поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.10.2008 Мәдәният

ӘЛМӘНДӘР БАБАЙ БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮ

Ул мине балконнан ук сызгырып каршы алды. Нәкъ менә Әлмәндәр Хәмдебануын чакырган кебек. "Мин монда. Хәзер чыгып ала-а-м!" – дип җәһәт кенә ишек төбенә төшеп тә җитте. Гадәттә, артист халкы сәхнәдән чыгуга, героеның бөтен кайгыларын, шатлыкларын пәрдә артында калдырып, үз тормышы белән яши башлый. Ул шулай булырга тиеш тә. Ә менә СССР һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты, танылган артистыбыз Шәүкәт Биктимеров тормышта да Әлмәндәр образы белән яши. Аның бөтен кыланышлары да үлемсез карт дөньясы белән бәйле.

Дүрт ел инде хатыны Рәмзиясез яшәве дә, тормышның ачысын-төчесен татуы да, гадилеге, хәтта җорлыгы да Әлмәндәр героен хәтерләтә. Әлмәндәр бабай сабакларын тыңлый-тыңлый өч сәгать вакыт үтеп китүен сизми дә калганмын. Тәмле сүзе белән авызына каратып тоткан кешедән тиз генә аерылып кара әле син?!

 

Сөйләшү ниндидер нотык сөйләүгә дә, акыл өйрәтүгә дә кайтып калмады. Ярты гасырдан артыкка сузылган иҗатындагы иң матур мизгелләрне искә төшерү булды ул.

 

Әнисенең йөзен беркайчан да күрмәгән Шәүкәт абый. Чөнки ана, улына гомер биреп, үзе якты дөньядан китеп бара. Әмма аңа Шәүкәт исеме куегыз дип әйтеп калдырган була. Яшьлеге шактый авыр елларга туры килә аның. Әнисе ягыннан мулла нәселе булганга, барлык туганнарын да сөргенгә сөрәләр. Ә Шәүкәт абый Казандагы татар мәктәбенә укырга китә. Әтисе ягыннан апасының кызы Галимә Ибраһимова гаиләсендә яши. Менә шул вакытта театр дигән яңа дөньяның ишекләрен ачып керә егет. Апасы танылган театр артисткасы була. Аның белән бергә репетицияләргә, спектакльләргә йөри башлый. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң ул да театр училищесына укырга керә. Шунда театр җене кагылган егет башы-аягы белән сәхнә дөньясына чума, артист булам дигән ныклы карарга килә.

 

– Шәүкәт абый, бервакыт сезнең турында: "Шәүкәт Биктимеровның табигатьтән бирелгән сәләте әлләни юк та кебек, әмма ул үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә ун елдан соң танылган артистка әверелеп китә", – дигән фикергә юлыккан идем. Сез моның белән килешер идегезме?

 

– Ничек инде ул алай булсын ди? Бүген исә бер кинода төшәләр дә, шуннан соң үзләрен йолдыз итеп хис итәләр. Карыйсың, ничә еллар үткән, ә аның башка роле юк та. Ә театрда яшен шикелле ялтырап алып кына булмый. Анда иҗатны "А" хәрефеннән башларга кирәк. Шуннан соң сиңа катлаулы баскычларны, этапларны үтәргә туры килә. Бер роль уйнап кына артист була алмыйсың. Хәтерлим әле: 1947 елда икенче курста укыган вакытта беренче тапкыр С.Михалков әсәре буенча эшләнгән "Кызыл галстук" спектаклен сәхнәгә куйдылар. Шунда мин бик тә шук, җитез отряд башлыгы Чашкин ролен уйнадым. Бу оештыру сәләтенә оста егет иде. Режиссер Кәшифә Тумашева минем уйнавымнан бик канәгать калды. Беренче ролем турында танылган язучы Әхмәт Фәйзи язып чыккан иде. Ул язмалар бүген дә саклана. Әнә капчыкка тутырып куйдым мин аларны (Шәүкәт абый үзе турында язылган мәкаләләрен бер бүлмәдә саклап тота икән. – А. Х.). Күрәсең, язучының кулы җиңел булгандыр. Аның: "Студентлар арасында Шәүкәт Биктимеров аеруча аерылып торды. Бу яшь егетнең киләчәге өметле", – дигән фикере миңа хәер-фатыйха кебек яңгырады. Аннан соң мине спектакль арты спектакль, роль арты роль белән "күмә" башладылар. Студент вакытта ук инде театр дөньясына кереп киттем. Әнә шул дәвердән бирле барлыгы 300 дән артык роль уйналган (Шәүкәт абый бүлмәсеннән бау белән бәйләнгән зур төргәк алып чыкты. Бөтен рольләрен җыеп барган икән. "Теләсә кайсын сайлап ал әле", – ди бу миңа. Роле язылган кәгазь битләренең һәрберсендә: "Хәерле сәгатьтә. Лә илаһы ил-аллаһ", – дип язылган. Ленин ролендә генә куелмаган. Калган барысы да Аллаһ сүзе белән башланган – А. Х.). Ә алар арасында төрле характердагы геройлар бар.

 

– Сез тормышта да Әлмәндәр карт образы белән яшисез кебек. Тамашачы да сезне Әлмәндәр бабай дип йөртә. Әйтегез әле, артист герой образы үрнәгендә яши аламы?

 

– Миңа ул рольне уйнаганчы ук инде бик күп карт образларын уйнарга туры килде. Уңай һәм тискәре геройларны да башкардым. Шәкүр карак та булдым, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында Биктимерне дә, К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә Ишанны да уйнадым. Алар бит бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Минем өчен геройның әйбәте, начары юк. Алар миңа барысы да якын. Режиссер нинди роль бирсә, барысын да уйнадым.

 

– Әгәр дә Шәүкәт Биктимеров бер роль дә уйнамыйча, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендә генә уйнаса да, шуның белән танылган булыр иде, дигән фикерне еш ишетергә туры килә.

 

– Әлеге спектакль театрда 31 ел куела инде. Аннан ул бит минем аркада гына танылган спектакль түгел. Беренчедән, Туфан Миңнуллин драматургиясенең искиткеч фикер тирәнлегенә бай булуын ассызыкларга кирәктер. Бу дөньяга килгәнсең икән, ни өчен яшәгәнеңне белеп яшәргә кирәк, дигән фикерне кеше күңеленә үтеп керерлек итеп яза белгән язучы. Ә икенчедән, минем белән уйнаган артистлардан, ансамбльдән дә тора. Ялгыз гына спектакль уйный алмыйм бит инде мин. Бер агачтан урман барлыкка килми. Әйтик, бию ансамблендә бер биюченең генә аягы ялгышып китсен, чыгышның яме китә. Спектакль – драматургның, режиссерның, рәссамның, композиторның, артистларның иҗат җимеше. Әйтик, Равил Шәрәфисез спектакльне күз алдына да китерә алмыйм. Башкалар турында да шуны ук әйтә алам. Бөтенебез бер максатка хезмәт иткәндә генә спектакльнең гомере озын була. Дөрес, тамашачыны көлдерә торган сәхнә әсәрләре күп, әмма андыйларның мәгънәсе юк. Халык спектакль карарга килгән икән, гыйбрәт алып китәргә тиеш. Дөрес, Әлмәндәр роленә режиссер башка алмаш артист куймады. Мин әйтеп тә караган идем. "Юк, синнән башка артистка бирмим", – диде. Рус, әзәрбайҗан театры да куеп карады бу спектакльне. Әмма уйный алмыйлар, "Әлдермештән Әлмәндәр" озак яши алмый. Ә без дөньяның кайсы гына илендә куйсак та, һәрвакыт күтәреп алалар. Чөнки ул фәкать татарныкы, безнең күңел дөньябыз өчен хас әсәр булып кереп калган.

 

– Соңгы елларда гына "Әлдермештән Әлмәндәр"не карарга туры килгән иде. Таякка таянып йөрүче Шәүкәт абыйның баскыч буйлап йөгереп йөрүен күреп шаккаттык та, шул ук вакытта борчылдык та. Спектакльне каравыбыз карау булмады, чөнки сезнең егылып төшүегездән курыктык.

 

– Мин, сәхнәгә чыккач, бөтенләй икенче кешегә әйләнәм. Яшәрәм, күңел күтәрелә, кайдандыр ниндидер илаһи көч иңә. Син халык алдында имтихан тотасың. Килгән саен шыгрым тулы залны күрү, сәхнәгә чыгып басуга дәррәү кубып алкышларга күмелү, тамашачының Әлмәндәр белән кайгысын, шатлыгын уртаклашудан да бәхетле мизгелләр кайда бар икән тагын?

 

– Әмма соңгы вакытта спектакльне куймый башладылар...

 

– Мин театрдан 1995 елдан бирле киттем дип исәпләнсәм дә, һаман театрда уйнадым. Хезмәт хакларыннан баш тарттым. Җитә минем пенсиям.

 

– Бушка уйнадыгызмы?

 

– Юк. Һәрбер Әлмәндәр образы өчен 100 сум түләделәр. Миңа бер тиен акча да кирәк түгел, уйныйк кына. Шулкадәр яратып башкарам мин Әлмәндәремне. Аны акчага да, ниндидер бүләккә дә алыштыра алмыйм. Куелмауның сәбәбе бер генә: малайны уйнарга кеше юк. Шул утыз бер ел эчендә унбер малай алышынган икән. Йосыф Бикчәнтәев та үсеп җитте. Мин бит аны күтәреп алып чыгарга тиеш. Алмаш кирәк. Наил Әюпов та үлеп китте. Шуңа күрә үзгәреш кертергә кирәк булачак.

 

– Әнә шул яхшы күңелле карт образыннан кала сезнең "Әни килде"дәге Ислам кебек тискәре геройлар да шактый бит әле. Нишләптер тамашачы  сезне андый рольләрдә күрергә күнекмәгән...

 

– "Әни килде" спектаклен бервакыт Буа районында уйнарга туры килде. Ислам әнисенә әйткән сүзләрдән соң беләсезме нәрсә булды? Тамаша залыннан олы яшьләрдәге бер хатын миңа таш ыргыта башлады. "Зәңгәр шәл"дәге Ишанны халык гел тискәре герой дип кенә кабул итсә дә, еш кына залдан ак яулыклы апаларның минем белән бергә дога кылып утырганын күрә идем. Алар шулкадәр ышанып, бөтен күңелен биреп карыйлар. Аннан гел яхшы рольләрне генә уйнап булмый бит инде, тормышта аның тискәреләре дә бар. Әйтик, мылтык тотып йөрүче коммунистларны да, партком секретарьларын да, илен саткан хыянәтчеләрне дә уйнарга туры килде миңа. Мәсәлән, "Кара йөзләр"дә кулак малае Дәүли роле тамашачы күңеленә тискәре герой булып кереп калды. Ул халыкка гыйбрәт алыр өчен күрсәтелә. Минем иҗатта тарихи геройлар үзе бер урын биләп тора. "Исә Болгар җилләре" (кызганыч, ул фильм һаман да дөнья күрә алмый) фильмында Алмыш хан, "Идегәй" спектаклендә Туктамыш хан образлары – болар үзләре бөтенләй башка геройлар. Кешене бер төрле ризык туйдырган кебек, артист бер типтагы рольләрне генә уйный алмый.

 

– Сез бит беренче татар театры артистларын үз күзегез белән күргән, аларның тәҗрибәләре нигезендә ныгыган артист...

 

– Безгә бервакыт театр труппасы белән Ижевск шәһәренә гастрольгә барырга туры килде. "Урал суы буенда" (Мирхәйдәр Фәйзи) спектакле беткәннән соң артистларның грим бүлмәсенә тәбәнәк кенә гәүдәле бер карчык килеп керде. Безгә карап: "Син – артистка, син – артист, син артист түгел", – диде дә чыгып китте. Шуннан артистлардан берсе әлеге ханымның беренче татар театры артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская икәнен әйтте. Чыннан да, труппаның бәясе ул әйткәнчә булды. Кемнәрдер театрда эшли алмады. Ә миңа: "Син артист буласың", – дигән беренче бәяне ишетү танылган шәхес тарафыннан бирелгән беренче бәя дә, хәер-фатыйха да иде. Касыйм Шамил, Зәйни Солтанов, Гөлсем Болгарская, Фатыйма Камалова кебек татар театрында беренче битне ачкан шәхесләр белән бергә эшләргә туры килде миңа. Алар – минем укытучыларым. Шулкадәр тәрбияле, укымышлы кешеләр иде. Гомер буе ялгыз яшәп, бөтен тормышларын театрга багышлаган артистларыбыз да шактый булды. Алар сәхнәдә генә түгел, шәхси тормышта да үрнәк кешеләр иде. Сер түгел, бүген артистлар арасында гайбәт сүзләр күп йөри. Әмма мине укытучылар гаиләдә дә ниндидер бер   юнәлеш биреп торучылар булды. Хәтерлим әле: бервакыт теплоходта Әстерханга гастрольгә китеп барабыз. Артистлар барлыгын халык белә. Кызлар безнең янда бөтерелә. Шулай минем янга да бер кыз килеп, гәпләшә генә башлаган иде, Хәлил Әбҗәлилов чакыртып алды да: "Хатыныңнан "кых" иттертәм бит (ә үзе кулы белән пычак кайрап күрсәтә). Әйтәм бит Рәмзияңә", – ди бу. Менә шуннан соң кызлар янына барып, сөйләшеп кара инде син! Әти белән әни шикелле иде алар.

 

– Әлмәндәр бабай туган көнен ничек каршыларга җыена. Бу сезонда "Әлдермештән Әлмәндәр"не күрербезме икән?

 

– Спектакль уйнау миннән генә тормый. Ансамбльнең тулы булуы шарт. Ә халык Әлмәндәр бабайны сагына. Юлда күргән саен: "Нигә Әлмәндәрне куймыйсыз?" – дип аптыратып бетерәләр. Ә мин юбилей үткәрергә яратмыйм. Спектакльдә уйнау үзе үк миңа зур бәйрәм инде. Туфан Миңнуллинның: "Әлмәндәр 90 яшендә, син дә бу спектакльне 90 яшеңә кадәр уйныйсың әле", – дип әйткәне бар. Анысын Ходай белә инде.

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 223-224 | 24.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»