|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2012 Мәдәният
Шәүкәт Биктимеров вафат (хушлашу 29 майда 9.00дә Камал театрында)Бүген 83 яшендә татар театрының легендасы Шәүкәт Биктимеров арабыздан китеп барды. Сәхнәдә әҗәлне алдый алган Әлмәндәр бабай, кызганыч, тормышта әҗәлне алдый алмады... Актерның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Белешмә: Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә туган. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1967,ТАССРның халык артисты – 1968, РСФСРнең халык артисты – 1970, СССРның халык артисты — 1977, РСФСРның К.С.Станиславский исеменд| Бүгенге көндә Биктимеров — милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый. Ул грим белән артык мавыкмыйча, образларның холык-фигыльләрен, эчке дөньясын, күзәтеп, тойгылар кайнарлыгын, пафослы хисләрдән тыелып, табигый тасвирлый белә. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) инде 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора. 1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).
--- |
Иң күп укылган
|