|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2012 Мәдәният
Фәрит Бикчәнтәев: "Өйдә Люция режиссер"Гаилә хәлләре белән кызыксынып мөрәҗәгать иткәндә, бер генә датаны – Фәрит Бикчәнтәевкә 21 майда 50 яшь туласын күз алдында тоткан идем. 2012 – Фәрит Бикчәнтәев белән Люция Хәмитова өчен шактый үзенчәлекле ел икән бит. Узган декабрьдә ике дистәне түгәрәкләп куеп, быел гаилә тормышының өченче дистә елын башлап җибәргәннәр. Фәрит әфәнденең Галиәсгар Камал исемендәге театрның баш режиссеры итеп билгеләнүенә – 10 ел. Ә Татарстанның халык артисты Люция ханымның шушы ук театрда эшли башлавына быел – 25 ел, июльнең 12сендә үзенә 45 яшь тула. Менә никадәр бәйрәм – түз генә! Шуларның иң беренчесе – 50 яшьлек юбилей кичәсе театрда киләсе атнага билгеләнгән. Бу уңайдан Фәрит Рәфкат улының эше бик тыгыз икәнне әйтеп тормасам да аңлашыла инде. Театрдагы төп эшеннән тыш, Россиянең Театр әһелләре берлегендә – идарә әгъзасы, Татарстанныкында – берлек рәисе, КДМСУ профессоры да бит әле ул. Юбилей алдыннан ярты гасырлык гомергә нәтиҗә ясыйсы да бар. Артына борылып карагач, йөзе кызарырлык түгел анысы. Төрки театрларның халыкара "Нәүрүз" фестивальләрендә "Иң яхшы режиссерлык эше" номинациясендә җиңүләр, башка төрле бәйгеләрдә яуланган алдынгы урыннар аңа Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең юкка гына бирелмәгәнен раслап тора. – Фәрит Рәфкатович, репетицияләрдә гаилә әгъзалары белән эшләүнең үзенчәлеге бармы? – Аларга барысыннан да күбрәк эләгә. Якын кешең булгач, ул сине тизрәк аңларга тиеш, дип уйлыйсың. Башкалар тыңламаса да, ул тыңларга тиеш кебек. Кыенлыгы шундадыр, бәлки. Җиңеллеге дә бар, әлбәттә: әни белән дә, Люция белән дә эш турында өйдә сөйләшә алабыз, репетицияләр театрдан кайткач та дәвам итә. – Ә рольләр бүлгәндә, "болар бит – минекеләр" дигән уй килгәлиме? – Юк, анысы юк. Чынлап әйтәм: андый нәрсә юк. Л.Х. – Боларын язмыйк инде... Барыбер ышанмаячаклар бит! Ф.Б. – Ышанмасалар, анысы – алар эше. – Улыгыз да кечкенәдән үк сәхнәдә иде, хәзер ни белән шөгыльләнә? Әти тәрбиясе үзен сиздерәме? – Йосыф КФУда Көнчыгышны өйрәнү институтында укый, кытай телен үзләштерә. Тик барыбер ул сәнгатькә, иҗатка тартыла, ансыз яши алмый. Музыка мәктәбен тәмамлаган иде, төрле уен коралларында уйный, укымышлы. Бөтен иҗади мөмкинлекләрен кулланмакчы булып, аны төрле якка тарталар: "Студентлар язы"нда, ШТКларда катнаштыралар. Тәрбиянең җимешләрен әле бик күреп булмый, вакыт узгач күренер. Аңа 19 яшь, ничек тә безгә охшамаска тырыша. Бу чорда алар чын йөзләрен яшереп йөриләр бит, үз дөньяларында яшиләр. Кискен каршылыклар булганы юк, Аллага шөкер. Л.Х. – Әтисен бик хөрмәт итә, сүзләренә колак сала. Хәтта бераз шүрләбрәк тә тора. Үзем дә, шулай булырга тиеш, дип уйлыйм. Әтиебез, йомшак, юл куючан булып күренсә дә, шактый таләпчән дә була ала. Йосыф моны белә. – Гаилә мәсьәләләрен хәл иткәндә, Сезнең режиссерлык осталыгыгызның файдасы тиядер, әйеме, Фәрит әфәнде? – Өйдә Люция режиссер безнең. Тулысынча. Тормышны ул алып бара. Мин кунак кебек кенә. Иртүк китеп, кич кайтып, "командовать" итеп йөрү ничектер уңайсыз. Л.Х. – Чыннан да, Фәритнең эше бик күп. Аның өйдә торырга вакыты да юк. Күп гаиләләрдә шулай бит инде: тормышны хатыннар алып бара. Иҗатчы ирләр, гадәттә, көнкүреш вак-төяге белән шөгыльләнми. Ә Фәритнең кулы оста, нәрсәгә тотынса да булдыра. Бәрәскәдәге өебездә дә ул гел нәрсәдер ясый, кага-суга, буйый, казый. Ф.Б. – Бу һәвәслек әтиемнән күчкән: эш кораллары белән мәш килергә яратам. Андый хезмәт минем өчен ял булып тора. Фәрит әфәнде чыгып киткәч, Люция ханым белән аерым гына серләшеп алдык. – Мәктәптә укыган чагымда, әти-әнием белән театрга еш йөри идек. Фәритне сәхнәдә күреп гашыйк булдым. Ә инде театр училищесында укый башлагач, ул да миңа игътибар иткән. Очып барган шикелле җиңел генә атлап йөрешең гаҗәпләндерде, ди. (Бию белән шөгыльләнгәч, йөргәндә дә "беренче позиция"дәге кебек баса идем.) Фәрит ГИТИСка укырга киткәч, хат язышып тордык. Өч ел дуслашып йөргәч өйләнештек. Ә Фәритнең башына әллә кайчан, танышкач ук: "Бу кыз минем хатыным булачак",– дигән уй килгән булган инде. Соңыннан сөйләде. Аңарда, гомумән, алдан күрүчәнлек бар. Йөккә узганымны белгәч тә, син ир бала табасың, исемен Йосыф дип кушарбыз, диде. – Каенанагыз Наилә Гәрәева да, Сез дә – талантлы актрисалар. Тәкәбберлек икегездә дә бар, диләр... – Йа Аллам! Кешедә шундый тәэсир калдырабыз микәнни?! Дөрес фикер түгел бу, абсолютно дөрес түгел! Каенанам – гаҗәеп кешелекле, гади кеше. Бер-беребезне бик хөрмәт итәбез. Башта, җайлашканчы, төрлесе булды, билгеле. Яшьрәк чакта бәхәсләшеп тә ала идем, ачуым да чыккалый иде. Хәзер мин аны аңлыйм, чөнки үземнең дә малай өлгереп килә. Дөрес, әнинең холкы үзенчәлекле. Йолдызлыгы Чаян бит. Кайвакыт усал да була, ләкин эчендә зәһәрлек юк. Туры сүзле. Тик шуны беләм: ул безнең гаилә өчен яши, киңәшләре белән дә, матди яктан да булыша. Бердәнбер малае бит. Йосыфны үстергәндә дә ярдәме бик зур булды. – "Мәхәббәтсез яшәп булмый, мин өйгә ашкынып кайтам", – дип интервью биргәннән соң, озак та үтми, бер артист, хатынын ташлап, икенчегә өйләнде дә куйды. "Артистлар шундый халык инде, алар арасында бер-берсенә күзләре төшеп мавыгып алулар булгалап тора",– диде бер танышым. Сезнеңчә, бу – нормаль хәлме? Әгәр кемнеңдер мәхәббәте үз гаиләңә килеп кагылса, нишләргә: гафу итәргәме, аерылышыргамы? – Ничек нормаль булсын инде? Бәлки, андый кешеләр бардыр. Ләкин бөтен артистлар шундый дигән сүз түгел бит әле ул. Дөрес, тормышта төрле хәлләр, шул исәптән мавыгулар да була. Әмма гаиләне таркатырга кирәкми. Ике арада чын мәхәббәт бар икән, ирең туганың кебек якын кешегә, күңелеңнең бер кисәгенә әверелә бит. Син үзеңне ансыз күз алдына да китерә алмыйсың. Менә шуларның бөтенесен үлчәүгә салып карагач уйлыйсың инде. Ярый, киттең ди. Шуннан ни, яңа ир эзлисеңме? Ләкин монысы бит сиңа Ходай тарафыннан җибәрелгән, ул – җаныңның яртысы, ул – синеке. Уйлап карасаң, читкә күз салмый торган ирләр юктыр да. Җиңелчә мавыгуларны алар хыянәткә дә санамый. Димәк, гаиләне саклау өчен, хатын-кызга акыллырак һәм зирәгрәк булырга кирәк.
Фәния ФӘИЗОВА |
Иң күп укылган
|