• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Февраль Рузилә Сафина
  • 16 Февраль Гакыйль Сәгыйров (1938-2009)
  • 16 Февраль Люция Шәрәфиева
  • 16 Февраль Алексей Морозов
  • 16 Февраль Фәнзаман Баттал (1939-2015)
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

19.05.2012 Җәмгыять

«Исән-сау бул, Разил!»

Туфан Миңнуллинны соңгы юлга озатканда күзләр халык арасыннан иң беренче Разил Вәлиевне эзләде. Гомер бакый иңгә-иң куеп эшләгән Разил белән Туфан дуслыгына бәйле ничәмә-ничә кызыклы вакыйга билгеле. Шуларның берничәсен Туфан абый Разил Вәлиевнең күптән түгел булып узган иҗат кичәсендә дә сөйләде. «Дәүләт Советы сессияләрендә озын-озак кызыксыз чыгышлар булса, мин, өлкән кеше буларак, бераз йокымсырап та киткәлим икән, – дип көлдерде Туфан абый ул кичне. – Шунда янда утырган Разил касыкка төртә: «Туфан абый, тилмермә, рәхәтләнеп, чишенеп ят»...

Разил абый исә 26 апрельдә Төрекмәнстанга киткән иде. 2 майда гомере өзелгән якын дустын озатырга кайтып җитү насыйп булмады аңа.

 – Төрекмәнстанда Татарстан көннәре узды, аннан Көньяк Африкага халыкара конференциягә очтым, – дип сөйли халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – 2 майда иртән Фәрит Мөхәммәтшин шалтыратты, тавышы моңсу: «Туфанны югалттык», – ди. Мин бит инде Туфан абыйның капылт кына районнарга чыгып китә торган гадәтен беләм. Шуны күздә тотып: «Борчылмагыз, кайтыр ул, кайтыр», – дим. Фәрит Хәйруллович исә: «Бөтенләйгә югалттык шул, Разил, кайтмый торган җиргә китте», – ди. Мин моңа һичничек ышана алмадым – башка күсәк белән китереп суктылармыни. Аэропортка чыгып чаптым, ул көнне, ни кызганыч, Йоханнесбургтан Мәскәүгә рейслар юк. Конференциям конференция булмады. Көне буе танышларга, дусларга шалтыратып чыктым, телефонның акчасы беткәч кенә туктадым. Без бит утыз елдан артык һәр көнне диярлек бергә булдык. Һәр көнем Туфан абый белән башлана иде – иртән мин шалтыратам, кичен ул, дигәндәй. Ниндидер эш башлаганда минем Туфан абый киңәшеннән башка тотынганым да булмады кебек...

– Йөрәк дигәннәре Туфан абыйда башкаларга караганда мең ялкынга артыграк янды бугай.

–Тыштан һәрчак шау-гөр килеп, чабып-дулап йөргән кеше булса да, аның йөрәк хастасы, йөрәк хәлсезлеге бар иде. Баскычтан менгәндә дә кайчак туктап-туктап ала иде. Пышылдап сөйләшә белмәде, фикерен кешедән яшермәде. Мин аның үзенә дә, синең, Туфан абый, өеңнән чыкканыңны моннан ук белеп-ишетеп торам, дип шаярта идем. Бакыйлыкка күчәр алдыннан Нагорныйдагы бакчасында булган. Ун тавык алдым әле, дип, соңгы арада шуңа куанып йөри иде. Тавыкларга ул көнне кетәклек ясаган, такталар ташыган, бакчада эшләгән. Көндез йөрәге хәлсезләнеп ятып-ятып та алган.

– Утыз елдан артык тарихы булган дуслык ничек башланган иде, Разил абый?

– Танышуыбыз бик күптән булса да, дуслык җепләре мин Чаллыда Язучылар берлеген җитәкли башлаган елларга барып тоташа. 1981 елда Чаллыда аның иҗат кичәсен уздырдык. Менә шул кичәдән соң без аның белән якынаеп киттек тә. Туфан абый кешенең гел җаена гына тора торган холыклы түгел. Дусмы, дошманмы – ул һәрвакыт турысын ярып әйтә. Әмма шулай да утыз елдан артык вакыт эчендә безнең бер тапкыр да ямьсезләнешкәнебез булмады. Дәүләт Советында эшләгән вакытта да һәрдаим аңлашып эшләдек. Бу фикерне бу урында сиңа әйтү килешмәс, Разил, аны мин әйтим әле, дип, кайчак сүзне ул башлый, мин дәвам итәм, яисә мин башлаган җөмләне ул күтәреп ала иде. Һәр сессия алдыннан үзенчә бер сценарий төзибез. 26 апрельдә Төрекмәнстанга очар алдыннан да Туфан абыйдан үз чыгышында безнең комитет исеменнән Милли китапханәгә бина төзү кирәклеген җиткерүен сораган идем. Самолет кузгалганчы, ул, шалтыратып, Разил, синең фикереңне депутатларга җиткердем, җитәкчеләр дә ишетте бугай, диде. 2002 елда бергәләп бер бик мөһим закон проекты эшләгән идек. Ул хәзер Конституциядә 14 нче маддә булып бара – «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә». Әлеге маддә Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәдә дә урын алды. Гомумән, безнең комитет эшләгән һәр канунда аның саллы өлеше бар...

– Табигате белән ирек яратучы Туфан абыйны кабинет эшенә – калыпка кертү авыр булмадымы?

– Мин бит аны калыпка кертергә тырышмадым да. Ул, комитет рәисе урынбасары буларак, 10 ел эшләде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мине комитет рәисе булырга тәкъдим иткәч, урынбасар сайларга кирәк иде. Мин ике дә уйламый, Туфан Миңнуллинны атадым. Фәрит Хәйруллович, Туфан абый белән эшли алырсыңмы соң, ул бит казна эшен өнәмәүче, ирек яратучы кеше, диде. Ә миңа нәкъ шундый «бәйсез Туфан» кирәк тә иде. Заманында ул Татарстан Язучылар идарәсе рәисе иде, мин аның урынбасары булып эшләдем. Менә хәзер «үчемне» алам дип шаярттым. Әлбәттә, ул миннән күпкә олпатрак кеше, бер караганда, Туфан минем урынбасарым булмаска да тиеш. Әмма ул казна эшендә беркайчан да беренче булырга омтылмады, аның өчен беренче урында бары тик иҗат кына иде. Аңа шулай да еш бәйләнделәр әле. Имеш, син бит язучы, нәрсәгә кирәк сиңа депутатлык? Туфан абыйга депутатлык түгел, Дәүләт Советының биек мөнбәре кирәк иде. Ә Татарстан Дәүләт Советы мөнбәреннән тавыш еракка ишетелә. Ташлап чыгып китүдән дә җиңелрәк нәрсә юк. Туфан абый кул селтәп чыгып та китә алыр иде. Ә монда кем эшләр соң? Шигырь язып, кулны кесәгә тыгып, кемнәрнедер сүгеп, сызгырып йөреп тә була. Әмма милли мәсьәләләрне дәүләт югарылыгында хәл итәргә дә кирәк бит әле. Без ул яктан Туфан абый белән һәрчак фикердәшләр булдык. Разил, миннән казначы ясама, диде ул монда эшкә килә-килешкә. Туфан абый бик тә сизгер күңелле кеше иде. Ул нәкъ иң кирәкле, иң кулай мизгелне эләктереп алып, мәсьәләне кирәкле якка борып җибәрә белде. Президент та аның сүзенә колак салды, халык та аны хөрмәт итте. Туфан абыйның асыл сыйфаты – ул теләсә кем белән шул кеше дәрәҗәсендә торып сөйләшә белде. Президентмы ул, авыл көтүчесеме – Туфан Миңнуллин һәркайда аңа үз кеше, тиңдәш булды.

– Туфан абыйның дингә карашы нинди иде?

– Милли мәсьәләгә кагылышлы сорау икән, Туфан абый теләсә кемгә барып керергә, мөрәҗәгать итәргә риза иде. Артык тирәнгә керергә теләмәгән өлкәсе – дин булды. Кереп китәрмен дә адашырмын кебек, ди иде ул. Әмма диннән ераклашмады, аның дингә карашы Тукайчарак иде. Кайбер ясалма диндарларга һәм дин әһелләренә мөнәсәбәте четерекле булса да, берчакта да Аллага тел тидермәде.

– Мондагы депутатлык эше иҗатына суга идеме?

– Ул кемгәдер, нәрсәгәдер бәйле кеше булмады. Төп фикере – һәммә эш тә, иҗат та бары тик милләткә хезмәт итәргә тиеш. Без бит Дәүләт Советында озак еллар кара-каршы бүлмәләрдә утырып эшләдек. Туфан абый янына кайчан гына барып кермә – ул һәрвакыт язып утыра. Чак кына буш вакыты чыктымы, кечтеки генә булса да әйбер язарга керешә иде. Әлеге нәни генә тормыш этюдлары иҗатыма чимал, шулардан зуррак әсәрләргә мая туплыйм, ди торган иде. Ә Дәүләт Советында Туфан абый иң сөйкемле сөяк булды – әллә каян һәркем белән кычкырып исәнләшә, бүлмәләргә кереп чәйләр эчә, аралаша, кешеләрне тыңлый белә. Кемдер бүлмәңә килеп керсә, аны сизмәскә дә мөмкинсең, ә Туфан абый керүгә, бүлмә тула! Аннан ул үзен сагындыра белә иде. Чөнки берчакта да буш кул, буш күңел белән керми бит ул – йә яңалык алып керә, йә спектакль премьерасына кагылышлы фикерен сөйли, йә яңа әсәр язган була. Һәм син шуларны беренче булып ишетәсең! Мәхмүд әл-Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» сүзлеген таптырып тинтерәтеп бетерде, аны, ниһаять, Астанадан эзләп таптым. Бу аның укыган соңгы китабы булгандыр да. Ул гап-гади нәрсәгә дә шакката белә иде. Әлеге сүзлекне укый башлагач та, «үтүк» сүзе дә безнең төрки сүз икән, дип шаккатып, шатланып кергән иде.

– Туфан абый нәрсәдән гөпелт кабына иде?

– Әгәр татарга каршы бер генә сүз әйтсәләр дә, Туфан абый давыллап торып баса иде. Аннан иң яратмаганы битараф затлар булды. Безнең Дәүләт Советында кайбер татар егетләребезнең милләт язмышы хәл ителгәндә дә йокымсырап утырулары йөрәгенә ярамады. Нишләп күзле бүкән булган икән бу бәндәләр, дип ачына иде Туфан абый.

– Күңеле кайткан, канатлары каерылган чаклары булдымы Туфан абыйның?

– Марсель Сәлимҗановның бакыйлыкка китүен бик авыр кичерде. Кинәт басынкыланып калды, шау-гөр килеп йөрми, театрның киләчәк язмышына шикләнеп карый башлады. Яшь буын җитәкчеләр театрны Марсель эзеннән алып китә алырмы икән, дип борчылды. Әмма соңга таба Фәрит Бикчәнтәевкә хөрмәте көннән-көн арта барды. Читтәге театрлар язмышы өчен борчылды, алар белән элемтәсе тыгыз иде.

– Сез бит әле аны шалт кына районнарга чыгып югала иде, дидегез.

– Туфан абый бик йөремсәк кеше булды. 2 майда ул Уфага чыгып китәргә тиеш иде. Аннан 16 майда икәүләп Җаекка – Уральскига барырга дип сөйләштек. Тукай эзләрен яңартмакчы идек. Тормышка ашмаган хыялы булып Төркиягә – Истанбулга бару калды. Исән чакта шуны барып күрсәм иде, дип хыялланды. Самолетта очмаганга, ул сәяхәт кичектерелеп киленде. Быел инде Новороссийскига кадәр поездда, аннан теплоход белән Төркиягә барырга ниятләгән идек.

– Самолеттан куркуы ни белән бәйле?

– Ул утырган самолетны яшен суккан, чак кына исән калганнар. «Нишләтим икән мин сине, Туфан абый, йоклаган вакытыңда күтәреп, самолетка кертеп утыртыйммы икән соң әллә?» – ди идем, аптырагач. Уянып китүгә, йөрәгем ярылачак, ди иде ул. Самолетка якынаюга, бөтен тәне калтырый башлый иде.

– Хыяллар капчыгында тагын ниләр урын алган иде?

– Башкортстандагы чын башкорт авылларын урап чыгарга ниятләгән идек. Аннан, Татарстан чиген урап сәяхәт итәбез, дип хыялландык. Татарның тарихи авыллары буйлап йөрү турындагы хыялыбыз да чынга ашмый калды...

– Нинди иде ул Туфан абый?

– Менә ташбаканы ал – аның тышы таш кебек, эчендә исә йомшак, нәзберек тән һәм җан. Туфан абыйның «усаллыгы», һәрчак кычкырып сөйләшүе дә тышкы бер кабырчык – үз-үзен саклау чарасы гына булгандыр. Чынында бик нечкә күңелле кеше иде ул. Дөрес, кирәк вакытта ярсый белде. Аның тормыш фәлсәфәсе – кешенең тамыры җирдә, тирәндә булырга тиеш. Фәрит Хәйрулла улы бервакыт шулай Туфан абыйны эзләп шалтырата. Авылга китте ул, бәрәңге утыртырга, дим. «Кит инде, татар классигы бәрәңге утыртамы?» – дип гаҗәпләнде Дәүләт Советы Рәисе. Әйе, Туфан абый бервакытта да җирдән аерылмады. Ә аның иң олы максаты – татар милләтенең гомерен озайту, аңа куәт өстәү булды. Ул әйтә иде: «Кеше гомере мәңгелек булмаган кебек, халык гомере дә чикле булырга мөмкин. Әмма аны озайта алырлык шәхесләр булганда, ул мәңге яши ала».

– Мәңгелек турында сүз йөрткәндә, аның «чемодан» хәстәрли башлавы турында әйтми калып булмый. Кайчан кайгырта башлады ул «чемодан»ны?

– «Чемодан» турында ул беренче тапкыр 60 яшен билгеләп узганда әйткән иде бугай. Аның фәлсәфәсе: кеше гомере ул – үлемгә әзерләнү. Үлемгә әзерләнү – соңгы көнеңне көтеп яту түгел, ә мәгънәле итеп, игелекле гамәлләр кылып яшәү. Без үлем турында да бары тик шаяртып кына сөйләшә идек. 1980 елда шагыйрь Тәүфыйкъ Камалиевны соңгы юлга озаттык. Көз ае, яңгыр, авылдан килгән энекәшем дә безнең белән каберләр арасындагы тар гына аралыктан этелә-төртелә атлый. Мин шулчак, үлгәч, мине авылга, иркен зиратка алып кайтырсыз, дип әйтеп куйдым. Энекәш: «Абый, борчылма, синең өчен барысын да эшлибез», – дип көлдергән иде. Туфан абый да, авыл балаларына авылга «кайту» дөресрәктер, дип санады. Мәһдиевне үз авылында – Гөберчәктә җирләгәндә дә шул фикерне әйтеп алды. Тик кистереп, мине авылда җирләгез, дигәнен ишетмәдем.

– Әмма гомере буе үз авылын кайгыртып яшәде.

– Ул туган авылындагы нигезендә башлангыч мәктәп ачтырган иде. Моңа кадәр 3-4 бала укып килгән мәктәп быел ябылды. Аңа бик борчылып йөрде ул. Туган авылына юл салдырды, мәчетле итте, күл дә ясатып куйган иде. Янып-канатланып яшәде, авыл яшәячәк дип өметләнде. Соңгы вакытта авылының хәле кабат начарая башлады.

– Күптән түгел Туфан абый яңа фатирга күченгән булган икән.

– Туфан абый гомер буе өй салды. Җитмәгәннән түгел – ул тик утыра белми иде. Берсен сала да кемгәдер калдыра, аннан икенчесенә тотына. Нагорныйдагы бакчасын бик яратты ул. Әмма көн саен анда барып йөреп булмый. Казандагы Толстой урамындагы фатирын башта ук артык якын итмәде. Чокырда урнашкан, эштән дә, театрлардан да ерак, йөрергә җайсыз, диде. Дәүләт Советы янындагы йорттан фатир алгач, куанып бетә алмады. Әле генә күченеп яши башлаганнар иде. «Бүген беренче төнне рәхәтләнеп йокладым», – дип шатланып сөйләгән иде. Һәрвакыттагыча шау-гөр килеп яши иде Туфан абый...

– Исән чакта шау-гөр килгән Туфан абыйның каберенә килгәч, Сезне нинди уйлар биләп алды?

– Ятимлек. Бушлык. Ялгызлык. Аэропорттан туры Туфан абый янына бардым. Чәчәккә күмелгән кабер. Җәсәден үз күзем белән күрмәгәч, мин аның киткәненә ышана да алмыйм. Моңа төшенергә бик озак вакыт кирәк булыр әле. Кабер янында басып торам – Тукайга бара торган юлдан бер ир-ат килә. Миңа Туфан абый килә кебек, ерактан ук кулын болгап, Марсель Сәлимҗан яныннан урадым дип эндәшер төсле... Иҗатта, Тукайдан кала, аерата ике кешене бик хөрмәт итте ул – Марсель Сәлимҗанов белән Хәсән Туфанны. Аның кабере дә Хәсән Туфанныкы белән янәшә.

– Могиканнар китә. Алар урынына кемнәр килә, Разил абый?

– Мин бөтенләй үк өмет өзмим әле, әмма күңелдә шик-шөбһә бар. Әдәбиятка бүген сүзнең тәмен белгән, асылын аңлаган яшьләр килә. Ләкин зур эшләр майтару өчен талант кына җитми, шәхес булу кирәк. Туфан абый кебек шәхесләр әлегә күренми.

– Бәлки, Сез дә үз артыгыздан дәвамчылар әзерләргә тиешсездер?

– Аларны ничек итеп әзерләргә? Ул хакта еш уйланабыз. Безне тәнкыйтьләүчеләр шактый, әмма җиң сызганып эшкә тотынучылар, милли мәсьәләләрне күтәреп чыгучылар әллә ни күп түгел. Еллар буе дәшми утырганнарга, нишләп авызыңа су кабып утырасың, диюче юк, ә эшләгәннәргә таяк тыгучылар җитәрлек. Бәлки, шушы хәлләрне күргәнгә, яшьләрнең сәясәткә киләсе килмидер? Ходай Тәгалә биргән талантта бит синең катышың юк, менә шул талантыңны җигеп, утка кереп кара! Шигырь белән генә хәл итеп булмый торган мәсьәләләр дә бик күп бу дөньяда.

– Туфан абыйны озаткач, уртак эшне дәвам итәсе бар...

– Әлегә мин нәрсә эшләргә дә белмичә, аптырап калдым. Ләкин һич тә бирешергә ярамый. Дөньяда безне аңлаучылар да бар. Кайбер депутатлар белән без фикердәш, Президентыбыз да, Дәүләт Советы Рәисе дә милли мәсьәләләрдә еш кына ярдәм күрсәтә. Әмма Туфан абыйны югалту якын дусны югалту гына түгел. Мин аны Милләт агасы булды дияр идем. Ул тарихтагы милли каһарманнарыбыз янәшәсендә торырлык олуг шәхес. Дәүләт Советында исә мин, бу урында Туфан абый ни әйтер икән дип, һәрчак эчтән генә аның белән киңәшеп эш итәргә тиеш. Аннан, озакка сузмыйча, хөкүмәт дәрәҗәсендә Туфан агайның шәхесен мәңгеләштерергә кирәк. Өч театр – Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы театрларының берсенә аның исемен бирү дөрес булыр. Казанның үзәгендәге берәр матур урамга Туфан Миңнуллин исеме бирелергә тиеш. Аның турындагы истәлекләрне тиз арада туплап, китап итеп чыгару да безнең бурыч.

– Туфан абыйның Сезгә еш әйтә торган сүзе булдымы?

Яз син, Разил, күбрәк яз, дия торган иде. Әйдә, авылга кайтып китәбез дә табигать кочагында онытылып язабыз, ди бер шулай. Соң, Туфан абый, утырдың да яздың түгел, иң элек башка фикер килергә тиеш бит, дим мин. «Әнәс Камал әйтә иде, – ди Туфан абый, шаяртып, – уннан тугызы чепуха булса да, уннан бере әйбәт була аның, киттек!» Табигать һәм сәяхәт ярата иде ул. Саубуллашкан чакта мин аңа, елмаеп: «Нинди фәрманың бар, Туфан абый?» – дия торган идем. Ул миңа һәрвакыт бер сүзне кабатлады: «Исән-сау бул, Разил!»... 

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№42 (805997) / 22.05.2012 23:51:16

Нигә кирәк яшәдем дип үкерү,
Җиңдем диеп дөньяны ду китерү?
Ә чынында безнең гомер нәрсә ул? -
Ярыктан чыгып чокырга сикерү.
(Туфан абый Миңнуллин. "Робагыйлар")

№41 (805966) / 22.05.2012 18:37:03

Туфан абый турында истәлекләр яңартасы урынга, Иркәне чәйнәү белән мәшгуль бу халык һаман! Сүз башының шүрәлесен югалтмагыз инде хет...

№40 (805856) / 21.05.2012 18:26:57

35 дөрес әйтә ул,
35 нурлы йөзле.
Иркә якты йолдызыбыз,
Виртуаль дөньябызда,
Шуңа аңы ташланалар
Ямьсез хөсет датсызлар!

№39 (805848) / 21.05.2012 14:06:17

Нишләтәсең, тәкъдир безне шундый иткән -
Кемнәрдер - фәс, кемдер мескен бүрек йөрткән,
Кемнәргәдер Ходай яңа ыштан бирсә,
Кемдер шуның кесәсенә нитеп киткән.
(Туфан абый Миңнуллин. «Робагыйлар» китабыннан)

№38 (805847) / 21.05.2012 13:58:09

«Ак» белән «кара» кавышса, мулат туа,
Тешле-тешле кәкре тимер урак була.
Бүтәннәрне җүләр диеп уйлаучылар
Асылында «натуральный дурак» була.

№37 (805833) / 21.05.2012 08:01:15

Көтү куып кайткач компьютерны ачкан идем,монда һаман әрләшеп,сөзешеп яталар икән әле.Бүтән эшләре юктыр инде.Һаман бер-берсен әрлиләр,күренеп тора,кеше өстенә басып өскәрәк менәселәре килә.Һәркем үзенчә өскә үрмәләргә тырыша инде.Әңгәмә турында гына сүз әйтүче юк,һәркем үзенең "дошманын" кыйный.Гөлнараның әңгәмәсе шәп! Сораулары урынлы,кабыргасы белән куелган.Разил абый бик тә ихлас җавап бирә,Туфан абыйны төрле яклап ачып сала.Гомумән,юкка ташланалар аңа.Бездә бераз өскәрәк калыккан кешене шулай аягыннан тартып үзләре янына тартып төшерергә тырышалар инде.Татарда Р.Вәлиев кебек кешеләр күбрәк булсын иде әле.Кызганыч,алар бармак белән санарлык кына.Аның җырлары бик тә мәгънәле,тыңлап туймаслык."Бер алманы бишкә бүләек","Сөембикә","Ядкарь","Зинһар өчен кермә төшләремә" җырларын тыңлаганда күзгә яшьләр килә.

№36 (805825) / 21.05.2012 00:59:30

Без бит акча-акчаны өстәгеләрдән күреп йөрәндек

№35 (805824) / 21.05.2012 00:36:57

Тел тидермәгез Иркәгә!
Иркә кебек булырга кирәк әле!
Ә ул акча-акча гына дигән адәм актыклары, акча кортларына борылып та карама Иркә!
иркә - бик акыллы, бик күп белә торган, уңган-булган чибәребез безнең, сайт күрке!

№34 (805822) / 20.05.2012 23:58:55

Кем туймый назга,ничекгерәк назларга сезне әйтегез эле.Мин үзем, аркасын сыйпам алам,тәмле сүз әйтәм дә шул җитә аңа.Ә сез нәрсә требуете ,языгыз эле ?

№33 (805817) / 20.05.2012 22:33:06

Иркә,сез хаклы.Биш йөз процент.Р.Вәлиев үз язмышы белән бара,харизма кая?


Бөтенегезгә дә:

Иркә ханым эшсезлектән аптырамас.

№32 (805808) / 20.05.2012 21:11:16

ачуың бар Рөстәмдә,әйтим әле №31?

иркәне алса,пиши пропал Рөсәм.

иҗат итә,үз һөнәре буенча эшли,менә дигән кеше.
кайчак сүксәм дә Рөстәмне,иркәгә өйләндереп, алай ук җәберләргә ирек куясым килми.

татар өчен бик файдалы эшләр эшли,молодис! язганнары да менә дигән. иркә харап итәчәк егетне!!!


әйтәм әле,син әйтми генә тор әлегә.

№31 (805800) / 20.05.2012 18:57:20

Иркә+Рөстәм мәсьәләсен ничек хәл итәргә беләм мин.Иркәне Рөстәмгә кияүгә бирергә кирәк.Утырсыннар кухняларында көннәр-төннәр буе чәй эчеп,гайбәт сатып.Ике чабата бер кием булырлар иде.Бер-берсенә бик охшаган алар.

№30 (805795) / 20.05.2012 18:08:41

Сандугач, ))))

менә-менә, шушы позиция булырга тиеш һәркемдә. Әлбәттә, ни өчен язуым белән килешә алмыйм, бу очракта мөһим түгел.Шуңа күрә юк, алай түгел дияргә җыенмыйм. Теләсә ничек трактовкалый аласыз. Бу сезнең караш, һәм моңа сезнең хакыгыз бар.

№29 (805794) / 20.05.2012 18:04:40

милләттәшләр!!!!

өрә торган эт бер вакытта да төшләми!!! мин өрмәгән эттән шикләнәм!

Разил дә,белгәнемчә, әкерен генә, мыштым гына,законнарга таянып,кирәк вакытта җидти сүзен әйтеп эшләп йөри.
трибунадан кычкыручы горлопаннардан эш чыкмый. Рәзил шикеллеләр күбрәк кирәк,татар дәүләте булсын дисәгез!

Рәзил белән Туфанны чагыштыру урынсыз. алар ике төрле кешеләр,белем аермалары да зур и т.д.

№28 (805793) / 20.05.2012 18:03:13

Сайлаучы, 

анда рольләр бүленгән. Ул команданың пропагандисты юк. Мыеклы Миңнуллин - ул статист. Иртәгә бүтән команда килсә, анда да шул статист булачак.))))

Аннан, аның китабы миндә бар. Балалар өчен бик файдалы китап дип әйтә алмыйм. Хәтта файдасыз да дияр идем. Аның китабын олыларга балалар турында дип әйтеп булыр иде.Улым әйтик ул китаптан бер шигырьне яратмады.Әмма үзем елмаеп укый идем.Гомумән, улым үскәндә татарча балалар яратып укырлык китап юк иде. Ә басылган китаплар бар иде.Алар әледәге баягы балалр өчен түгел, балалар турында иде.Рафис Корбан, Ләбиб Леронны укыштыра идек. Әмма бик фәкыйрь китаплар иде. Шунлыктан кулдан үзем язып, үзем бизәп ясаган китаплар белән укырга өйрәттем улымны. Ул таныш-белешләр турында була иде.Аларның рәсемнәрен ясый идем. Хәйран ошаш килеп чыгалар да, танышлар ой-ой дип алып китәләр иде. Хәзер шуларны үземә күрсәткәч, неужели мин ясаган китаплар бу дип үземә-үзем шаккатып утырам.Үземдә берсе дә юк.

№27 (805792) / 20.05.2012 18:02:17

Иркә белән Рөстәмгә тел тидермәгез.Шушы интернеттан башка фикер әйтер урыннары,сөйләшер кешеләре юктыр аларның бәлки.Бәлки ялгызлыктан аптырап,нишләргә белмәгәннән,бәлки эшсезлектән яза торганнардыр.Ә монда телеңә нәрсә килә,шуны әйтергә,көне-төне гайбәт сатарга була.Яңагыңа китереп сугучы да,ләчт итеп битеңә төкерүче дә,күтеңә тибүче дә юк.Болтай,сколько хочешь.

№26 (805789) / 20.05.2012 17:47:00

Карлыгач,беренчедән,Р.Батулла депутат түгел,икенчедән,Р.Миңнуллин милләтне яклап авыз ачып сүз әйтә торган адәм түгел.20 ел йоклый инде ул анда.Иркәгә генә ошый бугай аның йоклавы.Әллә әшнәләр инде алар,Робертка каршы бер кәлимә сүз дә әйтми ул.Әллә шундый битарафларны ярата...Туфандай бүтән кеше юк анда,юк!

№25 (805781) / 20.05.2012 16:26:27

Менә сез парламентта Туфан абый кебек кеше алмады дисез.Ә бит анда минем белүемчә, Роберт Миңнуллин белән Роберт Батуллин да утыра.Икесе дә язучылар бит,алар иң беренче татар милләте турында кайгыртырга тиеш.Нишләп соң әле аларның бер тавышы да чыкмый? Телевизордан сүзне бик оста сөйлиләр бит.

№24 (805776) / 20.05.2012 14:05:37

Тарихта бар Чыңгыз ханның битеге,
Музейда бар Петр патша итеге.
Дөнья бит ул көтүченең таягы -
Ул таякта һәркемнең үз китеге.
(Туфан абый Миңнуллин)

№23 (805774) / 20.05.2012 13:43:45

Шулай , Рөстәм туган, чигенергә юл калдырмаса бүрене сарык та сөзәргә мужыт. И сез ул сарыкны гына түгел, сарыкларның көтүен үк буаргамы исәп? Аларны татпислар дип язды берсе.Минемчә пистатлар яңгырыйрак.

№22 (805771) / 20.05.2012 13:17:11

Подумаешь, Бином Ньютона, первые -шестерки власти, а эти шавки -шестерки шестерок.№21 вообще учудил.
Содержанки власти "ниндидер оешмага" априори кызык тугел.

№21 (805770) / 20.05.2012 13:10:18

Кагылмагыз үзегезнең шакшы кулларыгыз белән Туфан абый рухына! Ә Разил Исмәгыйлевич - безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,бердәнбер таянычыбыз.Нинди проблема килеп чыкса да аңа барып егылабыз.Беркайчан да ярдәменнән ташламый.Рәхмәт аңа!

№20 (805769) / 20.05.2012 13:07:58

Грэз атучы 9,18, 19 ларнын кем икэнен эйтэ алам, Рустэм ага.

№19 (805762) / 20.05.2012 11:35:37

Рөстәм абый,юкка тилмермә,юк белән маташма,синнән барыбер язучы чыкмый инде.Лучше бакчаңа чыгып эшлә,бәрәңгеңне чүп баскандыр.Туфан абыйга,Разил абыйга өрү,айга карап өрү белән бер бит ул.

№18 (805759) / 20.05.2012 11:29:12

Туганнар,сезнең язмаларны укыгач укшыта башлый мине..Күпме шакшылык,әшәкелек,кара эчлелек каян килә икән бу кешеләргә,дип шаккаттам.Аңлыйм да кебек бераз аларны: Иркәнең тормышы барып чыкмаган,Рөстәм Зариповның иҗаты чыпчык тезеннән.Нишләсеннәр мескеннәр,шуның өчен бүтәннәрдән үч алудан башка чаралары калмый.Бүтән кермәм ахры мин бу "бүлмәгә".Сасы ис килә,җилләтегез аны тәрәзә ачып.

№17 (805756) / 20.05.2012 10:04:26

Бүген пенсиягә чыгу (бизнеслы түрәләр дә анда ашыкмый, умырганнары тартып алынудан курка) гади эшчелщргә, интеллегенциягә хәерчелектә җан асрау көненә калуны аңлата.Мөхәммәт ага Мәһдиев дә пенсиягә ашыкмаган иде. КДУ да проректор Миркасыйм Госманов эшләгән чор бу. Аннары ул Рәзил Вәлиевтән эш сорап йөз суы түкте. Тагын каядыр, Бөтендөнья татар конгрессы түгел микән, мөрәҗәгәть итте кебек. Ницше әйткәнчәрәк ("талантларны күрәлмиләр, ә даһилардан үч алалар") килеп чыкты.

№16 (805753) / 20.05.2012 08:52:27

«Исән-сау бул, Разил!»
http://tatar-centr.blogspot.com/2012/05/blog-post_8846.html

№15 (805747) / 20.05.2012 07:07:51

Татар телендә урта белемне юк итүдә турыдан-туры, әмма мыштым катнашучы кеше ул Вәлиев.Татар телендә урта белем 20 елларда татбригада каннары коелып алынган конституцион хокук иде ул. Ул шуны сатты! Җан дусты Газинур Морат авызыннан тулы текст белән әйттерде. Газинур Морат ТНВда: “Мин баштан ук башлангыч белем яклы идем,” – дип ярты сәгать чамасы сөйләнеп утырды. Түрәләр янында калу өчен кырыкка әйләнергә сәләтле мәрхүм Туфан ялкынлы пропаганда алып бара башлады.
Шигъри иҗаты хәтта тәнкыйтькә дә лаек түгел. Авыр физик хезмәттән котылган татар яшьләре андый беспотребный нәрсәләрне тонналап язалар хәзер. Тик безнең Разил персидәтел малае буларак башкалардан алдан котылган кеше.

№14 (805746) / 20.05.2012 00:30:12

Туфан ага урынына берьюлы: Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин, Рәфис Кашапов ... ларны "куяр" идем, кодърәтемнән килсә.

№13 (805743) / 20.05.2012 00:06:35

№9Кемсә, сезнең мантыйк ягы аксый кебек. Хакимият сөеклесе булу,мандат, титулларга ирешү өчен флюгер булырга,гомерең буе коерык болгарга , ялагайланырга кирәк. Мин язган, үтегезне кубарган уен-көлке фикерләрнең дәлилләп кире какмый гына , аноним рәвештә мыскылларга азапланасыз. Көмчелек турында аргументыгыз гомумән сыек - җил искән саен кыйбла алмаштыручы коерыклардан кем көнләшсен? Блог Рустема Зарипова оешканга елда юк, 12 меңнән артык ачканнар, шул исәптән байтак кына чит илләрдән. Кемгәдер ошый, кемгәдер юк, һәм бу-шулай булырга тиеш тә. Әдәбият минем өчен хобби, ә вопрос жизни смерти түгел. Игътибарыгызга надан әдәби мөхәррирләремез кулы тимәгән, татар телендә бозмыйча чыгарып булмагач, рус телендә хәрефе дә үзгәртелми пәйда булган язмаларымның бер өлешен тәкъдим итәм :
http://www.epochtimes.ru/content/view/36875/9/
http://www.epochtimes.ru/content/view/39183/8/
http://www.epochtimes.ru/content/view/38719/9/
http://www.epochtimes.ru/content/view/35022/9/
http://tatpolit.ru/category/zvezda/2010-06-16/3707
http://tatpolit.ru/category/zvezda/2010-10-02/4550

№12 (805738) / 19.05.2012 23:48:34

Мин гаепле түгел
Пардон, мсье! Әгәр матбугатта
Чыга икән шигъри чүпләрем.
Ул чүпләрне шактый шагыйрьләрнең
Шигырьләреннән мин чүпләдем.
(Туфан абый Миңнуллин."Навсыйбулла боткасы" китабыннан).

№11 (805734) / 19.05.2012 23:34:14

Туфанның исемен мәңгеләштерү буенча хөкүмәт программасы кабул итәргә кирәк.Немедленно!

№10 (805729) / 19.05.2012 22:58:02

Бурычлар арасына Туфан аганың авылын кайгырту юлын да табарга кирәк дуслар, Хасән Туфанның Кармәте Туфан абыйның авылын да Кырлайга туган итәргә

№9 (805721) / 19.05.2012 22:32:55

Бу Рөстәм Зарипов дигән кешенең бик тә депутат һәм лауреат буласы килә бугай.Гел шул турыда сөйли,шул турыда яза.Төшләренә керә бугай бу нәрсәләр бахырның...Ун томлыклар чыгару өчен Туфан шикелле иҗат итәргә,Туфан шикелле көн-төн эшләргә, иза чигәргә ,хәтта үз-үзеңне корбан итәргә кирәк шул.Интернетта гайбәт сатып,көнчелек агуы чәчеп,хөсетлек тулы такмаклар язып кына зур әдип булып булмый.Аның язмалары исә әлегә начар район газетасы дәрәҗәсендә.Ә амбиция - чиктән ашкан.

№8 (805708) / 19.05.2012 20:30:23

Бик матур әңгәмә. Рәхмәт,Разил абый, рәхмәт Гөлнара.

№7 (805705) / 19.05.2012 20:07:48

Рәзил әфәндегә,ни кызганыч,уйланыр вакыт җитте.Юл төрлечә.Гомерне бүлгәлә.Милләт көтми.Чөнки ул гаилә кагыйдәләрен белми.Вакытны бирделәр,бушка икән,гаептән булмасын.Сезнең башны без анда илтеп тыкмадык.Җавапны бирәчәк,чиновник,буран әбиләре түгел.

№6 (805700) / 19.05.2012 18:48:28

Рөстәм Зарипов! Билетсыз йөрергә ярамый!!!

№5 (805698) / 19.05.2012 18:13:08

МИЛЛӘТПӘРВӘР ДЕПУТАТ

Хөкүмәттән “милләткә!” дип акча даулап,
Яулаган һәр сум , тиенне куя ялмап....
Бөтенебезгә газиз шул шәхси кесә,
Кем каян булдыра инде, шуннан печә....



КИТАПХАНӘДӘ

Исемнәр алтынлап төшерелгән,
Хәтфә ахры тышлык –“туннары”...
Шүрлек-киштәләрне нур балкытып,
Тезелешкән кемнең томнары?
Безнекеләр! Үзебезнекеләр!
Бар да әдип, бар да депутат,
Нинди генә бүләк алмаганнар,
Өстәвенә кат-кат лауреат
Әллә ничә кеше караш ата,
“Чалы кош”сыз калган киштәгә,
Ә ул “кулда икән”, ярар диләр,
Сугылып карарбыз иртәгә...
Чиртми халык теге китапларга,
Уелса да исем алтыннан...
Тукай китаплары өши сыман
Шулардан саркыган салкыннан...
*Чалы кошы” – төрек әдибе Ришат Нури Гөлтекиннең атаклы романы


ТРАМВАЙДА ТӨШ
( яшь әдип авызыннан)
Ишек шакып кердем,
-Әйбәтме сез? –дидем.
Мөхәррир елмая,
- Ни апкилдең , кая ?
Үсмәсме дип, бәям,
- Китердем, -дим,-бәян.
-Пүч , бәян , пүч , нәсер,
Итәбез , -ди, - нәшер.
Янә , җитеп сәүис,
- Яздым , - мәйтәм, - пауис;
- Романга күч , дус , -ди , -
Пока бездә пус , -ди...
- Гәҗит –журналларда
Көн аралаш сүген,
Кичә бастылармы?
Янә басыл бүген...
Форсат кулда чакта
Томнарың чыгарт , -ди,
Авыз ачып торма,
Син бит депутат , -ди...
- Ким дигәндә ун том!
Дускай , булма үшән,
Су язып май чыгар,
Кәкерәй һәм көчән...
Язганнарың бардыр
Бәләкәй чагыңда,
Кош тизәге туплау,
Көл җыю хакында ,
Чит телләрдә чыксын
Һәрбер сүзең ,юлың,
Сөз , байлыкны мулдан,
Кулда чакта җылым...
Милләт хәлен уйлап,
Йөрмә чырай сытып,
Бәхет кошың – мандат,
Рәхәтен күр, мокыт!...
Куйдырт оперетто,
Төшерт , киносын да,
Сәламәтлек барда ,
Төкер, дөньясына...
Батма кайгыларга,
Катнаш , бәйгеләргә,
Приз, бүләк таптыр,
Гел үзеңә тарттр...
Мин –надан , - дип торма,
Фәндә селтә кылыч,
Әкәдимик исмен,
Ләктерергә тырыш...
Аһ, бу кондукторны,
Нинди төшне бүлде;
Депутат булмагач,
Билет алам инде...

№4 (805696) / 19.05.2012 17:14:37

Туфан Миңнуллинны алыштырырдай кеше күренми әлегә.Разилгә Ходай түземлек һәм яңа куәтләр бирсен!

№3 (805693) / 19.05.2012 16:58:12

Җаваплы урын гына түгел, ә арыслан йөрәклеләр урыны!

№2 (805686) / 19.05.2012 15:48:59

Туфан абыйның Дәүләт Советындагы урыны да буш тора бит әле... Сайлаулар кайчан булыр икән? Һай, җаваплы урын булачак ул!

№1 (805685) / 19.05.2012 14:59:32

Разилгә хәзер авыр булачак.Парламентта милләт мәнфәгатьләрен яклаучы депутатлардан берүзе калды.Туфан абыйны көннән-көн ныграк сагынырбыз әле.Урыны оҗмахта булсын.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D