поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.05.2012 Җәмгыять

Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы

Роман-эссе (Сайтка әсәрнең соңгы бүлеге куела)

Бәхилләшү сүзе

Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешен алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала.

Мөхәммәт Мәһдиев.

Гомеренең соңгы баскычында да Мөхәммәт, көтелмәгәнчәрәк «элемтә чарасын» кулланып, үзе булып калды. Бер шәһәрдә яшәп, телефон аша аралашып торсак та, Тукайлардан килгән йолага тугрылык саклап, ул миңа бәхилләшү сүзен хат аша җиткерде. Бердән, телефоннар тыңлана, ә хатны ачсалар да күп кеше укымый, икенчедән, мәктүпне кат-кат төзәтеп, җиде кат үлчәп, сүзеңне һәр яктан уйлап кәгазьгә төшерергә була, дип уйлаган күрәсең акыл иясе. Әйткән сүз кош мисле оча да китә, чиста биткә төшерелгән кәлимә, каккан кадак кебек, озакка кала, аны, авторын юксынган саен, алып укып та була. Мөхәммәтнең 1995 елның февраль азагында миңа атап язган хатын шулайрак кабул иттем. Мөрәҗәгатенең соңгы җөмләсе монда язылганнардан сер ясамаска кирәклекне искәрткән иде. «Коллективка минем бу бәхилләшүемне уч. советта белдер (ул чорда мин татфакның деканы идем). Күчтәнәч, билгеле». Урында яткан хәлендә дә үзендә шаярырга көч табуы һәм инде биш ел факультеттан читләшкән, ул аралашкан чор коллективы яңа әгъзалар исәбенә шактый яңарган булса да, Мөхәммәтнең үзен һаман татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр берлеге укытучысы дип санавы, деканнан хатының бер өлеше белән таныштыруны соравы аның бөеклеген, киң күңеллелеген күрсәтүче бер дәлил дип таптым мин. Бу хат миңа атап язылган булса да, бу очракта аны тулысынча китерү лазем дип саныйм.

«Хөрмәтле Тәлгат дус!

Март аенда мин теге дөньяга китеп барам. Врачлар килде, консилиум булды.

Синең белән әйбәт, дус яшәдек, сиңа рәхмәт. Васыятем:

1. Мине озатырга дип укытучылар, студентлар алып килә күрмә.

2. Мине бик шыпырт кына үземнең авылга озатачаклар.

3. Транспорт-фәлән мәсьәләсен Р.Мөхәммәдиев (ул чорда Язучылар берлеге рәисе. — Т.Г.), Арча, Н.Мостафин (укучысы, бизнесмен. — Т.Г.) хәл итәр дип уйлыйм.

4. Ренат Мөхәммәдиев белән сөйләшсәң — мин бик теләр идем (кабердә инде нигә ул!) некрологка университетның бүгенге ректорының да кул куюын (Р.М. бу турыда белә).

5. Бөтен коллективка минем ихтирамымны тапшыр, соңгы сәламемне әйт. Минем балаларым сиңа йомыш белән килсә — ярдәм ит.

Хуш, бәхил бул!

Имза».

Мәһдиевчә төгәллек, уйланылганлык таң калдырырлык. Сүзләрне гаять ачык итеп, хәрефләрне элеккеге күчереп язучылар (хәттаннар) кебек чыгарган, хатны укыгач, күздән ирексездән яшь атылып чыкты. Телефоннан чылтыратып тормыйча, Чехов базары янындагы яңа фатирына юл тоттым. Ишекне Лилия ханым ачты. Борчылуы йөзенә, кара тап булып күз төпләренә чыккан.

— Менә шундый хәлләр бит әле, Тәлгат. Якын туганнардан башка бер кешене дә кертмәскә кушты. Таныш-белешнең, дусларның күңелендә чибәр, сәламәт Мәһди булып каласым, чирләшкә килеш күренәсем, дошманнарны шатландырасым килми, ди. Мөхәммәтнең холкын беләсең инде. Сиңа каршы килмәс. Сез якын дуслар бит.

Шул арада күрше бүлмәдән, акрын гына атлап, үзе килеп чыкты. Өстендә соры төскә кызыл тасмалар төшерелгән җылы күлмәк, җиңел чалбар, аягында йомшак өй чүәкләре. Берничә атна күрешмичә торган идек. Ябыккан, яңак сөякләре алга чыккан, күз карашы элеккеге кебек ут уйнатып тормаса да җанлы, ягымлы, йомшак.

— Нәрсә, хәзрәт, чын-чынлап чирләргә булдыңмы әллә?

Ул минем сорауны җитдигә санамыйча, туры җавап бирмичә, кулы белән ишарә ясап, кабинетына алып кереп, диванга утыртты.

— Минем хатны алдыңмы?

— Алдым. Шуның өчен йөгереп килеп җиттем. Бераз арттырасың бугай. Әле безгә яшисе дә, яшисе.

Минем бу сүзләрне дә колак яныннан уздырып, хатына сыймаган фикерен әйтеп калырга ашыкты.

— Мин, Тәлгат дус, үз хәлемне үзем беләм. Гаҗәп бит: әҗәлем якынлашкан саен мин үлемнән курыкмый башладым. Минем әни кешеләргә начарлык эшләмәсәң, кешенекенә тимәсәң Ходай Тәгалә җиңел үлем җибәрә, ди торганые. Гел яхшылык эшләп тору кулымнан килмәсә дә, аңлы рәвештә берәүгә дә начарлык кылмадым. Хәтта үземә күпме аяк чалган, нервымда уйнаган Альберт Яхинны да гафу иттем. Бу хакта үзенә дә чылтыратып әйттем. Сиңа исән-сау яшәргә, эшләргә!

Шуннан соң да аның янында берничә тапкыр булдым. Хәле начарайганнан начарая барды. Бик нык ябыкса да, рухы белән матур, мөлаем, олы кеше булып калды. Ул табиблар фаразы буенча мартта түгел, ә июнь уртасында фани дөньяны ташлап китте.

Мәһдиев парадокслар кешесе иде. Соңгы юлга озатырга күп кеше кирәк тә булмады. Күпләр белми-сизми дә калды. Әйткәнемчә, тантаналы, купшы күмүдән баш тартты. Гади генә, тыйнак кына, әмма тирән мәгънә белән, саф татарча, мөселманча әнисе янына җир куенына кереп ятты, сөеклебез.

Тормышка, табигатькә, матурлыкка, яшәешнең һәр күзәнәгенә гашыйк, һәр җан иясенә бары тик бәхет теләгән, көр күңелле, җор телле сүз остабыз яшәргә дә, яшәргә тиеш иде әле... Ниһаять, кешеләрчә көн итәрлек фатиры булып, оныгы Зөһрә тугач кына ул, картлыгын күрмичә, безне ташлап китте.

Каләмдәше Аяз Гыйләҗев Мөхәммәт Мәһдиев күмелгәннән соң Гөберчәк зиратының статусы үзгәрде, дип язып чыкты. Күмүдә катнашудан мәхрүм язучылар, укытучылар, күпсанлы шәкертләре каберенә җәй буена агылдылар. Мәһдиевнең туган авылында югары кимәлле музей ачылды (1996 елда). Аны ул вакытта Арча леспромхозы директоры, хәзер район хакимияте башлыгы Алмас Назиров төзетте. Язучының күпсанлы укучылары исеменнән аңа мең рәхмәт, саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.

Җәсәде янында әйтәсе килгән берише фикерләремне хәзер кәгазьгә төшерергә булдым. Мәһдиевнең үзен һәм иҗатын яхшы беләм дип саныйм, бу истәлек-хатирәләр китабында шул хакта әйтергә дә тырыштым. Әсәрләре, каһарманнары, яшен ташыдай чагыштырулары, энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән теле хәтердә, йөрәктә, күз алдында. Биредәге саубуллашу кәлимәм аның имән агачыдай тирән тамырлы шәхесе турында гына.

М.Мәһдиев ХХ гасырның икенче яртысында татар халкы бирә алган олы затларның олпатлысы иде. Ул рухи, мәдәни, хәтта физик яктан да нык, көчле, әмма Октябрь фетнәсе нәтиҗәсендә шактый бәла-казага тарган, тукмалган, кимсетелгән, укымышлы, зыялы нәселдән. Акыл казанының тирәнлеге, хәтеренең үзенә элеккәнне читкә җибәрми торган капкындай булуы Мөхәммәтне затлы шәхес итеп, тирәлектән аерып тора иде.

М.Мәһдиевнең әдәби-нәфис могҗизаларына мөкиббән киткән хәлдә дә без аның олы галим, авызында былбыл сайраткан укытучы-лектор, ачы телле тәнкыйтьче булуын истән чыгармыйк. ХХ гасыр башында яшәгән һәм эшләгән бик күп олы шәхесләрне, сәясәтчеләрне, иҗтимагый эшмәкәрләрне ул ачты, аклады, укучыга алып кайтты. Ул алар турында кайбер галимнәр кебек укып булмаслык корама, ясалма, тәрҗемә лөгать белән язмады, биредә дә, сурәтле фикерләүгә, сыгылмалы телгә өстенлек бирде. Егерменче гасыр башы әдәби хәрәкәтен өйрәнүдә тарихилык һәм миллилек принципларына таянды. Баганаларны дөрес һәм урынлы утырткан, дөньяга карашына, үз принципларына турылыклы калган өчен аңа әзер докторлык диссертациясен якларга бирмәделәр. Әүвәл тиешле кешеләр аның хезмәте тирәсендә бәхәс, тавыш күтәрделәр. Ул-бу килеп чыкмасын дип, ике куллап кәнәфиенә ябышып утырган адәмнәргә шул вәсвәсә җитә калды. Өстән төшкән әмерне үтәргә өйрәтелгән йомык бөерле, йомшак бавырлы галим-голамә Мәһдиевне «батыруга» булыша. Хәер, барысы да андый булмагандыр... Аны аңлаганнары, яклаганнары да булуы безгә мәгълүм.

М.Мәһдиев кешеләргә биоҗегәр бирүгә сәләтле, аралашу, гәп корып, сөйләшеп утыру өчен җайлы кеше иде. Тукай иҗатын өйрәнү белән бәйле бер сәяхәт нигезендә аның бу сыйфаты турында Р.Мөхәммәдиев «Мәһдиев иленә сәяхәт» истәлек-мәкаләсендә бик гамьле итеп язып чыккан иде. Язучының замандашларына мөнәсәбәтен ачуга багышланган бүлектә аның барча таныш-белешләрен атап булмады. Ул үзе эшләгән университет деканнарының да якын сердәше (Индус Таһиров, Рәмзи Вәлиев, Җәмил Сафиуллин, Флорид Әгъзамов), үзе белән бергә әдәбият фәненә хезмәт иткән галимнәрнең (Азат Әхмәдуллин, Хатыйп Миңнегулов, Марсель Бакиров), күренекле тарихчыларның (Әзһәр Мөхәммәдиев, Риф Хәйретдинов, Равил Фәхретдинов, Равил Әмирханов) киңәшчесе иде. Ул аларның һәркайсы белән уртак тел таба алды, дустанә яшәде. Милләтнең җаны, көче — аның телендә дигән иманда торды Мөхәммәт. Аныңча тел — милли интеллектның югары казанышы, тарихи аң җимеше. Ул, рәсми диннәр туганчы ук, барлыкка килгән. Соңрак алар бер-берсенә таянып, ярдәм итешеп яшәгәннәр, үскәннәр. Ул татар теленең кардәш төрки лөгатьләр арасында ихтирамлы аралашу чарасы, бай һәм тирән тамырлы әдәбиятлы булуы белән горурлана иде. Телне гасырлар тудыра, ә аны юк итү өчен берничә буын да җитә икән. Тел яшәсә генә халык яши. «Телсез» халыкның дөнья базарында урыны юк. Халыкның теле аралашу чарасы буларак үзе бер могҗиза, милләтне яшәтү чарасы.

Мөхәммәт татар теленең байлыгын яхшы белеп, сурәтлелек көчен тирәнтен сизеп, әсәрләрендә аның берәү дә игътибар итмәгән раушан нурларын балкытып иҗат итсә дә, һәр яңа сүзгә, яңа гыйбарәгә ифрат игътибарлы булды. Халыктан колагына иңгән сүз озак та үтми аның әсәрләрендә, яңа мохиттә, энҗе-гәүһәр кебек ялтырап ачыла.

Укучылары белән очрашу — Мөхәммәтнең яшәү рәвеше иде. Бик тәмләп, иренмичә, сорауларга җавап бирә дә, үзенең яраткан мәүзугына кереп китә.

— Миңа бик күп чит илләрдә булырга туры килде, — дип башлап китеп, Рим, Парижлар матурлыгына тукталып, шунда ук халыкны, милли телне, милли йөзне саклау мәсьәләләренә килеп чыга, балаларын ана теленә өйрәтә белгән фин татарларын үрнәк-өлге итеп искә алып тәмамлый иде чыгышын. Күзе үткен, чая, зиһене тырнаклы булуы ярдәм итә иде аңа чыгышларында.

Халкыбызның киләчәген ул Русиядә демократик көчләрнең җиңүе белән бәйләде. Шунда да СССР дигән империянең капыл таркалуы гражданнар сугышына китереп чыгарыр дип курыкты. «Тегермән ташы арасына аз санлы халыклар эләгә, 100 миллионлы милләткә зарары тими аның», — дип, чын-чынлап борчыла, уйлана иде халык язучысы.

Гаяз Исхакый турында без ләм-мим берни белмәгән, ишетмәгән чорда ук ул аның рәсемен шәхси өстәлендә, каршысында тотты. Әдипнең иҗатына югары бәя биреп, тиз генә дәүләтчелекне торгызу мөмкинлегенә ышануының хыялый, утопия икәнлеген искәрткәне дә хәтердә. Мәгәр ул Гаяз Исхакый кебек үк хакыйкатьнең ахыр җиңәсенә ышанып яшәде. Бөтен холкы, яшәү рәвеше белән демократ булса да, ул эшче сыйныфына табынмады. Пролетариат, шәһәр авылны, табигатьне юкка чыгара, татар авылы белән бергә халкыбызның милли рухы, әдәп-әхлак гадәтләре, тормыш итү фәлсәфәсе юкка чыга дигән иманда торды әдип. Бу яктан ул урыс язучылары С.Есенин, В.Астафьев, В.Распутин, В.Солоухин, В.Белов кебек сүз осталарына якын торды. В.Шукшин хикәяләрен аеруча югары бәяләде. Әлбәттә инде аның өчен иң олы шәхес, иҗатына мөкиббән киткән язучысы Габдулла Тукай булды. Сүзнең кадерен, тәмен белгән кеше буларак, ул Тукайның берәр җөмләсен, сүзен бозганны, алыштырып куйганны сизсә, ишетсә, җен ачулары чыга торгание.

Соңгы елларда, бигрәк тә тәненә яман чир үтеп кергәч, Мөхәммәт буй-сыны, чандырлыгы, туры аркасы, ап-ак чәче, тирәнгә урнашкан акыллы, мәгънәле күзләре, киләчәк кешесе булуы белән Хәсән Туфанга охшый барса, эчке бәйсезлеге, буйсынмас, баш бирмәс менәзе белән урысның бөек язучысы Иван Бунинны хәтерләтте. Әлбәттә, татар язучысы үз илендә рәнҗетү, кыерсыту күрсә дә, урыс морзасы үрнәгендә, җиңел генә чит илгә чыгып китеп, гомерен Парижда үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм иде. Үз җирендә эчке мөстәкыйльлегеңне саклап калуы кыенрактыр да әле. Кем белсен!

Дингә хөрмәте, ихтирамы зур булып, Коръән сүрәләрен күп белсә дә, аны диндар кеше дип булмый. Шулай да бер тәнкыйтьченең Аллага, дингә тел-теш тидерүен ишеткәч, бик нык ачуланганы хәтердә: «Кеше имансыз яши алмый. Андый адәмнәр авыр үлә».

Ә үзе фани дөньяны, әйтәсе васыятьләрен әйтеп, теләк-ниятләрен язып, җиңел ташлап китте. Рухы күкләргә, тәне оҗмахка иңде.

Әдәби әсәрләре, иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре белән халкыбыз, җәмәгатьчелек күңелендә, рухани мәркәзебездә тирән эз калдырган шәхесләрне вакыт галиҗәнапләре алар яшәгән елларны, айларны, көннәрне ераккарак чигендерә барган саен күңелдә югалту, сагыну, юксыну хисе көчәя бара икән. Иҗатлары, яшәешләре белән үзенә бер мохит тудырган мөрәүвәтле затларның истә калган, хәтердә уянган һәр сүзе, җөмләсе, фикере, фәтвәсе, вакыйга-хәлләргә мөнәсәбәте яңа мәгънә-төсмерләре белән ачыла бара. Дөрес, элегрәк яшәп киткән, халыкның мәдәни тормышында эз калдырган затларны идеаллаштыру, арттыру, «вәт теге заманда яшәгәннәр, эшләгәннәр, язганнар бит көчле адәмнәр, без вагайдык, гулливерлар-алыплар заманы үтеп киткән», кебек уфырулар, үкенечле тел шартлатулар һәр чорда булган һәм үткән биеклекләрне сагыну хасияте кешелекнең яшәп киткәннәргә ихтирам билгеседер.

Бабасы Г.Бәширов әйткәнчә, Мәһдиев иҗаты күпертеп бәяләүгә мохтаҗ түгел. Чөнки аның романнары, бәян-хикәяләре, саллы фәнни вә җанлы тел белән язылган тәнкыйть мәкаләләре, архив, вакытлы матбугат битләрендә эзләп табылган чыганакларга таянып язылган хезмәтләре вакыт узган саен яңа сыйфатлары белән ачылып, аңлаучыларын, яклаучыларын күбрәк таба баралар.

Бик кызганыч, әдип белән аралашкан дуслары, якыннары, хезмәттәшләренең сафы агачлары киселә барган урман кебек сирәгәя. Шул чорда яшәгән, әдәбият йөген бергә тарткан кешеләрнең хәтере дә тормыш ваклыкларының һәммәсен истә тота алмый. Бары тик вакытында язылган истәлек кенә кемгәдер кирәк булса–булмаса да мәңгелек. Янәдән Мәһдиевнең дусты, олуг язучыбыз А.Гыйләҗев сүзләрен искә төшерәм. «Мәһдиев үз күңеленә һәм аңа ышанган татар укучысына хыянәт итмәде. Бу — аның халык алдындагы батырлыгы иде». Дуслары, якыннары күңелендә дә ул бай рухлы, батыр һәм матур, хөсетсез, ачык йөзле шәхес булып калды.

Татар халкы унбиш елдан артык Мөхәммәт Мәһдиевсез, аның мирасын укып, өйрәнеп яши. Күңелләрдә талгын моңсулык... Аның гәүдәсе, сурәте, горур йөреше, елмаюы күз алдында. Менә ул киң кара чалбардан, куены ачык вельвет пинжәктән университетның мәрмәр багана сафлары тезмәсе яныннан, тирә-юньне пакъләндергеч көч белән тутырып, хуҗаларча эре-эре атлап бара. Тулы ай кичке караңгылыкны ерып, моңсу гына аның артыннан күзәтеп килә. Аларның юллары — мәңгелек.

2010—2011. 


Тәлгат ГАЛИУЛЛИН
Казан утлары
№ 5 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»