21.05.2012 Җәмгыять
Якут егете Петр: Татарстан турында яңалыкларны “Матбугат.ру”дан укып барам
Казанга Россия төбәкләреннән һәм төрле илләрдән кунаклар еш килә. Күптән түгел Ханты-Манси автоном округыннан Петр Пахомов Татарстан башкаласында булып киткән. Үзлегеннән татар телен өйрәнүче якутны Казан халкының татар телен белмәве аптыраткан.
“Молодежь Татарстана” газетасында “У татар тундра - юк, а Кремль - бар” исемле мәкалә басылып чыкты. Мәкалә авторы Әлфия Ганеева Ханты-Манси автоном округындагы Пойковский шәһәреннән Казанга ялга килгән Петр Пахомов белән әңгәмә корган.
Әйтергә кирәк, Петр бик кызыклы һәм үрнәк алырлык шәхес. Ул тугыз айда үз белдеклеге белән татарча сөйләшергә һәм язарга өйрәнгән.
“Минем татар дусларым бар. Аларда кунакта булганда, Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине Татарстан” җырын ишеттем. Бу җыр миңа бик ошады. Дустымнан кайбер сүзләрне тәрҗемә итүен сорадым. Аннары мин эшли торган больницада күп кенә шәфкать туташлары татарча сөйләшә. Аларны тыңлап торып, якут теленә охшаш сүзләрне ишеттем. Шуннан соң мин кызыксынып, телләрне чагыштыра башладым”, ди Петр Пахомов.
Петрга татар телен өйрәнүгә интернет ярдәм итә икән. Ул төрле социаль челтерләрдә татар дуслары белән аралашып, тарих, мәдәният, милли гореф-гадәтләр турында үзе өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат белә.
“Итернетта мин Киевта яшәүче Әнвәр Җиһаншин белән таныштым. Менә тугыз ай инде ул миңа көн саен скайп аша татар телен өйрәтә. Хәзер инде мин татарча язарга тырышам. Әмма әлегә хаталы. Татарстан турында яңалыкларны “Матбугат.ру” сайта ярдәмендә күзәтеп барам. Шулай ук мин интернетта татар спектальләре карыйм. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле бик ошый”, дип белдергән Петр Пахомов “Молодежь Татарстана” газетасына.
Казанның матурлыгы турында күп тапкыр дусларыннан ишеткән Петр, чираттагы ялын Татарстан башкаласында уздырырга булган. Монда килеп ул телен шомартырга һәм татарлар белән аралашырга уйлаган. Әмма аны Казан халкының татар телен белмәве аптыраткан һәм борчуга салган.
“Миңа Казан Кремле бик ошады. Мин анда эшкә йөргән кебек, көн саен бардым. Якутларның барсы да туган телләрен белә, ә татарлар юк. Әмма
ничек кенә булмасын, мин Казанны күрүгә шат. Әмма Салават Фәтхетдинов концертына гына бара алмавыма үкенәм. Мин монда булганда, ул безнең якларга концерт белән киткән. Икенче юлы килгәч, очрашырбыз дип уйлыйм. Чөнки ул үзенең җыры белән миндә татар теленә кызыксыну уятты”, ди якут егете Петр Пахомов.