поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.05.2012 Җәмгыять

Аш-Буҗида хәмер юк!

Соңгы елларда хәмергә караш нык үзгәрде. Хәләл туйларда гына түгел, хәрамендә дә исереп эчүчеләр бармак белән генә санарлык. Аллага шөкер, эчү модасы юк. Ни дисәң дә, илебездә капитализм. Аның кискен кагыйдәләре белән эчеп йөрүе авыр. Аннары җөмһүриятебездә дин дә күтәрелеш кичерә.

Шуңа да Кукмара районы Аш-Буҗи авылында бөтенләй хәмер сатылмый икән дигәнгә бик гаҗәпләнмәдем. Авылның дини икәнен ишеткәнем бар иде. Минемчә, һәр татар-мөселман авылында да Аш-Буҗидагы кебек исерткеч эчемлекләр сатылмаска тиеш. Хәмер ислам динендә хәрам! Хәрамне хәләл итүче инде, гафу итегез, мөселман булмый!

Искиткеч гүзәл табигате, инеше булган авылга менә дигән асфальт юлдан килеп кергәч, авыл халкының тырышлыгына хәйран калдык. Йортлар төзек, матур. Урам уртасында ап-ак «Audi» автомобиле тора. (Егет кешенең машина күзләве табигый инде!) Авылга килгән чагым апрельнең соңгы атнасы гына булуга карамастан, барысы да бакчада. Соңыннан гына белдем, авыл халкы суган утыртып, шуны сату белән шөгыльләнә икән.

Авыл мәктәбе янында балалар бакчасы тәрбиячесен очраттым. Авылыбыз бик дини безнең, кибетләрдә чынлап та бернинди исерткеч юк, диде ул. Дини авыл булгач, мәчеткә дә барып карыйсы килде. Өйлә намазына аз гына соңга калуым сәбәпледерме, мине бикле ишекләр каршы алды. Алай икән...

Иң беренче кергән кибетнең исеме «Илдара». Чиратта бер-ике әбине күрдем дә, сатып алучы кыяфәте чыгарып, чиратның койрыгына бастым. Кибеттә нәрсә генә юк!.. Азык-төлек, кием-салым, табак-савыт дисеңме. Ирексездән, бу кадәр әйбернең барысын да сатып алалармы икән дип уйлап куясың. Сатучы азмы-күпме эштән бушагач, үземне кызыксындырган сорауларны яудыра башладым.

Сатучы Айгөл – тумышы белән күрше Зур Сәрдек авылыннан, Аш-Буҗига килен булып төшкән. Кибетләрдә хәмер сатылмавы башта сәеррәк булса да, соңрак ияләшкән ул. «Авылда бөтенесе дә биш вакыт намаз укымаса да, зур күпчелеге печенье-тортлар сатып алганда да составы белән кызыксына. Кибет хуҗалары да авылның үзенчәлеген аңлап хәрам ризык кайтармый. Хәләл булмаган ризыкны сатып булмый монда», – дип сөйләп китте сатучы.

– Якын-тирә авылларда да хәмер сатылмыймы?

– Сәрдектә дә, Адайда да сатыла.

Алай да авыл бөтенләй үк эчкечесез түгел икән. Кирәк кеше күрше авылларга барып хәмер алып үз дигәнен итә. Нишләтәсең, динне дә, иманны да көчләп тагып булмый шул. Гадәттә азык-төлек кибетләренә иң зур файда сыра-аракы сатудан керә. Кибеткә файда каламы дигән сорауга, ике дә уйламыйча: «Әйе», – диде Айгөл. Файдасы калмаса, кибете эшләмәс шул.

Айгөл сөйләвенчә, кибеткә аракы сорап керүче юлаучылар булгалый икән. Юк дигәч, гаҗәпләнеп, берәү генә калгандыр бит инде, дип ялыналар ди. Шулай итеп, өч кибетне дә урап чыгалар икән Аш-Буҗида. Мин дә бу кибетнең хәмер сатмавына ышанып икенчесенә киттем. Татар тотып карамыйча ышанмый бит.

Икенче кибетнең баш очына «Зәкиуллин» кибете дип язылган иде. Кибет хуҗасы сөт җыю белән шөгыльләнгәч, әйберләрне аннан шул тапшырылган сөт хисабына да алып була икән. Ай ахырына кадәр акчасын көтеп җиткермәсәң, рәхәтләнеп азык-төлек ала торасың. Бу кибетне дә ярлы дип әйтеп булмый. Сатучысы гына үзенең исемен әйтмәде. Хатыны авырып китеп, аның урынына вакытлыча эшләп тора икән. Пилорамы, техникасы, җире булган фермер Илшат Сафинда механизатор булып эшли үзе. Кибеттә перәннек, колбасалар – барысы да хәләл. Аракы сатылмаудан кала, әле авыл халкының дингә карашын да, тормышын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде ул.

– Җомгаларга барыбыз да йөрибез. Диннең көчле булуында авыл мулласы Мансур Тимеровның роле зур! Авыл халкы җәен суган үстерә, кышын итек баса. Фермерларыбыз булса да, ирләрнең бөтенесенә дә эш юк. Шуңа халык малны күп асрый. Өч, алты, тугыз үгез тотучылар бар. Һәр йортта диярлек ике-өч сыер!

«Кара-каршы» тапшыруында авыл адресына тәнкыйть сүзләре әйткән драматург Мансур Гыйләҗевкә дә хәтере калган икән кибетченең: «Авыл халкы ялкау түгел! Кеше бездә үз тырышлыгы белән яши! Һәр кешедә кимендә ике машина».

Кибетче абый сүзләренчә, авыл кешеләре инде дүрт-биш ел эчми. Мәчеттә өч еллык дини курслар бара икән. Теләгән һәркемнең гыйлем алырга мөмкинлеге бар. Дөрес, авыл мулласының үзе белән күрешеп сөйләшү насыйп булмады. Капкалары бикле иде. Суган утыртырга чыкканнардыр, диделәр миңа. Шулай итеп, өченче кибеткә кузгалдым.

«Фәләхетдин» кибетендәге сатучы апа да аз сүзле булып чыкты. Аның да исеме безнең өчен сер булып калды. Ниһаять, дини авыл турындагы күзаллауларым белән тәңгәллекне күрдем мин монда. Матур итеп яулык бөркәнгән ападан хәмер сатасызмы дип сорау да ничектер оят булып китте. Үзе дә, ире дә, каенатасы белән каенанасы да, ике кызы да биш вакыт намаз укый икән. Кибет хуҗасы Фәнис абый пекарня тота. Иң тәмле ипине монда саталар. Авылга керүгә күзгә ташланган ак төстәге «Audi» автомобиле дә аныкы икән. Шулчак бер авыл агае кереп тәмәке сатып алгач кына, бераз кәефем төште.

– Анысын әле тиз генә бетереп булмас, халык аракыдан тыелгач та, Аллага шөкер, дибез. Киләчәктә анысы да бетәр, иншалла, – диде сатучы апа.

Бикле мәчет тә читләр өчен генә бикле булып чыкты. Мәчеткә даими йөргән кеше ачкычның урынын белә икән. Шулай инде бөтенесе берьюлы килмидер. Авыл кешеләре сүзләренчә, әле берничә ел элек кенә кич белән егетләрнең яртысы исерек булган авылда бүген хәмер белән дуслар берән-сәрән генә калган. Мәгълүм рус әйтемен истә тотып, яхшы үрнәк тә йогышлы шул диясе килә. Камиллекнең чиге юк! Камиллеккә омтылган, иң беренче хәмерне, хәрамне туктатудан башлаган авыл башка җиңүләргә дә ирешер, Алла насыйп итсә. Хәрам булмаган җирдә аз гына байлыкның да бәрәкәте, рәхәте була. Татарстаныбызның башка авыллары да Аш-Буҗидан үрнәк алып аракы сатудан баш тартсын, муллалары актив эшчәнлек алып барсын иде. Шулай булганда авыл хуҗалыгы гына түгел, җәмгыятебез дә шактый уңышларга ирешер. Әнә бит статистика буенча хәмер сатылмаган гарәп илләрендә җинаятьчелек тә ун мең кешегә берәү генә туры килә ди. Ә безнең хәмер эчү буенча беренче урында барган Россиябездә һәр ике кешенең берсе үз тормышында җинаятьчелек белән очраша. 


Рифат СӘЛАХ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»