|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2012 Мәдәният
Рафис Корбан Язучылар берлеге рәисе итеп сайландыБүген ТР Язучылар берлеге рәисе урынына, XVII корылтайда ике яшерен сайлау туры узып, соңгысында сайлаучы буларак катнашкан 164 кешедән 98 тавыш җыеп, Рафис Корбан алдагы 4 еллык срокка сайланды. Бүген ТР Язучылар берлеге рәисе урынына XVII корылтайда 6 кеше тәкъдим ителде: Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Рәфис Корбан, Зиннур Хөснияр, Разил Вәлиев, Вакыйф Нуриев. Башта аларны ачык тавыш бирү юлы белән исемлеккә керткәч, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Рәфис Корбан, Зиннур Хөснияр тагын бер “иләкне” узып сайлау бюллетенена кертелде. Кандидатлар үз-үзләрен яклап каләмдәшләренең сорауларына җавап биреп торды, эш планнары белән таныштырды. Разил Вәлиев исә кандидатурасын бюллетеньга кертмәүне сорады һәм аның үтенече тавышка куеп канәгатьләндерде. Вакыйф Нуриев та үзе мөнбәргә чыгып баш тартты, тавышка куеп тору да кирәкми, диде. Шул рәвешле, нәтиҗәдә, бюллетеньга кертелгән 4 кандидатура арасыннан, яшерен тавыш бирү юлы белән нәтиҗәләр мондый булды: тавыш бирүдә 174 кеше катнашып, Р.Зәйдуллага 35 тавыш җыелган, В.Имамовка – 31, Р.Корбанга – 60, З.Хөсниярга – 39. Тагын 9 бюллетень яраксызга чыккан. Президиум, арада бер генә кандидатура да тавыш биргәннәрнең (174нең) 50 проценттан артык тавышын җыя алмады, дип, сайлауның икенче турын игълан итте. Инде арада иң күп тавыш җыйган соңгы ике язучы "бил алышты", дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Шулай итеп, ике яшерен сайлау туры узып, соңгысында сайлаучы буларак катнашкан 164 кешедән 98 тавыш җыеп, Рәфис Корбан алдагы 4 еллык срокка сайланды. Аның көндәше Зиннур Хөснияр өчен 56 коллегасы тавыш биргән булып, тагын 10 бюллетень гамәлгә яраксыз ителгән, дип игълан ителде. Белешмә: Балалар шагыйре һәм драматургы Рәфис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында алып, күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Соңгы вакытта Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.
--- |
Иң күп укылган
|