поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2012 Мәдәният

Рөстәм Исхаков: Кием һәм киенү аңнан башлана

Модельер Рөстәм Исхаков - үз өлкәсендә дан казанган бердәнбер татар егете. Республикабызда гына түгел, ә Мәскәү каласында да зур танылу яулаган кием дизайнерының шәһәребездә үз кибетләре дә бар. Туташ һәм ханымнар дизайнерының RUSTAM ISKHAKOV маркалы киемнәрен күптән инде яратып кия.

-Бер әңгәмәгездә сез үзегезне психолог дип атагансыз. Ни өчен?

- Мин мода өлкәсендә шактый еллар эшлим инде. Миңа хәзер кырык ике яшь, унҗидедә эшли башлаган идем. Ул вакытта җитди эшләрем дә булмагандыр, ләкин шулай да мода белән кызыксынып, иҗатка тартылу шул чорда башланды. Миннән еш кына нинди төс, нинди озынлык , нинди фасоннар модада дип сорыйлар. Мине болар, гомумән, кызыксындырмый. Ни өчен дигәндә, үзеңнең кем өчен эшләвеңне анык белергә кирәк. Хатын-кызларны үз күзләрең белән күрмичә, белмичә, аерым утырып мин модельер дип кием чыгарып кына утырсаң, күңел биреп эшләгән хезмәт булмый инде ул. Шул ук вакытта миңа бик күп хатын-кызлар белән аралашырга туры килә. Аларның эчке дөньясын ныграк аңлау, бүгенге көндә нинди мәсьәләләр борчыганын белү мөһим.

Хатын-кызларыбыз хәзер ирләр шикелле тоташ эштә. Күбесе эшкуар ханымнар. Шуңа күрә, аларның кайберләрендә үзләрен ярату, мин башкаларга охшамаган дигән фикерләүләр ничектер арткы планга күчә бара. Баштан-аяк эшкә чумган кыяфәт-килбәтләренә карата кимсенү белән яшәүчеләре дә аз түгел. Кайберәүләре “минем аягым кәкре, мин юан, мин карт, миңа килешми” дип үзләрен “бетерә”, үзләрен “ашый” башлыйлар. Ә мин үземнең каршымда менә дигән, яшь, чибәр ханымнарны гына күрәм. Мин алар белән аралаша башлыйм. Үзләренең Ходай биргән матурлыклары хакында әйтәм. Кайберләре: “Мин итәкне бөтенләй кимим. Ул миңа килешми”, диләр. “Йәгез әле, аякларыгызны күрсәтегез. Сез нәрсә, шундый матур аякларны яшерәсез?!” - дим. “И- и,  чыннан да минем аякларым матурмы? Сез чынлап әйтәсезме?” - дип, күңелләре күтәрелеп китә. Аяк тубыкларыгыз нинди килешле дип, итәк кидертәм. Һәрбер кеше күңеле ни тели - шуны кия ала! Мин аларга шуны төшендерәм. Аралашканнан соң алар үзләренә башкача, яратып карый башлый. Шуңа күрә хезмәтемнең бу өлешен мөһимрәк, өстенрәк дип саныйм. Кием ясау минем өчен бүгенге көндә аңнан башлана. Гомумән, модельер өчен гәүдәнең нинди үлчәмдә булуы мөһим түгел. Табигатьтә дә бит төрлелек хөкем сөрә. Шуңа күрә, үзенчәлекле булу белән горурланырга гына кирәк. Үзеңне Ходай ничек бар иткән, шул хәлдә яратырга кирәк! Үзеңне яратсаң, киеме дә табыла. Психолог дип әйтүем шуннан килә торгандыр.

- Рөстәм, кечкенә вакыттан ук модельер булам дип хыялланмагансыздыр дип беләм...

- Кечкенәдән үк хыяллану булмагандыр, шулай да рәсем ясарга бәләкәйдән үк яратым. Мәктәптән мин сигезенче класстан соң чын мәгънәсендә качтым. Укыйсым килмәде. Элеккеге мәгариф системасын, гомумән, аңламыйм.

- Хәзергесе яхшырак дип уйлыйсызмы әллә?

- (Көлә). Шулдыр инде хәзергесе дә. Әйтик, ниндидер фән укытыла, син аны - кирәкме-юкмы белергә тиеш. Ә минем һәр күзәнәгем аны белүгә каршы. Эчтән бер тавыш миңа кирәк түгел дип кычкыра, ә укытучылар өйрәнергә куша. Укытучылар елатып бетерә торган иде. “Рөстәм,  диктантлар язганда кешедән булса да күчереп куй инде. Нишләп буш дәфтәр бирәсең?” дип орышалар иде. Ә мин нигә алдарга тиеш әле? Мин белмим һәм белергә теләмим дә. Мин аны язмыйм да дип кырт кисә идем. Мәктәп чорларын бик сирәк искә алам һәм бик сирәк очрашабыз. Чаллы мәктәбендә укыдым бит. Ә менә Чаллы сәнгать училищесында укыган елларымны күбрәк искә алам. Мин анда өч мәртәбә керү имтиханнары тапшырдым! Мода белән кызыксынып китүем дә шул чорларда башланды. Сәнгать училищесында өч бүлек бар: рәссамнар, биючеләр, музыкантлар. Мәктәптә дәрестән качарга дигән теләк булса, монда инде кичкә кадәр калып музыкантлар белән бергә утырып иҗади мохит тудыра торган идек. Яшьлек еллары үзгәртеп кору чорларына туры килде. Шул вакытта республика буенча матурлык конкурслары оештырыла башлады. Зайцевның Мода театры бик популяр иде. Беренче мода тамашаларын  карагач, минем дә бу өлкәгә китәсем килде. Кичләрен төрле-төрле эскизлар ясый башладым. Хәтерләсәгез, ул заманнарда кисәк кенә бөтен товарлар да юкка чыкты. Ә минем әнием Бибинур һәрвакыт тегә торган иде.

- Бибинур апа сезне ялгызы гына тәрбияләгән дип беләм...

- Әйе, үзе генә. Ул минем кимселеп яшәвемне теләмәде. Шуңа күрә һәрвакыт заводта икешәр смена эшли иде. Булсын-булсын дип, кичләрен йә бәйләде, йә текте. Купшы киемнәр түгел, көндәлек киемнәр тегә иде. Төрле журналлардан карап, матур кофталар бәйләгәне истә, иҗади яктан ул да бик талантлы иде. Хәер, ул вакытта барыбызның да әниләре остакуллы булгандыр инде.

- Чаллыда мода театры бар иде бит...

- Безнең сәнгать училищесында Таня исемле кыз укыды. Ул мода театрында модель булып эшли иде. Мине үзләренең җитәкчеләре белән таныштырды. Икенче курстан Чаллы мода театрында эшли башладым. Укуым практика белән үрелеп барды. Ольга Владимировна Пудакова -  минем иҗаттагы анам булды. Студент егеткә ышанып, олы юлга чыгаручым. Республика конкурсларында беренче, икенче урыннар яулагач, училище данын күтәргәч, диплом алганнан соң миңа ирекле рәвештә эшкә урнашу мөмкинлеге бирелде (ул вакытта распределение дигән нәрсә бар иде бит). Пудакова минем укып бетергәнне көтеп тора иде инде.

- Казанда да уңышлы эшләп киттегез...

- 1998 елдан мин Казанда инде. Ул чорда бик күп оешмалар ачылып-ябылып бетте.  Бер урыннан икенче урынга мин дә шактый күченеп йөрдем. Аннан соң Казаннан шалтыратып "Парижский Дом D'L"гә чакырдылар. Анда мин стилист булып эшләдем. 2005 елдан үземнең маркамны булдырып, үз шәхси эшемне ачып җибәрдем.

- Элеккеге тупланмаларыгызда ирләр өчен дә берничә костюм бар. Хәзер алар күренми...

- Мәскәүдә елга ике тапкыр үземнең иҗатымны, киемнәр тупланмасын күрсәтәм. “Мәскәүдә мода атналыгы” дип атала инде ул. Гадәттә, колекция 30 чыгыштан тора. Подиумда мини-спектакль оештырабыз. Кызларга да күңелсез булмасын дип, егетләр образын да кертеп җибәрәм. Подиум өчен 3-4 ирләр костюмы өстим. Ә тормышта ирләргә текмәвемнең сәбәбе: беренчедән, күзәткәннән соңгы нәтиҗә - ирләр киемгә алай зур игътибар бирми. Күбесе костюм-чалбар яисә джинсы-майка бик җитә диләр. Үзегез беләсез, безнең кием очсыз дип әйтә алмыйм. Шул ук вакытта кыйммәт дип тә булмый. Бүгенге көндә кием базары–сәүдә үзәкләрендә өч мең сумга кием ала алсың, миндә 20-25 меңгә киенергә була. Бар шундый  кибетләребез: аларда 150 меңгә дә киенергә мөмкин.

- Быелгы сезонда нәрсәләр тәкъдим итәсез?

- Мода шундый цикллардан тора: 10 ел саен ул кире кайта, әйләнеп йөри.  Ә мин аның белән артык кызыксынмыйм. Үземә нинди тукымалар ошый – шундыйларны кулланам. Күбесенчә, индивидуаль тәртиптә эшләргә тырышам. Бервакытта да үземнең коллекцияләремне нинди дә булса бер елга бәйләмим. Күп кенә дизайнерлар бөтен коллекциясен бер стильдә ясыйлар. Ә менә быел җәйге сезон өчен ясаганда, 40нчы , 50-70нче елларныкы; ачык төсләр, алтын төймәләр белән эшләнгән 80-90 елларда  модада булганнары да бар. Коллекциямдә билгеле бер чорны чагылдырган очраклар бик сирәк. Ә кибетемдә башка стильләр дә бар. Бөтен хатын-кызны бер стильдә киендерү, минемчә, дөрес түгел. Мин һәрвакыт: “Матур тышлы мода журналларына бөтенләй игътибар итмәгез! Ул бит - комерция. Теккәннәр, аны сатарга кирәк. Синең гәүдәңә килешәме-юкмы, аларның анда эше юк. Мода дип башыгызны гына миңгерәтәләр”, дим. Иң дөрес сөйләүче ул - көзге. Көзге каршына басасың да, төсләрне иңеңә куеп карыйсың. Йөзләрең алланды икән, димәк төс сезнең. Димәк, ул бервакытта да модадан чыкмаячак. Иң мөһиме - үзеңә-үзең күз ачып карау һәм ярату. Безнең җәмгыять шулай яратылган: өйгә кайтасың, телевизорны кабызуга акыл өйрәтү башлана. Ашказаның эшләми икән менә моны эчәсең, акчаңны кая куярга белмисең икән.... өйрәтәләр. Адәм баласын роботка әйләндереп бетерделәр, кеше үз акылы белән уйламый да башлады шикелле. Ә кеше үзе сайларга һәм уйларга тиеш.

- Мода журналларына күз салырга киңәш итмисез инде алайса?

- Ялтыравык журналлар сезнең индивидуальлеккә комачаулый. Аларны сез түгел, ә сезнең акчагыз кызыксындыра...

- Иҗатыгызның кайсы өлеше күңелегезгә якынрак – өстәл янында эскиз төшерүме әллә инде подиумга модельләрегезне чыгарып тору мизгелеме?

- Ул этапларның барысы да күңелемә якын. Башыма нинди дә булса бер образ килүдән күңелемдә сүрәтләнә башлаган мизгелендә үк, мин аны җанландырам, ярата башлыйм. Барлык коллекцияләрне кәгазьгә төшереп бетергәннән соң, материаллар сайлыйбыз, аларны кисәбез. Ул һәрвакыт кызыклы. Һәрбер этапны дулкынланып көтеп торам. Шул ук вакытта әзер күлмәкләрем эленеп торганда инде яңадан уйлана башлыйм. Берәр детален юкка ясаганмын - монысын тегәргә кирәмәгәндер, дип тә уйланган чаклар була.

- Рөстәм, ә сезне нәрсә рухландыра?

- Күп очракта, хатын-кызлар белән аралашу. Алар үзләренең тәкъдимен әйтә, шуларны истә калдырасың. Мәсәлән, кайберләре сыек зәңгәр тукымадан тегелгән күлмәк кияр идем дип килә. Кара әле, сыек зәңгәрдән күптән теккәнем юк, киләсе коллекциягә зәңгәр төсне кулланырга кирәк әле дип, башыма киртләп куям.

- Чит илләргә еш чыгасызмы?

- Чит ил дизайнерлары белән алай тыгыз элемтәдә торам дип әйтә алмыйм. Мине күбрәк Париж кызыксындыра. Алар мода өлкәсендә иң алдынгы, иң камил халык. Илһамлану да күбрәк аннан килә. Елына бер-ике тапкыр барырга тырышам инде.

- Татарча бик яхшы беләсез, бу әниегезнең тәрбиясеме?

- Беренчедән, Ходайдандыр, дип уйлыйм. Мин бит - татар егете. Чыгышым Кукмарадан. Тууым бөтенләй Казахстанда. Чаллы ул - минем мәктәп, яшүсмер еллары. Кукмараның Түбән Өскебаш авылында печән чорын да татыганым бар, көтү дә көттем. Минем кулларым да дизайнер кулларына охшамаган. Авылдан кемдер шәһәргә китеп татарчасын онытса, минем өчен бу бик сәер иде. Ничек инде үз телеңне онытырга мөмкин? Ул бит инде канда, эчтә утыра, беркая китми. Кайбер бәндәләрнең вата-җемерә татарча сөйләшә башлавын артистлану, кылану дип кабул итәм. Тел дигән нәрсә бик сәер, татарча сөйләшә башласам, кисәк кенә үз гомеремдә кулланмаган әллә нинди матур сүзләр чыгып китә. Минем лексиконда шундый матур сүзләр бар микәнни дип үзем дә аптырап калам. Кеше җаны бер генә гомер яшәми, ә күп гомерләр кичә. Мөгаен, элеккеге берәр тормышымда мин татар теле белгече булганмындыр. Авылга кайткан вакытта күрше әбиләре белән сөйләшү дә тынычлык бирә.

- Әниегез зур дәрәҗәләргә ирешүегезгә ничек карый, шатланамы? Аңа күлмәкләр тегәсезме?

- Әйбәт карый. Аңа да теккән чаклар булгалый. Казанга килгән вакытында әнигә күлмәкләр сайлыйбыз. Бәяләрен күрә дә: ”Үләм, улым, бик кыйммәт бит бу, әйдә бу кибеттән чыгып китик”, - ди. Аннары әнигә бу кибетнең үземнеке икәнен аңлатырга туры килә. Әнием Кукмарада яши. Аның янына кунакка кайткач, Мәдәният йортына барыйк әле, концерт килмәгәнме икән дип алып китте. Концерт юк, музейга керергә булдык. Музей мөдире безне күреп алды да, кычкыра-кычкыра: “Рөстәм Исхаков килгән!” - дип иптәшләрен чакыра башлады. Әни хәтта куркып калды. Кукмараның туган як музеенда танып алырлар дип башыма да китермәгән идем... 
 

 

1

2

3

4


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 25.05.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»