поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.05.2012 Мәгариф

Милли мәгарифне үстерүне Мәгариф министрлыгы төп бурычы итеп санамый

Казан (Идел буе) федераль университеты галиме, РФ Гуманитар Фәннәр академиясе академигы, элеккеге мәгариф министры Васил Гайфуллин белән бүгенге мәгариф, анда барган үзгәрешләр турында сөйләштек.

– Васил Габдуллович, сез бүген Казан (Идел буе) федераль университеты физика институтында белем бирәсез. Татар дәүләт гу­манитар-педагогика университеты белән чагыштырганда, федераль вузда фән белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр ничегрәк? КФУ оешуга карата фикерегез нинди?

 

– Уңай түгел. 140 еллык тарихы булган педагогика университеты юкка чыкты. Анда безнең физика-математика факультеты бар иде. Хәзер аны өчкә бүлеп, бер өлешен – математика, икенчесен – информатика, өченчесен физика юнәлешенә куштылар. Элек физика факультеты булганда 4 компьютер сыйныфы бар иде, әлеге технологияләр буенча студентлар зур әзерлек алып чыктылар. Шулай ук 8 лаборатория булу да – зур мөмкинлек. Монда исә алар­ның берсен урнаштыру өчен дә урын юк. КФУ физик-ин­женер әзерләүгә өстенлек бирә, ә педагогка өйрәтү икен­че планга кала. Университет каршында вузлар ассоциациясе булдыру кирәк. Элек бар иде ул, бөтен проблеманы бергәләп хәл иттек. Хәзерге җитәкчеләр исә ул проблемаларны белми һәм белергә теләүләре дә шикле. Элек район мәктәпләренә барып, укучыларга һөнәр сайлауда булышып килсәк, мондый күмәк эшләрнең әлегә үткәрелгәне юк.

 

– Шулай да соңгы елларда чыгарылыш укучылары арасында физика белән кызыксынучылар артты...

 

– Техниканы, индустрияне алга җибәрик дисәк, физика фәнен ныклап укыту кирәк. Элек физика фәненең дәрә­җәсе бездә бик югары иде. Беренче космик очышлар да, күп кенә казанышлар да бездә ясалды бит. Чөнки физика атнага 17 сәгать укытыла иде, хәзер исә 7-11 сәгать. Кайбер мәктәпләрдә атнага бер яки ике сәгать каралган. Әмма әлеге фәнне тирәнтен өйрә­нүчеләр белән атнага бер сәгать кенә укучыларның физикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре бер була алмый.

 

– БДИ турында да фикерегезне беләсе килә...

 

– Бердәм дәүләт имтиханнары үз-үзен аклап бетерә алмады. Бу бигрәк тә югары уку йортларына кергәндә сизелә. Моңарчы беренче курска баручы студентлардан сынауны үзебез алдык. Шунлыктан кемне алганыбызны белә идек. Әмма хәзер күрмибез, нәти­җәдә безгә кирәкле булмаганнар да студент була. Әйтик, кайберләре сөйли белми, холкы белән укытучы һөнәренә туры килми. Ләкин аларны да сакларга тырышабыз әле. Минемчә, вузларда профильле (төп) фән буенча имтиханны традицион рә­вештә кабул итү кирәк. Көнь­як республикалардан килү­челәр арасында 100 балл туплаучылар күп, диючеләр бар. Әмма ул акланмый. Бу очракта имтихан объектив була алмый.

 

– Васил Габдуллович, милли мәгарифнең үсеш алган еллары сез мәгариф министры булып эшләгән чорга туры килә. Ә бүген аны үстерүгә нәрсә кома­чаулый соң?

 

– Мин 1990 нчы елларда мәгариф министры булып эшләгән чорда Казанда татар телен өйрәтүче 35 нче мәктәп һәм 10 нчы мәктәп-интернат кына бар иде. Министрлыкта милли мәктәпләр бүлеге оештырып, аның җитәкчесе итеп Спас районында мәктәп директоры булып эшләгән, укытуның яңа формаларын таба белгән Әнвәр Хуҗәхмәтовны билгелә­дек. Министр урынбасары вазыйфасын башкару Гаденәм Садриевка йөкләнде. Уртага салып, кайсы елда нинди мәктәпләр ачасын сөйләшә идек. Шулай ук районнардагы депутатлар да сессияләрдә әлеге мәсьә­ләне күтәрделәр. 2007 елга кадәр республикада 200 дән артык татар балалар бакчасы, 1200 дән артык мәктәптә татар сыйныфлары, 30 дан артык гимназия, лицей ачыл­­ды. Әйтик, Чаллыда гына да 4 татар гимназиясе эшләде. 18 милләтнең якшәмбе мәктәпләре булдырылып, аларга үз телләрен, мәдәният, тарихларын өйрә­нү мөмкинлеге тудырылды. Кыскасы, мәктәп, ата-аналар, җитәкчеләр бер булып көрәште. Кызганыч, соңгы елларда милли мәга­рифне үстерү программасы өстен­дә эш туктатылды.

 

– Ул елларда урысча укырга ияләшкән балалар татар мәктәпләренә барырга ничек ризалашты соң? Ә хәзерге ата-аналар балаларын урысча укытырга ябышып ята...

 

– Бала башлангыч мәктәптә ана телендә укырга тиеш, дигән нәрсәне ата-ана да, укытучылар да яхшы аңлый иде. Моны психологлар элек тә шулай дигән, хәзер дә... 1960 елларга кадәр шул принцип белән яшәлде. 1958 елда “Мәктәп турында Закон” чыкты. Анда, баласын кайсы телдә укытачагын ата-ана үзе хәл итә, диелгән. Ата-аналар башта балаларын урыс мәктәпләренә бирергә омтылды. Ә менә 80 нче еллар ахыры – 90 нчы еллар башындагы милли күтәрелеш, Мәгариф министр­лыгының активлыгы, татар активистларының, район мә­гариф идарәлә­ренең тырышлыгы ата-аналар фикерен үзгәртте.

 

– Бүген нәрсә комачаулый соң? Барысы да Мәскәүдән генә тормыйдыр бит?

 

– Мәгариф министрлыгы милли мәгарифне үстерүне үзенең төп бурычы итеп санамый, моның белән шөгыль­ләнүне үз өстеннән төшерде. Республика җитәкчеләре дә аны күтәрүне кирәк санамый. Әйе, Мәскәүдән дә күп нәрсә тора. Әйтик, бердәм дәүләт имтиханнарын татарча бирә­без, дип тавыш куптарсак, моның белән ризалашмасак, без үз теләгәнебезгә ирешер идек. Мәскәү түрәләренең һәр әйткән сүзе белән ризалашу дөрес түгел. Мәктәпләр ябылу буенча мисал китерә­сем килә. Үз сүзен әйтә белгән, сакларга тырышканнар, аларны саклап калды. Ә теләмә­гәннәрнеке ябылды.

 

– Авылларда шактый башлангыч мәктәпләр ябылды...

 

– Әгәр өч бала бар икән, мәктәп сакланып калырга тиеш. Бер бала булганда Укытучы йортлары оештырырга мөмкин.

 

– Дәреслекләр авторы буларак, бүген мәктәп укучылары куллана торган әсбапларның эчтәлеген ничек бәяли­сез?

 

– Элек дәреслекләрне булдыру теориясе бар иде. Анда дәреслекнең фәннилек дәрәҗәсе бүгенге фән дәрә­җәсендә булырга тиеш, дип язылган. Шулай ук аның аң­лаешлы телдә язылуы, дә­реслектә фәннең гамәли кулланылышы күрсәтелүе, укучыга үзлегеннән белем алу мөмкинлеге тудырылуы мөһим. Бү­ген исә бу шарт­ларның барысы да үтәлеп бетми. Кызганыч, мәктәпне белмәүчеләр китап яза. Элегрәк дәреслек төзү буенча союз күләмендә комиссия эшләде. Хәзер мондый комиссияне юк дип бе­ләм. Әгәр автор язганын нәшриятка кертеп җибәрә алса, ул китап басылып чыга. Аның таләпләргә җавап би­рү-бирмәвен тикшереп тормыйлар. Моның өчен дәреслекләр теориясен, практикасын яхшы белгән әгъза­лардан торган югары квалификацияле комиссия кирәк.

 

– Мәгариф тармагын әледән-әле реформалап тору заман таләбеме?

 

– Реформа булырга тиеш. Җәмгыять үсә, бурычлар, максатлар үзгәрә. Безнең ил тарихына карасак, Октябрь революциясеннән соң реформа кирәк иде. Мәктәпләр системасы булдырылмаган. 1960 елларда белем бирү системасы яңартылды. 90 нчы елларда яңа реформалар турында сүз алып барыла башлады. Ләкин реформа сү­зе “модернизация”гә әйләнде. Хөкүмәт җитәкчеләре фи­ке­ренчә, без реформа ясарга әзер түгел. Моның өчен финанс чыгымнары ки­рәк. Аны үткәрсәң, системага күп кенә үзгәрешләр керергә тиеш иде. Бары яңартырга гына кирәк. Модернизация ди­гәндә, зур булмаган үзгә­решләр күздә тотыла. Бу үзгә­решләр әкрен генә барырга тиеш, моңа матди чыгымнар кирәкми. Хә­зерге көндә мә­гарифне яңарту процессы бара.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 87 | 16.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»