поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2008 Җәмгыять

КЫЗЫМНАН ГЕНИЙ ЯСЫЙМ?

Башланды! Кызыма быел дүрт яшь тула – аның талантларын ачар вакыт җитте. Башка тәҗрибәлерәк ата-аналар белән аралаша-аралаша, телефоннан тегендә-монда шалтыратып белешә-белешә кызымның талантларын ачарга мөмкин булган урыннарны билгеләп чыктым. Языла торгач шулкадәр кызып киткәнмен: безнең бердәнбер буш көнебез сишәмбе булып калды.

* * *

Әле бала арбасында гына яткан “могҗизам” белән Лядской паркына чыгып килә идем. Бер ханым туктатты, исәнләште, баламның яшен сорады, берничә җылы сүз әйтте дә, “төп сүзенә” күчте: “Фәлән җирдә “Школа раннего развития” бар, – ди. – Балагызны шунда укырга йөртәсегез килмиме?” – ди. “Бик йөртер идем дә, йөри белми бит әле ул”, – дим. “Безнең мәктәпкә яше тулмаган балалар да йөри, – дип сөйләп китте ханым. – Аларны укырга, сөйләшергә, инглиз теленә өйрәтәбез”. Ханымны тыңлап тордым да, баламны акыл иясе итеп күз алдына китердем. Инде ханымның визиткаларын алып, кызымнан “гений” ясаячакларына ризалашып та беткән идем, балаларны “иртә өлгертә торган” мәктәпнең бәясен сорарга башым җитте. Кыскасы, баламны гений итә алмадым – акчам җитмәде. Быел “соңгарак калып” булса да дүрт яше тулып килгән кызымны “иртә өлгертә торган” мәктәпләрнең берсенә яздырттым яздыртуын. Аена 600 сум гына торганын (!) эзләп таптым. “Раскрученный” “Ученый малыш”ка караганда ике тапкыр диярлек арзанрак. Биредә ун төрле фән – математика, оригами, әкият терапиясе, хореография, вокал, инглиз теле һәм башкаларны укытачаклар икән. И мин әйтәм, без дә үскәнбез икән надан булып, әллә кемнәр булган булыр идек әти-әниләребез колхоз эшенә йөрмичә безнең талантыбызны ачу белән шөгыльләнсәләр...

 

Ә мин соңгы ике ай эчендә үземә юктан проблема ясап, шул тапкан проблемамны чишү белән шөгыльләндем. Хәер, минем генә проблема түгел инде ул, шактый ата-аналарныкы. Шәһәрдә туган баланы укырга кертү өчен мәктәп мәктәп сайлау яки балалар бакчасына урнаштыру бер проблема булса, баланың талантын ачу өчен төрле түгәрәкләргә, студияләргә, спорт секцияләренә, музыка, сынлы сәнгать мәктәпләренә, кыскасы, өстәмә белем бирү учреждениеләренә яздыру дигән тагын бер проблема бар. Әйе, үзебез әллә кем булмасак та, бездән туган балалар башкача булыр кебек. Алар бездән акыллырак, зирәгерәк, талантлырак, булдыклырактыр шикелле, алар тормышта уңышлырак, бәхетлерәк булыр кебек, алар безнең ялгышларны кабатламаслар, абынмаслар, егылмаслар дип өметләнәбез. Бәгырь кисәгебезне иң яхшы мәктәпкә бирү өчен чатыр-чабабыз, сораша-белешә иң яхшы педагогларны эзлибез. Ата-аналарның шул йомшак ягын файдалану өчен яңадан-яңа мәктәп-студияләре дә ачылып кына тора бит аның. Балаңнан фотомодель ясыйсың киләме – фәлән кадәр акчаңны түләсәң... Телевизордан фигуралы шуучыларны карап, кызыңны яки улыңны шуларның берсе итәсең киләме – рәхим ит! Аена 1800 сум түләсәң, фигуристка да ясарлар, балерина да... “Татнефть Арена”да, әнә, баланы ике яшь ярымнан алабыз дип торалар. Белгечләр белән киңәшеп караган идем, “Ашыкма!” диделәр.

 

Ике яшь иртәрәк булса да, дүрт тулып килгәндә, шулай да тәвәккәлләп йөреп карарга булдык фигуралы шуу дигәненә. Черек күлдә булган кешенең биредә яшелгә буялган ике агач бинаны күргәне бардыр. Казан шәһәре балалар паркының “офислары” икән ул. Быел шәһәр администрациясе аны ябарга да җыенган, шулай да, балалар бәхетенә, ябылмыйча калган. Биредә бөтенләй бушка (!) баланы тимераякта шуарга өйрәтергә мөмкин. Дөрес, заллары зур түгел, бик “текә” ата-аналар өчен ул артык гади булып тоелачак. Андыйлар өчен шәбрәк залларда кыйммәтлерәк мәктәпләр бар. Кыскасы, без – акчасы “әтәч булып кычкырмаган” ата-аналар кварталда урнашкан “текә” сарайга йөреп тормыйча гына бозда шуарга ниятләдек. Балаларыбыз тимераякларда шууның теориясен өйрәнгән арада без чишенү бүлмәсенә җыелып гәпләшәбез.

 

Кызык халык бу ата-аналар. Һәрберсенең баласы башкаларныкына караганда иртәрәк йөрергә өйрәнгән имеш, алдарак сөйләшә башлаган, бик иртә хәреф таныган, кыскасы, киләчәктә, бу балалар үсеп җиткәч, бөтен кеше галим, эстрада яки кино йолдызы, танылган спортчы булыр кебек. “Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?” диләрме әле?!

 

Йөрәк парәбезне “мулла” итү өчен юк акчабызны һәм булмаган вакытыбызны бар итеп түгәрәктән студиягә, студиядән секциягә чабабыз. Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сараена гына да үткән уку елында 6 мең бала йөргән ди. Быел да шуннан ким түгел. Бөтен Казан буенча бу сан 34 меңгә җитә. Казан шәһәрендәге 118 Балалар музыка, сынлы сәнгать мәктәпләре һәм өстәмә белем бирүче башка уку йортлары балаларыбыздан артистлар, музыкантлар һәм рәссамнар әзерли.

 

Ә Татарстан буенча алсак, былтыр барлык укучы балаларыбызның 62,8 проценты 234 өстәмә белем бирү учреҗдениесенә йөргән. Масштабларны тагын да зурайтып, Россия Федерациясе буенча статистикага күз салсак, 18 мең өстәмә белем бирү учреҗдениесенә 7-18 яшьлек 10 миллион бала йөри ди. Әлеге өстәмә белем бирүче уку йортларының 1,1 меңе спортчылар әзерли, 5,8 меңе – мәдәният системасына, 8,9ы мәгариф системасына карый. Илдә демографик проблема шактый кискен торса да, өстәмә белем бирү учреждениеләре кимемәгәнлеген хәбәр итә төрле министрлыкларның рәсми сайтлары.

 

Рәсми саннарның ни дәрәҗәдә дөреслеген әйтә алмыйм. Әмма өстәмә белем бирү системасында шактый гына фидакарьләр эшләгәнен беләм. “Созвездие-Йолдызлык” кебек эстрада фестивальләрендә, төрле җыр һәм бию конкурсларында балкыган талантлы балалар төрле студияләрдә ялтыратылган асылташлар ләбаса.

 

Асылташлар, дигәннән, халыкта һәр ялтыраган алтын түгел дигән бер мәкаль дә бар бит әле. Киләчәктә кем баласыннан кем чыгасын фән әйтеп бирә дип язалар урыс матбугатында. Әнә, Питер галимнәре ачыш ясаганнар ди. Петербургның төгәл механика һәм оптика институтында биокырны тикшерү приборы уйлап табылган. Иң элек бу приборлар белән спорт белгечләре кызыксына башлаган ди. Янәсе шушы прибор белән баланы тикшереп, аның киләчәктә олимпиада чемпионы була аламы-юкмы икәнлеген ачыклап була. Теге прибор уңай җавап бирмәсә баланы интектереп футбол типтереп яки кәшәкә күтәртеп йөртәсе дә юк. Фәләннән гимнастка чыга, төгәннән – пианистка дип ниндидер җансыз тимер кисәге хәл итеп куйсын инде!..

 

Мин әле кызымнан кем чыгасын белмим. Һәрхәлдә, ике якның берсендә дә нәселдә булмаганны, спортчы чыгар дип уйламыйм. Шуңа спорт мәктәпләренә йөртеп аны да, үземне дә азапламам, мөгаен. Ә менә Казандагы иң шәп музыка мәктәбе белән килешеп куйдым. Фортепиано классына... Көлке булып тоеламы? Әйе, үземә дә көлке. Әмма үзе ата–ана булып баласына зур өметләр баглаган кешеләр мине аңлаячак. Бала тууыга районның Мәгариф бүлегенә барып балалар бакчасына язылып куябыз бит әле. Ә нигә Музыка мәктәбенә язылмаска?!

 

Әлегә кызым “иртә өлгертә торган” мәктәпкә һәм Алиш исемендәге балалар иҗат сараеның “Ак калфак” фольклор ансамбленә йөри. Әлегә, әлбәттә, әзерлек төркемендә, башкалар җырлаганда кыңгыраучыклар тагылган бер уен коралын селкеп яки агач кашыклар бәреп тора. Киләчәктә курайда уйнарга өйрәнәсенә өметләнәм. Ансамбльне искиткеч фидакарь педагог Алсу ханым Еникеева җитәкли. Ярый әле, шундый педагоглар бар. Ярый әле, баланың кем булачагын билгеләп киләчәген сызып куйган прибор юк. Артист буламы ул, бухгалтер яки юристмы, бәлки минем кебек журналист булыр, кем генә булса да, бүген әле ул бала һәм әлегә рәхәтләнеп агач кашыклар шакылдатсын!

 

* * *

Хәер, мине хәзер дә күп танышларым балага артык “йөк” ясап “бер кирәкмәгәнгә азаплап” укытып йөртүдә гаеплиләр. Һәркем үзенчә хаклыдыр...

 

Беркөнне бер танышым шалтырата, минем Сәлимә яшендәге малае бар аның. Фәлән сумга балалар бакчасына “иртә өлгертүче” мәктәп килә башлаган икән. “Хәреф өйрәтәләр,” – ди. “Әле улың хәреф танымыймыни?” – дим. “Әллә синеке таныймы?” – ди. “Китаплар укый”, - дим. Арттырдым, әлбәттә, кызым хәреф белән саннарны таныса да, укымый әле. Иң кызыгы шул: теге танышым шул көнне кич утырып баласына хәрефләр өйрәткән. Азаплаган икән балакаен...

 

Балаларыбызның “әлләкем” булуы улларыбызның-кызларыбызның үзләренә кирәкмени соң?! Безгә - ата-аналарга кирәк “вундеркиндлар”, “талантлар”, “гений”лар... Балакайларыбыз вакытыннан алда укырга–язарга, биергә, сикерергә, туп тибәргә өйрәнеп безнең амбицияләребезне канәгатьләндерү өчен тырышалар. Рәхмәт үзләренә...

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.10.2008
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»