поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.05.2012 Мәдәният

Театрны финанс тоткынлыгы тоткарлый

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры быелгы сезонын яп-ты. Аларның "Җиде кыз" спектакле белән бу сезонга нокта куюлары урынлы булды. Әлеге спектакль халык авыз иҗаты үрнәкләренә нигезләнгән иде.

Халык җырларын, биюләрен, кешелекнең игелекле гамәлләрен үз эченә алган "Җиде кыз" – бүгенге яшь буынга, мәктәп укучыларына бик тә кирәкле әсәр. Кариев театры бу спектакльнең премьерасын декабрь аенда ук чыгарган иде. Шунысын әйтеп китәргә кирәк, әлеге пьеса өчен театр Мәскәүдән 400 мең сум грант отты. Спектакльнең музыкаль бизәлеше искиткеч зәвык белән эшләнгән, биюләре профессиональ дәрәҗәдә куелган. Күрәсең, саллы акчалар театр труппасына да яңа мөмкинлекләр ача.

Спектакль тәмамлангач та, бер төркем иҗатчылар әнә шул хакта сүз куерттылар. Бүген театрларга режиссерның иҗат бе¬лән януы гына җитеп бетми шул. Иң беренче чиратта, финанслар кирәк. Театрларга бер премьераны сәхнәгә чыгару өчен 60 мең сум күләмендә акча бирәләр дигәч, аптырап киттем. Өч-дүрт ел шул сумма артмый да, кимеми дә икән. Әнә шул акчага сәхнә бизәлешен, киемнәрне, режиссер һәм артистларның хезмәтен бармак бөгеп саный башласаңмы, бу көлке сан булып күренә. Мәскәүдән театрларга акчалата ярдәм итүләрен сорый башласаң: "Сез үз көнегезне үзегез күрә торган донор республика, безгә мохтаҗ түгел", – диләр, ә Татарстанда исә: "Безнең акча юк, Мәскәүдән сорагыз", – дигән җавап ишетәсең. Бу вәзгыятьнең нечкәлекләрен башкала юлын күп таптаган, театр дөньясының "эчке кухнясы"н яхшы белгән Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов аңлатты. Шул ук вакытта күрше-тирә республикаларның фәкыйрьлеген күреп, Мәскәү аларның милли театрларына бик күп акчалар бүлеп бирә икән. 

– Бу проблема Башкортстанда бик уңай хәл ителгән, – ди Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. – Алар театрларга бер спектакль чыгарыр өчен 300 мең сум күләмендә акча бүлеп бирәләр. 

Нишләптер нефть ятмалары белән Башкортстаннан калышмаган Татарстан үз театрларын тәэмин итүнең юлын таба алмый интегә. Дөрес, республикадагы өч академия театры 6 млн сум күләмендә грант алып яши. Ә калган дистәләгән театрның хәле бит мактанырлык түгел. Шул ук яшь тамашачылар театрының да. Нинди әсәрләр генә сәхнәгә чыгармадылар алар. Күренекле шәхесләргә багышланганнарын да, бәетләргә нигезләнгәннәрен дә, дөньякүләм классик әсәрләрне дә сәхнәләштерделәр. Дөрес, бу театрның язмышы аның шәһәр үзәгендә булмавы, җайсыз урында урнашуына да бәйле. Барсаң барып булмый, кайтсаң кайтып булмый торган театрга кем ашкынсын?! Сезон ябылганда тамашачы залының тулы булмавы күңелне әрнетте. Күпме хезмәт куелган лабаса! Артистларның җырлавына, музыка уен коралларында уйнауларына осталыклары шаккатырлык. Югыйсә залда алма төшәрлек тә урын булмаска тиеш иде бит. 

Режиссерның эшләгән эше жәл булып китте. 60 мең сумлык премьералар чыгару өчен аңа тылсымчы булырга кирәктер, мөгаен. "Юрганыңа карап аягыңны сузасың инде, – ди Ренат Әюпов. – Шушы суммага яраклашу, сыешу синең иҗат азартыңны киметә. Күп кенә фантазияләрдән, идеяләрдән мәхрүм итә. Финанс – сәнгатькә хезмәт итү өчен маяк ул. Бүген театрны финанс тоткынлыгы тоткарлый. 

Режиссер балаларга, яшүсмерләргә беркатлы, гади генә спектакльләр күрсәтү бүгенге заман таләпләренә туры килми дигән фикердә. Хәзерге көндә бер вакыйга белән дүрт вакыйга берләшерлек 3D форматындагы спектакльләр кую зарур, ди ул.

Театрлар белән кулга-кул тотынып эшләүче министрлыкларның да хәерхаһлы булуы, үзара аңлашып яшәве дә кирәк. Бүген балаларга нинди мәктәптә, кайсы районда спектакль куюның төгәл бер схемасын булдыру да мөһим роль уйный. "Бәлки, театрда Шамил Закиров кебек лидерның булуы кирәктер. Без Мәскәүдән 400 мең сумлык грантлар отып, декабрь аенда "Җиде кыз" премьерасын сәхнәгә чыгардык. Спектакльне ярты ел буе да уйный алмадык. Күпме көч түккән әсәрнең тамашачыларга барып җитмәвенә күңелем әрни. Ә бит спектакльләрнең гомере озын түгел. Артистлар картая, кайберләре китә, кемнәрдер килә. Шул заман дулкынында тамашачыларга чыгу юлларын таба белергә кирәк". 

Әлбәттә, иң беренче нәүбәттә, халык хозурына чыгуның төрле юлларын булдыру – театр җитәкчелегенең эше. Гастрольләр мәсьәләсен кайгырту, мәктәп укучыларын җәлеп итү өчен шактый тир түгәргә туры киләчәк. Югыйсә сезон саен дүрт-биш премьераңны кую "Җиде кыз" спектаклендәге кебек төбе тишек кисмәккә су салу кебегрәк килеп чыгачак. 

Режиссерны бүген репертуар мәсьәләсе дә хафага сала. Заманча әсәрләр язучы драматургларның булмавы борчый. Дөрес, бәетләр, классик әсәрләр һәрдаим куелып тора үзе. Әмма укучыларны җәлеп итәрлек, заман таләпләренә туры килерлек әсәрләрнең булмавы, әлбәттә, пошаманга сала. Шуңа күрә быел Ренат Әюпов "Яңа татар пьесасы" конкурсында жюри составында утырып, үзенә пьесалар чүпләмәкче була. Тагын акча ягына барып төртелдек. Чөнки акча исе килгән бәйгеләрдә һәрвакытта да яхшы әсәрләр булуына өмет бар. 

Фото: www.karievteatr.ru 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»