поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2012 Җәмгыять

Ришвәтчелек аркасында азык-төлек бәясе 30 процентка артык

Россия халкының язмышына шулай язылган булса кирәк. Бездә "майламыйча", ягъни ришвәт бирмичә берни эшләп булмый.

Халык җилкәсенә аяк бөкләп менеп утырган шундый соры­кортлар булмаса, кибет киштәләрендәге азык-төлек продуктларының бәясе 30 процентка арзанрак булыр иде, ди белгечләр.

Бу турыда белми яшәгәндә җиңелрәк булыр иде дә бит. Заманы шундый. Хакимияттәгеләр коррупциягә каршы сугыш игълан иткән чорда яшибез. Россия Федерациясенең "Коррупциягә каршы үзәк" экспертлары да тик ятмый. Өйрәнү-тикшерүләр нәтиҗәсендә, төрле дәрәҗәдәге бюджет акчаларының 20 проценттан артыгы урлануын ачыклаганнар.

Халыкта көндәлек кулланылышта булган сөт һәм ипи бәя­ләренең дә шактые – "кесә катыручы"лар өлеше икән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ипи һәм сөткә гадел, ягъни таланмаган бәя булса, алар арзангарак сатылыр иде. Бу кадәресе исә Россиядә яшәүче 140 миллионнан артык кешенең, шул исәптән тормышта көч-хәл белән очын-очка ялгап баручы әби-бабайларның хәләл пенсияләре көн саен ниндидер намуссызларның кесәсен калынайтуга китә дигән сүз!

Россиядә сөт, ит, яшелчә һәм башка төр азык-төлек продукцияләре җитештерү болай да арзанга төшми. Чыгымнарның әледән-әле табыштан зуррак булуын да авылда продукция җитештерүчеләр яхшы белә. "Коррупциягә каршы үзәк" белгечләре ачыклаганча, сөт бәясенең 4 проценттан артыгы электр, газ һәм су куллануга рөхсәт алганда киткән өстәмә чыгымнар, ягъни әлеге дә баягы "өстәгеләрне" майлау-җайлау өчен тотыла икән. Авыл җирлегендә ферма төзүчеләр раславынча, бинага электр һәм газ кертүне рәсмиләштерү үзе генә дә алтын бәясенә төшә.

Урыннардан алынган мәгъ­лүматлар да шуны раслый. Крестьян-фермер яки гаилә фермасы төзүчеләрне бүген кемнәр генә тикшерми дә, кемнәр генә аның кесәсен капшамый. Россия "Сөт җитештерүчеләр берлеге" җитәкчесе Андрей Даниленко әйтүенчә, бездә һәр фермерга утыздан артык тикшерү органнары туры килә! Ярый ла алар һәрвакыт закон кысаларында гына эш итсә. Ә Кукмара районындагы кебек гаилә фермасы төзергә алынучыларны көн саен "тикшереп" тора башласалар, ни эшләргә?

"Коррупциягә каршы үзәк" белгечләре уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сөт җитештерүчеләрдән ришвәт алучылар арасында"Роспотребнадзор", "Россельхознадзор", янгынга каршы хезмәт һәм салым инспекциясе вәкилләре дә бар.

Шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерүчеләр эшенә, шул исәптән сыер асраучыларның сөтне кайсы җыючыга, күпмедән сатарга тиешлеген тәгаенләүче җирлекләр дә республикада юк түгел әле. Ә бит боларның барысы да кибет киштәләрендәге сөтнең бәясенә, төгәлрәк итеп әйткәндә, халык кесәсенә суга. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 93-94 | 25.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»