән әртис иде инде. Әзһәр уйнаганда Наилә кияүдә дә түгел иде.

син ялганласаң да бераз чаманы онытма!
Әзһәр чыннан да яхшы уйнаучы әртис!!
яшь чагында аңа һаман тискәре ролләр уйнарга бирәләр иде(?!)


иркә№8 !

№11 (806829) / 02.06.2012 01:33:23

Әзһәр абыйның иң шәп роле Бикчәнтәйнең диплом спектакле - "Бичура"да. "Курчак туе"нда, ә "Миләүшәнең туган көне"ндәге Нурислам. Әзһәр абый шәп артист. "Телсез күке" Бикчәнтәй кебек оста кулына эләкмәсә - шымытырым да аңламас идең ул әсәрнең яхшылыгын. Туктата алмый сөйләтә Зөлфәт геройларын, диалоглары дилбегә буе, барын бер тишеккә тутыра - сәясәтен дә,башкасын да. Аның гәзит мәкаләләреннән спектакль ясап газапланган режиссерларга Алла ярдщм бирсен. Амин!

№10 (806798) / 01.06.2012 20:21:07

Эх, Казанда яшәсәм, бер премьераны да калдырмас идем! Каралмаган спектакльләр шулкадәр күбәйде, караганнарыннан да артты бугай инде!

№9 (806750) / 31.05.2012 22:45:34

Кем синнэн пиар котэ??
Теттереп яманласан да бик кэнэгать калырбыз ханым!!

№8 (806745) / 31.05.2012 21:59:15

Ну, бу битне кыздырырга Иркә кирәк дисез инде алайса??? 60 млн бюджет җитми, Иркә бушка пиарларга тиеш...Ну ярар, миннән булсын яхшылык.

Карамый дигәннән. Бикчәнтәевне бер фильмда Тукай роленнән хәтерлим. Миндә аңа каршылык шул чактан ук туды. Ул Тукай образына хәтта якын да килә алмады. Гәҗит фәләннәрдә макталгач, "Телсез күкесенә" бардым. Болай Зөлфәт Хәкимнең җитди әйберләреннән иң көчлесе. Әмма режиссер спектаклендә ул әсәрдә мин күргән катламнарның берсен дә ача алмаган. Спектакльне бары Әһзәр Шакиров өстерәп бара.Аның уйнавы булмаса, режиссура ягыннан буш спектакль. Әйтергә кирәк, мин бу абзыйның бүтән уңышлы ролләрен хәтерләми идем. Әмма шушы роле аны чын артистлар рәтенә куя алды.
Шуннан соң мин ничек тагын кайсы спектакленә барырга тиеш??? Люстрагамы???Мин анда нәрсә күрергә өметләнергә тиеш????Май чүлмәге тышыннан билгеле була, спектакль исеме исем генә түгел, ул ярты эчтәлек булырга тиеш. Шуны да аңламаган режиссер эшенә барырга тиешлеме? Яки бабайлар чуагы??? Анда барып мин нәрсә алып кайтырга тиеш????Нәрсә-нәрсә, хатын-кызга бабайлар чуагы кирәкми....Ну ни в каком виде!!!

№7 (806736) / 31.05.2012 20:37:35

Фанат! Мин премьеранын икенче конендэ карадым. Доресен эйтэм мин дэ шул кулмэккэ кызыгып утырдым бит жаныем!!!

Айгол Миннуллина да бик молаем булып исемдэ калды!

Эльмира! Синен белэн килешэм!

№6 (806718) / 31.05.2012 15:00:39

Тамашачы Сез бу әсәрне карадыгызмы? Димәк Сез прогонда булгансыз. Кызның чәчәкле күлмәге миңа ошый. Чын татар кызлары менә шундый матур бизәкле күлмәкләр киеп йөрергә тиеш! Ришат булдыра ул! \"Зәңгәр шәл\"дә үзен күрсәтте. Киләчәктә Камал театрының иң якты йолдызы булып янсын иде театрыбызның күгендә. Ришатны инде \"Башмагым\"да Галимҗан булып күрәсе килә башлады.

№5 (806717) / 31.05.2012 14:30:00

Спектакль бит Бикчэнтэев куелышында тугел))) Шулай булмаса Иркэ хэм башка шунын кебеклэр курмэгэн, ишетмэгэн килеш анализларга тотынырлар иде инде)))

№4 (806713) / 31.05.2012 13:00:01

Главный театровед Иркә ник дәшми соң?

№3 (806710) / 31.05.2012 12:46:13

Әйе,декорацияләр бик матур иде. Зөлфәтчә комедия куелган. Яшьләрне театрга тарту өчен менә дигән тамаша.Но тогэллэнмэгэн шикеллерәк тоелды миңа.
Илдар абый артыграк тырышты бугай,сүзләре аңлашылмады. Ришат чынлап та маладис.

№2 (806701) / 31.05.2012 09:33:37

Декорациясе бик шәп күренә. Алайса шартлы рәвештә әллә нинди схематик корылмалар корып куялар да аңламыйча утырасың. Аны белгечләр генә аңлый. Театрга бит күбрәк гади халык йөри. Ришат та уйный икән. Карыйсы килә башлады инде.

№1 (806700) / 31.05.2012 09:12:28

Фотоларны элеп куйганга ике көн була инде,шулай да беркем бер сүздә язмый.
Әллә телсез калганнар инде.

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты