поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.05.2012 Җәмгыять

Рәнҗеш

Балачагым кояш нурларына чумган чәчәкле-күбәләкле ямьле көннәре белән истә калган. Уйлап карасаң, күген болыт баскан көннәре дә булган икән.

Бервакыт өебезгә олы яшьтәге күршебез Хәмдия апаның килеп кергәнен хәтерлим. Җыерчыклы, тупас йөзе ачудан кыйшайган, һәрчак калтырап торган уң кулы бөтенләй тыңламаска маташа.

– Мәчегез бер чебиемне тоткан, – диде ул ямьсез, дерелдәвек тавыш белән. Моңарчы низагка керми яшәгәнлектән, гауга куптарырга базмады, ахры. Песине тотып бирүебезне генә сорады.

– Чебиләрне күрсәтеп, чәбәклим генә, башкача якын килмәслек булсын, – дип ышандырды. Ярата идек йомшак, назлы песиебезне. Кечкенәдән үк кадерләп, иркәләп үстердек. Гаебе булса да, аны күрше апага теләр-теләмәс кенә бирдек. Песи, ычкынырга теләп, тыпырчынырга тотынды. Явыз бәндәгә эләгүен сизенептер инде, бездән ярдәм сорый кебек тоелды шул вакытта.

Әни сеңлем белән миңа: “Койма ярыгыннан карап торыгыз әле, песине нишләтер икән?” – диде, борчылып.

Без шундук ишегалдына йөгереп чыктык та, ярыкка капландык. Берни аңлашылмый: ачыргаланып мияулаган тавыш ишетелә, ә Хәмдия апа калын такта өстендә таптана иде. Бераздан тавыш тынды һәм Хәмдия апа такта астыннан... үле мәчебезне тартып чыгарды! Без өнсез калдык, күзгә яшь тулды – балалар күңеле өчен коточкыч вәхшилек иде бу.

Песине бик кызгансалар да, әти-әниебез өлкән кеше белән сүзгә килергә кыймадылар. “Аңа песи зыян салган бит, шуңа җаны түзмәгәндер”, – дип, күрше апаны аклап маташтылар. Сиздек инде, бу сүзләр безне тынычландыру өчен генә әйтелде. Чынлыкта, барыбызның да күңелләренә үпкә-рәнҗү оялады.

Хәмдия апа мәрхүм иренең әнисе белән генә яши иде. Берничә елдан каенанасы да үлеп китте. Хәмдия апа ялгыз калды. Йорт аның исемендә булган икән. Иренең кыз туганнары моның белән килешмәгәннәр: өйне сатып, акчасын бүлешмәкче булганнар. Күрше апаның аякларын көчкә сөйрәп безгә кергәне истә әле. Чырае качкан иде.

– Каенсеңелләрем кыйнап киттеләр, эчемә такта белән суктылар, – дип зарланды ул, күз яшьләрен агызып. Кияүдәге бердәнбер кызы икенче көнне аны сырхауханәгә илтеп салды.Табиблар, бавыры ярылган, гомере күп калмаган, дигәннәр. Шуннан соң озак та үтмәде, Хәмдия апаның якты дөнья белән хушлашуын белдек.

Ул вакыттан соң шактый еллар үтте. Күршебезне искә алган саен: “Песи рәнҗеше төшмәде микән үзенә?” – дип уйланабыз. 


Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»