• 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • Муж на час.т:8-952-035-11-42 Актаныш
  • Сборка и ремонт мебели!Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонт квартир от косметического до евро.(перегородки из гипсокартона, многоуровневые потолки, штукатурка, шпатлёвка, обои, кафельная и декоративный плитка, ламинат, плинтус, ковровые покрытия и др) Установка дверных и оконных блоков. Профессиональный монтаж и проектирование систем отопления, водоснабжения и канализации с использованием самых передовых технологий. Установку и ремонт: смесителей, кранов, унитазов, раковин, полотенцесушителей, радиаторов отопления, батарей, водонагревателей, прокладка и разводка труб, ремонт и замена систем водоснабжения, канализации, отопления и т.д. подключение стиральных и посудомоечных машин, Большой опыт работы. Быстро, качественно, недорого. Вам не придется искать разных мастеров, стаж 15 лет.8-960-060-77-38 Актаныш
  • Сдаю комнату в Дербышках рядом с Бэхетле. Квартира 3 комнатная живёт один сосед. Комната тёплая. В комнате есть холодильник стиральная машина. Тел. 89534010031
  • Январь аенда культура институты янына якын булган жирдэн булмэ снимать итэм. Можно берэр эби янында. Вакытлыча. 89673666533 Эндже.
  • Шипалы 4 тэгермэч сатыла,R/14 ,дискалары бн,2 сезон йорелгэн.тел.+79030621080,ватсаппка языгыз.
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680
  • Ишеклэр куям,баскычлар эшлим .тел 89534022434 Питрэч районы
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048

 

 
Архив
 

               

24.05.2012 Җәмгыять

Урланган батырлык

Әле күптән түгел генә минем кулга Владимир Федотовның быел Татарстан «Хәтер» нәшриятында басылып чыккан «Патриот. Мәктәптәге тарих укытучысы – чын патриот турында повесть» дигән китабы килеп эләкте.

Сер түгел, бүтән вакытта бәлки мин аңа игътибар итмәгән дә булыр идем, чөнки андый басмалар белән дөнья тулган. Бик теләсәң дә аларның һәммәсен укып чыгу мөмкин эш түгел. Ләкин бусының тышлыгына күз төшү белән, андагы фотосурәт мине үзенә әсир итте. Үтә дә таныш йөз, чынлыкта, кайчандыр туган авылым Борнашта мәктәп директоры булып эшләгән һәм безне тарихтан укыткан Әхәт абый Садриев иде ул.

 

Алдан ук әйтеп куям, бу язмам Әхәт абый турында түгел. Гәрчә ул, һичшиксез, моңа мең мәртәбә лаек булса да. Әхәт Садриев, озак еллар республика мәктәпләрендә (хәтта Польшада да) балаларга тарих укытудан тыш, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүдә армый-талмый хезмәт куючы эзтабар буларак та киң билгеле. Ул ел саен диярлек җәйге каникуллар чорында, мәктәп укучылары белән берлектә, сугыш булган урыннарга «Кар десанты» экспедицияләре оештыра, архивларда эзләнә, музейлар белән тыгыз элемтәдә тора. Яше инде сиксәнгә җитеп килсә дә, һаман сафта: Яшел Үзән шәһәрендәге 9 нчы көллияттә тарихтан белем бирә һәм биредәге Бөек Ватан сугышы музеен җитәкли. Андагы экспонатларның да байтагы нәкъ менә әлеге экспедицияләр вакытында тупланган. Ә инде В.А.Федотовның «Патриот...» дигән китабына килгәндә, андагы язмаларның барысы да диярлек Әхәт Шәйхи улы Садриевнең яу кырында ятып калган яки исемнәре хаксызга онытылган солдат һәм офицерларның якты хатирәләрен мәңгеләштерүдә куйган фидакарь хезмәтләре турында сөйли. Без бүген әлеге язмаларның берсенә тукталырга булдык.

 

Бөек Ватан сугышында Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булучылар күп түгел. Татарстанда да алар нибары 30 гына. Шуларның берсе – полк разведчигы, гвардия кече лейтенанты, Кайбыч районының Кичкеево авылы егете Василий Платонов.

 

Ниһаять, сугыш тәмам. Берлин өстендә Җиңү байрагы җилферди. Ут-суны кичкән, Сталинград янында тәүге чыныгу алып, фашистны үз өнендә дөмектергән Василий да туган ягы Кайбычка юл тота.

 

Василий Платоновның сугышта күрсәткән батырлыклары сөйләп бетергесез. Аларның һәркайсы турында аерым роман язарга була. Кем белә, бәлки, Ходай кушып, язучылары да табылыр. Менә шул батырлыкларның берсе өчен Василийны хәтта исемле шәхси корал белән дә бүләклиләр. Ләкин нәкъ менә шул пистолет соңрак аның бөтен язмышын чәлпәрәмә китерә.

 

Сугыштан соң, 1946 елның 7 ноябрендә, ул үзенең туган авылында бераз гына салмыш хәлдә урамга чыга. Нишләтәсең, бәйрәм бит – Бөек Октябрьнең 29 еллыгы, берникадәр генә кәефләнү һич тә язык түгел. Әлбәттә, кесәсенә теге пистолетны да тыга. Сугышта курку белмәгән кыю егетнең авылдашлары алдында бәлки мактанасы да килгәндер. Теләсә кемгә бирмиләр бит андый коралны. Урамда үзара чәкәләшкән ирләрне күреп, Василий арага керә. Сүз ара сүз китә, егетнең бермәл түземлеге бетә һәм ул пистолеттан һавага ике тапкыр ата.

 

Разведчикның бу «батырлыгын» тиешле урынга кем барып «тишкәндер», анысы билгесез, ләкин бер көннән соң авылга, коралланган ике милиционерны ияртеп, районның баш милиционеры үзе килеп төшә. Алар туп-туры Платоновлар йортына юл тоталар. Бераздан Василийны, кулларына богау кидереп, район үзәгенә алып китәләр. Кыю фронтовикның бүләк пистолеты да һәм орден-медальләр тагылган кителе дә әсир ителә. Аңа, «Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 29 еллыгында авылда низаг чыгарып бәйрәмне бозган өчен», дип, эш кузгатыла. Дөрес, бер атна «кутузкада» утырганнан соң, чыгаралар анысы. Ләкин пистолет һәм орден-медальләрен Василий инде бүтән күрми. Туган авылына да ул инде Дан орденының тулы кавалеры буларак түгел, ә бәлки гади колхозчы, ат караучы булып кына кайта.

 

«Ярый, пистолетын алсыннар да ди, аны кирәкмәгән урында болгап йөрмәскә сабак булыр, – ди Василий, ачыргаланып. – Ләкин орденнарның моңа ни катнашы бар, аларны бит мин үз каным белән юып тапкан?!.» Фронтта фашистларны дер селкеткән, ә хәзер исә рәнҗетелүдән нишләргә дә белмәгән ир күз яшенә буыла.

 

Тормыш дәвам итә. 1947 елда Василий Мария Масловага өйләнә. 1955 елда алар гаиләсендә инде 6 бала үсә. Василий үзе элеккечә колхозда атлар карый. Тормыштан да болай канәгать кебек. Тик орденнар тагылган кителен генә бик еш сагына ул.

 

Бөек Җиңүнең 60 еллыгына Казанда «Хәтер»» нәшриятында «Өч дәрәҗә Дан орденнары кавалерлары» дигән китап дөнья күрә. Аның 119 нчы битендә кыю разведчик Василий Романович Платоновның батырлыгы турында очерк та урын алган. «Василий Романовичның кыска, ләкин гаҗәеп якты тормышы миллионлаган фронтовикларныкы кебек үк күпмилләтле Ватаныбызның азатлыгы өчен булды!» диелә анда.

 

Ни кызганыч, Дан орденнарының тулы кавалеры Василий Платоновның тормышы, дөрестән дә, бик кыска булып чыга. Ул 1967 елның февралендә дөнья куя. Кем белә, батырлыгын урлап хаксызга рәнҗетелү дә шулай кыскарткандыр аның гомерен.

 

Шунысын да әйтергә кирәк, 1986 елда Татарстан китап нәшриятында «Дан орденнарының тулы кавалерлары – безнең якташларыбыз» дигән исем астында документаль очерклар җыентыгы басылып чыга. Әлеге җыентыкка кертелгән 29 кавалер арасында Василий Романович Платоновның исеме юк. Бу инде «Беркемне дә онытмадык, бернәрсә дә онытылмады» дигән бөтен Союзга таралган шигарьнең озак еллар бары тик коры, ялган сүзләр генә булып килүен раслаучы факт. Дәүләт исә яу кырында ятып калган миллионлаган совет солдатлары һәм офицерларының исемнәрен «Билгесез солдат кабере» белән генә томаларга тырышты. Бары тик Әхәт Садриев кебек тынгы белмәс эзтабарлар гына аларның якты исемнәрен тарихка кайтару өчен җанталаша.

 

Укытучы-эзтабар Әхәт Шәйхи улы Садриев Василий Платоновның язмышы белән дә ныклап кызыксына башлый. 1998 елның мартында ул, аның турында мәгълүмат сорап, Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивына мөрәҗәгать итә. Шул ук елның 9 апрелендә аңа җавап та килә. Үзәк архив җибәргән белешмәдә: «Платонов Василий Романович 1923 елда туган, гвардия кече лейтенанты, 88 нче укчы дивизиянең 266 нчы укчы полкында җәяүле разведка взводы командиры. 1944 елның 12 мартында «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале, 1944 елның 17 апрелендә III дәрәҗә Дан ордены, 1944 елның 14 июнендә II дәрәҗә Дан ордены, 1945 елның 14 мартында I дәрәҗә Дан ордены, 1945 елның 31 мартында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә», – дип, акка кара белән язылган.

 

Менә шулай итеп, гап-гади тарих укытучысы Әхәт Садривнең тырышлыгы белән, Кайбыч төбәгенең кыю улы, Дан орденнарының тулы кавалеры Василий Романович Платоновның урланган батырлыгы кабат тарих битләрендә урын ала.

Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (806174) / 25.05.2012 00:01:10

Күпме урланган балачак,
Урланган бәхет җирдә!
Тарихны да урлатмаска,
Әхәтләр кирәк безгә!

№3 (806172) / 24.05.2012 23:55:24

Бик яхшы мәкалә!

№2 (806135) / 24.05.2012 19:21:29

Лишенный звания Героя:

http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=6677

№1 (806113) / 24.05.2012 15:38:19

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов