|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2012 Җәмгыять
Мәҗбүриләп караттыруХөкүмәт балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга алынмакчы Моннан соң өлкән яшьтәге ата-ананы тәрбия кылу мәҗбүрият булачак. Ягъни әхлакый яктан да, матди яктан да бар җаваплылык балалар өстенә төшәчәк.
Гаилә кодексына шул җәһәттән төзәтмәләр кертергә уйлап торалар. Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалев әнә шундый инициатива белән чыкты һәм Премьер Дмитрий Медведевта яклау тапты, әмма ул үз чиратында бик сак эш итәргә тәкъдим итте. Мәсәлән, бу идея шул килеш тормышка аша-нитә калса, балалар ата-аналарның бурычларын да капларга тиеш булып чыга. Ә безнең Гаилә кодексында, киресенчә, бурычлар мәсьәләсенә килгәндә, балалар ата-ана өчен, ата-ана балалары өчен җавап бирми, дип язылган.
Дөресен әйтергә кирәк, салкын акыл белән эш иткәндә бу гамәл дөрес кебек тоелса да, әлеге сүзләрдән тән чемердәп китә. Балаларын күз алмасыдай багып үстергән ата-аналарны тәрбияләү өчен дә закон кирәкме икәнни ул? Тик нишлисең? Иксез-чиксез дөнья шул бу! Төрле хәлләрне искә төшерсәң, чыннан да, килешмичә дә булмый. Үткән көннәрне бармак белән санап, картлар йортында ятучы әби-бабайлар арасында да ул-кызларын көтеп ятучылар бихисап бит. Күбесенең балалары нәкъ менә югары урыннарда эшли, дөнья куа, әти-әниләрен карарга вакытлары да, теләкләре дә юк. Ә икенче яктан караганда, эшсезлек, эчүчелек, наркомания хакимлек иткән илебездә әти-әниләренең, әби-бабайларының пенсиясенә генә карап ятучылар күпме?
Ә ни өчен бу мәсьәләне нәкъ менә бүген күтәрергә булганнар соң әле? Әлеге дә баягы һаман шул бер балык башы – пенсия өләшергә акча җитми. Статистика мәгълүматларына карасаң, алга киткән илләр белән чагыштырганда Россиядә гомер озынлыгы шактый кимрәк булса да, без зур тизлек белән “картаябыз”. Узган гасырның 90 нчы еллар уртасыннан алып, 60 яшьтән дә өлкәнрәкләр биш ел саен бер миллионга артып бара икән. Ә 2011 елда бөтенләй рекорд куелган: пенсия яшендәге халыкның саны 40 миллионнан да артып киткән, ягъни бу илебездә яшәүче өч кешенең берсе пенсионер дигән сүз. Димәк, ике эшләүче кешенең пенсия фондына күчерелгән акчасы бер пенсионерны тәэмин итәргә тиеш булып чыга. Бүген, тормыш итү өчен пенсия акчасы җитәме-юкмы, дигән сорауга җавап эзләү мәгънәсезлек кенә булыр иде. Дөрес, җитәкчеләребез вакыт-вакыт “сөендереп” куя үзе. Мәсәлән, рәсми мәгълүматларга ышансаң, 1 апрельдә үткәрелгән соңгы индексациядән соң хезмәт пенсиясенең уртача күләме – 9,8 мең, ә социаль пенсиянеке 5,8 мең сум тәшкил итә икән. Азын бик аз инде. Әмма акмаса да тама бит әле. Ә бит фондның бөлгенлеккә чыгуы турында сүзләр күптән йөри. Шунлыктан киләчәктә мондый артуларның туктап куюы да бар.
Менә шуңа күрә дә хөкүмәт бөтен җаваплылыкны балалар өстенә аударып, алдан чабатасын кияргә уйлап тора, күрәсең. Ә бәлки Кытайдан үрнәк алмакчыдыр. Бу илдә, нигездә, карт-карчыкларны пенсия белән тәэмин итмиләр. Өлкән кешеләрнең хокукларын яклау турындагы КХР законында нәкъ шулай язылган да: өлкән яшьтәге кешеләрне матди яктан гаиләләре тәэмин итәргә тиеш, диелгән. Дөрес, теге яки бу сылтама белән пенсия алучылар да бар. Әмма бу бәхет бары тик шәһәрдә яшәүчеләрнең кайберләренә генә тия. Авыл җирендә бу хакта хәтта уйлаучы да юк икән. Безнең белгечләр арасында да Кытай принцибына якынлашырга теләүчеләр бар, ягъни билгеле бер минимумны хөкүмәт түли дә, калганы – балалардан.
Әмма шул ук вакытта адвокат Владимир Голубев әйтүенчә, Гаилә кодексында, балалар битараф булган очракта, аларны ата-аналарын тәрбияләргә мәҗбүриләү эше күптән каралган икән инде. Анда шулай дип язылган да: эшкә яраклы балигъ булган балалар ярдәмгә мохтаҗ ата-анасын тәрбияләргә тиеш. Әгәр дә ата-ана разый түгел икән, алимент түләүне таләп итеп, балаларын судка бирә ала. Әмма бездә мондый очраклар юк диярлек. Тик ата-ана гадәттә мондый хәлне кеше күзеннән яшерергә тырыша. Шул уңайдан бер хикәят искә төште. Берәү әтисен, инде вакыт җиткәндер дип, үлем тавына алып киткән. Юл үргә менә. Көн бик кызу. Әтисе улын бик жәлләгән дә: “И, улым, авыртмыймы кулың?”– дип сорый икән. Шулай да ата-ана хакын саклап, ярдәм итүнең бер юлы бар: социаль хезмәткәрләр бик авыр хәлдә яшәгән кешеләрне күреп, бу мәгълүматны хәтта прокурорга кадәр җиткерә ала. Шулай булгач, бер яктан караганда яңа төзәтмәләр кертүнең әллә ни мәгънәсе дә юк кебек. Тик иң мөһимен, акча мәсьәләсен хәл итәсе бар шул әле. Монысын шуңа әзерлек дип аңласак кына инде. Шунысы анык: әгәр дә бу яңалык чиле-пешле килеш нәкъ менә бүген кертелсә, пенсионерларның күбесе упкын кырыенда калып, гаиләләрдә низаглар шактый артачак.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|