поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.05.2012 Спорт

Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев: "Алинә белән хәзер сирәк күрешәбез"

Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт туган авылына 8 майда булачак шәҗәрә бәйрәменә чакырды. “Дустым Нәзгать Мәгърифәтуллин киләчәк, машинада урын була”, – дигәч шатланып риза булдым. Дүрт көн ял бит, Казанда нишләп ятмак кирәк?! Нәзгать әфәнде хатыны Хәлимә белән бергә туганнан-туган энесе Маратны да утырткан булып чыкты. Бәйрәм барышында, кунакка Марат Кабаев та килде, дип игълан иткәч кенә юлдашымның гадәти кеше булмавын аңладым.

Кире Казанга кайтканда мәшһүр милләттәшебез, нәфис гимнастика буенча Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Алинә Кабаеваның әтисе Марат Вазыйх улын сораулар белән күмеп ташладым. Ул үзе дә спорт остасы, күренекле футболчы икән бит ләбаса. Табигый, сүзне ерактанрак башладым.

 

– Сезнең гаилә ничегрәк Үзбәкстанга барып чыккан? Сезгә кайчан футбол җене кагылды?

 

– Бабаларым Әлки районының Китәнче (хәзер Урта Әлки дип атала) авылында яшәгән булган. Әсәдулла бабам әтием Вазыйх 9 яшьлек чагында балалары Хафизулла белән Нәбирәне дә алып, 1936 елны Үзбәкстанга китеп бара. Күрәсең, тормыш авырлыгы, хәвефле еллар тәэсир иткән: ул елларда Урта Азия якларына күчеп китүче милләттәшләребез күп булган бит. Шуңадырмы безнең гаилә башкала тирәсендә төпләнергә уйламаган, тынычрак урын булыр дигәндерме, Әфганстан чигендәге Термез шәһәренә барып төпләнгән алар. Әтиемне, вуз тәмамлагач, Таҗикстан чигендәге Узун шәһәренә юллыйлар. 1961 елны шунда мин туганмын. Әле минем Луиза исемле апам, Ренат исемле абыем бар. 5 яшьлек чагымда Динау шәһәренә күчтек, ул Термездан ерак түгел. Мин сигезьеллык мәктәпне шунда тәмамладым. Баскетбол уйнарга да бик ярата идем. Инде футболны әйткән дә юк. Туп тибәргә яратуымны күргәч мине Мәскәүгә чакырдылар. Анда бер һөнәри училищега урнаштырдылар. Без анда юньләп укымадык та диярлек. Күпчелек вакытыбыз “Хезмәт резервлары” җәмгыяте данын яклап уздырылган ярышларда үтте. “Хезмәт резервлары” җәмгыятендә әүвәл РСФСР командасында Мәскәү өлкәсе өчен уйнадым, аннан соң җәмгыятьнең СССР җыелма командасы өчен тир түктем. Башлангыч һөнәри һәм урта белем алу турында таныклык алгач, икенче лигадагы “Автомобилист–Термез” командасына чакырдылар. Сезгә бәлкем әлләни кызык та булмас: күпчелек футболчының тормышы даими күченеп йөрүләргә, команда алыштыруларга һәм, әлбәттә, алган җәрәхәтләрдән тизрәк савыгырга тырышып йөрүләргә бәйле. Дөрес, мин анда бер генә ел уйнадым. Мәгълүм булганча, 1979 елның 11 августында Ташкентның мәшһүр “Пахтакор” футбол командасы авиакатастрофага тарыды. 1980 елны мине “Пахтакор”га чакырдылар. Берничә тәнәфес белән мин анда ун ел чамасы уйнадым. Нигездә һөҗүмче вазыйфасын башкардым, ярымсакчы булып та уйнарга туры килде.

 

– Ул вакытларда, хәрби хезмәткә чакыру сылтавы белән, яшь футболчыларны армия командаларына җәлеп итү тәҗрибәсе дә бар иде.

 

– 1986 елны мине дә хәрби хезмәткә чакырдылар. Табигый, спорт ротасына алдылар. “СКА” Ростов на-Дону” командасы өчен уйнадым. Ярты елдан соң икенче кызым – Ләйсән туды. Беренче кызым Алинә 1983 елгы. Ләйсән тугач мин Ташкентка әйләнеп кайттым. Ләйсәннең игезәге дә бар иде бит. Ни үкенеч, Алсинә бу якты дөньяда җиде сәгать кенә яшәп калды. Табиблар аны саклап кала алмады. Ходай гомер бирмәгәндер инде.

 

1989 елны мине Днепропетровскидагы “Днепр” клубы чакырып алды. Әле мин 1981 елдан башлап илебезнең яшьләр җыелма командасында уйнап килдем. Франциянең Тулон шәһәрендә ел саен үткәрелә торган халыкара турнирда катнашу бәхете насыйп булды. Анда безнең белән танылган футбол тренерлары Николаев, Парамонов шөгыльләнде, арабызда Гурам Аджоев, Григорий Цаава, Гамлет Мхитарян, Сергей Олейников, Константин Новиков кебек оста футболчылар бар иде. 1983 елны мине илебезнең олимпия җыелма командасына да чакырдылар. Тиешле медицина тикшерүе үттем. Мәскәү “Динамо”сына каршы иптәшләрчә уенга чакырганнар иде. Җәрәхәтләнү сәбәпле, бара алмадым. Әмма кызыксынып-нитеп тормадылар: мине шартлы рәвештә ике елга уеннан читләштереп торырга булдылар. Шуннан соң чакырмый да башладылар. 1991 елны Казахстандагы “Павлодар” командасына чакыру алдым. Мин анда дүрт ел уйнадым. Казахстанда икенче, өченче урыннарны алдык, чемпион булдык. Әле мине 1990 елны Израильгә дә чакырганнар иде. Әмма җәрәхәтләрем төзәлмәгәнгә, анда карьерамны дәвам итә алмадым. “Днепр”да озак уйный алмавымның да сәбәбе җәрәхәт алуга бәйле. Умыртка сөяген авырттырган идем. Хәрбиләр шикелле менә шулай еш күчеп йөрергә туры килде безгә. Футболчыларның гаиләләренә Алла ярдәм бирсен. Кызым Алинә нәфис гимнастика буенча беренче күнекмәләрен Ташкентта алган иде. Павлодар шәһәрендә дә аңа шөгыльләнер өчен яхшы шартлар булды. Дүрт елдан кабат Үзбәкстанга әйләнеп кайттым, җирле командалар составында уйнадым.

 

– Футболчы карьерасын кайсы елны тәмамладыгыз?

 

– Соңгы тубымны 1998 елны Сәмәркандтагы “Динамо” футбол командасы составында уйнаганда керттем. Ике еллык тәнәфестән соң, 2000 елны Үзбәкстанның олимпия резервлары республика мәктәбендә тренер булып эшли башладым. 7–8 яшьлек малайларны кабул иттем. Үзбәкстанның яшьләр җыелма командасын да җитәкләргә насыйп булды. Без ул чагында Азия чемпионатында катнаштык. Дөнья чемпионатына чыгу мөмкинлеге бар иде. Әмма Согудия командасына җиңелдек. Шуннан соң Зарафшан шәһәрендәге “Кызыл Ком” командасына баш тренер булып күчтем. Ул да югары лигада уйный торган команда. Әле әйтергә онытканмын: 2008 елны Алмалык шәһәрендәге “Алмалык” командасында тренер булып эшләп алдым. Ул да югары лигада. 2011 елны тагын бер югары лигадагы командага тренер итеп чакырдылар. Әмма егетләргә юньләп акча түләмәгәч, алдагач, гариза язып эштән китеп бардым.

 

2011 елны заманында үзем уйнаган “Пахтакор” командасына әйләнеп кайтып селекция хезмәте бүлеге башлыгы булып эшли башладым. Инде менә былтырның азагында Корбан Бердыев мине селекцияче тренер итеп Казанга, “Рубин”га чакырды. Хәзер, гыйнвар аеннан башлап, Казанда эшлим.

 

– Әтиегез белән әниегез исән-саумы? Әниегез кайсы яктан? Хәзер кайда яшиләр?

 

– Әнием Мәүҗидә Башкортстанның Дүртөйле районындагы Урманасты авылында туып үскән. Термез шәһәренә юллама белән килгән булганнар. Әтием белән шунда танышканнар. Хәзерге вакытта алар Ташкентта яши. Мин үзем “Пахтакор”да уйный башлауга аларны Ташкентка күчергән идем. Ул вакытта, бер ел уйнауга мине Киев “Динамо”сына чакырган иделәр. КПССның Үзбәкстан республика комитетының беренче секретаре Рәшидов белән Украинаның ул чагындагы җитәкчесе Щербицкийның мөнәсәбәтләре шактый кытыршы иде. Мине җибәрәселәре килмәде. Әмма шунысы яхшы булды: әти-әнием белән бергә яшисе килә дигәч, башкалада дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Хәзер әтиемә дә, әниемә дә 85 яшь. Әтием сугышта катнашмаса да, җиде ел хәрби хезмәттә булган. Аны резервта тотып, разведкага әзерләгән булганнар. Аллага шөкер, сугыш бетеп, аңа дошманнар арасына эләгергә туры килмәгән. Әнием – тыл хезмәте ветераны. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: ул бик күп спорт осталарын әзерләгән көрәш тренеры иде. Күрәсез: бездә спорт белән кызыксыну нәселдән килә. Алинәгә өч яшь ярым булганда әтием аны нәфис гимнастика түгәрәгенә яздырды. Шунсы нык хәтердә калган: кызым залга кергәндә әтием еш кына: “Хәзер олимпия уеннары һәм дөнья чемпионы Алинә Кабаева керә”, – дип игълан итә иде. Бу аңа бик ошый иде.

 

– Советлар Союзы таралгач, Үзбәкстанда шактый четерекле хәлләр дә булды. “Татарларны – Казанга, урысларны – Рязаньга!” – дип тә чыктылар.

 

– Чынлап та, андый хәлләр булды. Ул вакытта мин моңа бик рәнҗедем. Югыйсә, үзбәк халкы бик кунакчыл, киң күңелле ул. Күрәсең, фетнәчеләр, болгатучылар һәр халыкта да буладыр. Алар халык исеменнән сөйләнеп йөрсә дә, күпчелек үзбәкләрнең мөнәсәбәте безгә уңай.

 

– Сез Нәзгать әфәнде белән ничек туган буласыз инде?

 

– Нәзгатьнең бабасы Гайнулла белән Әсәдулла бабам бертуганнар булган.

 

Шушы урында сүзгә Нәзгать Мәгърифәтуллин үзе кушылды.

 

– Минем дәү әтинең әтисе Мәгърифәтулла исемле булган. Гайнулла белән Әсәдулланың әтисе инде ул. Мәгърифәтулланың әтисе Хәбибулла булган. Әгәр фамилия бабай исеменнән ясалса, хәзер минем фамилиям –Гайнуллин, Маратныкы Әсәдуллин булыр иде. Кабаев фамилиясе Хәбибулла исеменең үзгәртелгән формасы гына ул. Мәктәптә укыган вакытта без биш бала – бөтенебез дә Кабаев булып йөрдек. Мәктәп дусларым мине әле дә Кәбәй дип йөртә. Мин үзем 1954 елгы. Әтием 1950 елда фамилиясен Кабаевтан Мәгърифәтуллинга күчерсә дә, ул вакытта метриканы карап тору юк иде бит, мәктәптә безнең барыбызны да Кабаев дип йөрттеләр. Шулай итеп өч бала – 1950 елга хәтле туганнар Кабаев булып калган, 1951 елгы апам белән мин Мәгърифәтуллинга әйләнгәнбез. Дөрес, ике апам кияүгә чыкканнан соң берсе Камалова, икенчесе Хәбиева булды. Ә менә 1949 елгы Марат абыем Кабаев булып йөрде. Туганнан туган энем Марат белән тулысынча адаш булалар инде. Марат абыем хәзер вафат инде. Дөрес, аның балалары Марсель белән Ләйсән Кабаевлар булып йөри. Ләйсән хәзер ТР Югары судында судья ярдәмчесе булып эшли (кыскартылган исемнәрдән фамилия ясау дигәннән. Безнең Мөслим – Актаныш якларында Мөхәммәтдинне Хәмәй дип кыскарту гадәте бар. Хамаев фамилиясе шул Хәмәй исеменнән инде. Р.М.). Безнең гаиләдә әле тагын бер фамилия бар иде. Әнием Шәйхетдинова булып йөрде. Менә шундый хәл: бер гаиләдә – өч фамилия.

 

– Марат әфәнде, кызыгыз Ләйсән дә спортчы булып киттеме?

 

– Ул яшүсмер чагында фехтование белән нык кына шөгыльләнгән иде, әмма ташлады. Хәзерге вакытта Мәскәүдәге бер вузда укый, кунакханәләр системасында эшләргә җыена. Без хатыным Люба белән аерылыштык. Хәзерге вакытта ул Алинә һәм Ләйсән белән бергә Мәскәүдә яши.

 

– Хатынсыз тору кыендыр бит?

 

– Билгеле, кыен. Минем инде яңа гаиләм бар. Без Наташа белән Ташкентта ук гаилә кордык. Казанга күчеп килгәч, никах укыттык. Фәрхәд хәзрәт аңа Наилә дип исем кушты.

 

– Алинә хәзер спорт белән шөгыльләнмидер инде?

 

– Ул инде зур спорттан китте. Әмма спортчыларны онытмый. Үзе оештырган фонд физик культураны пропагандалауга шактый зур өлеш кертә, мөмкин булган кадәр спортчыларга ярдәм итеп тора. Депутат буларак та эше күп аның. Без Алинә белән хәзер сирәк күрешәбез. Хәер, ул үзе дә өйдә сирәк була.

 

– Алинәнең әнисе Люба ханым да, мөгаен, спортчы булгандыр әле.

 

– Әйе, ул да спортчы иде. Баскетбол белән шактый озак һәм яратып шөгыльләнде.

 

– Үзбәкстанда футболга игътибар җитәрлек дип уйлыйсызмы?

 

– Үзбәкстан – футболга мөккибән китүче инде ул. Советлар Союзы вакытында да, хәзер дә бездә футболга зур игътибар бирелә. Даими рәвештә “Күн туп” турнирлары үткәрелә, бездә футбол – ишегалды спорты буларак та гаять киң таралган уен. 2006 елдан башлап, илнең футбол федерациясен Усманов җитәкли башлагач, футболга игътибар тагын да артты. Хәзер һәр өлкәдә футбол академиясе ачыла. Аларны интернат-академия дип тә йөртәләр. Анда иң сәләтле малайларны җыеп өйрәтәләр. Шуңа күрә киләчәктә футболда уңышлар тагын да зуррак булыр дип уйлыйм.

 

– Сездә дә читтән легионерлар чакыру киң таралганмы?

 

– Әлбәттә, чакыралар инде. Алар хәзер кайда юк соң? Европа дәрәҗәсендә уйнарга, халыкара ярышларда катнашырга теләсәң, конкуренциягә сәләтле, җитди таләпләргә туры килә торган спортчылар кирәк. Билгеле, үзебезнең малайларны да үстерү, лаеклы алмаш әзерләү зарур. “Рубин” каршында да академия бар бит. Иншалла, анда йөргән малайлар, бәлкем, тора-бара йолдызга әверелер. Мин шуңа өметләнәм. Әмма әлегә, үзебезнең осталар җитмәгәч, читтән легионерларны җәлеп итәргә туры килә.

 

– Футболда аеруча нинди проблема кискен тора?

 

– Беренче мәсьәлә климат дип әйтер идем мин. Элек уен календаре яз-көз айларына карап төзелә иде. Хәзер киресенчә, көздән язга кадәр уйныйбыз. Югыйсә, җәй айларында рәхәтләнеп уйнап булыр иде. Майдан октябрьгә кадәр уйнарга нәрсә комачаулый соң – аңламыйм. Инде көздән язга кадәр уйнауга өстенлек бирәләр икән, җылытылган футбол кырлары ясарга кирәк. Трибуналар буш булмаска тиеш. Салкында футбол карарга килсәләр дә, халык аз була бит. Әнә Испаниядә нинди матур футбол кырлары ясыйлар.

 

– Футбол җанатарларының күмәкләшеп кара-каршы орышуларын ничек карыйсыз?

 

– Бу бик күңелсез хәл, әлбәттә. Әнә Англиядә, Германиядә халык андый түгел. Анда халык футболга матур, күңелле тамашага килгән кебек җыела. Дөрес, элекке елларда Англия җанатарларының яманаты бөтен дөньяга таралган иде. Алар кайсы илгә барса да маҗара чыгармый калмады. Әмма инглизләр бу “чирдән” котылды. Хәзер анда футболга спектакльгә барган кебек йөриләр. Хәзер Англиядә бәрелешләр бөтенләй диярлек булмый.

 

– ХХ гасырда зур спорт зур бизнеска әйләнде. Спортчыларга кайсы ил өчен уйнасалар да барыбер: кем күбрәк түләсә, шуның данын яклый, диләр.

 

– Чынлап та, зур спорт күптән зур бизнеска әйләнде инде. Спортның команда төрләренә карамаганы да, әйтик, көрәш тә акча эшләү юлы хәзер.

 

– Абыегыз, апагыз да исән-саумы? Аларда Ташкентта торамы?

 

– Әйе, икесе дә Ташкентта яши. Хәзер икесе дә пенсиядә. Ренат абыем гомер буе милициядә эшләде, Луиза апам төзүче-инженер вазыйфасын башкарды.

 

– Корбан Бердыев намаз укый диләр, Сез дә укымыйсызмы?

 

– Әйе, Казанда бишвакыт намаз укый башладым. Әмма бу беренче чиратта Корбан әфәнденең түгел, Нәзгать абыйның шифалы йогынтысы нәтиҗәсендә булды. Ул болай да инде безнең гаиләгә даими ярдәм итеп тора.

 

Рәсемдә Марат Кабаев кызы Алинә белән


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 88-89 | 18.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»