поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.05.2012 Икътисад

Эт – эткә, эт – койрыкка, яки Бәяләр үсү каян башлана?

Вице-премьер Дмитрий Козак, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2012 елда якынча 11 процентка артачак, дип белдерде. Икътисадый үсеш министрлыгында да “шатландырып“ торалар: электр энергиясенә бәя ел дәвамында 9-11 процентка артачак икән. Тимер юлда йөк ташулар 8 процентка кыйммәтләнәчәк, ә бензин ел дәвамында 30 процентка артачак. (Бензин дигәннән, I кварталда ул 10 процентка арткан инде.)

Нинди карусель соң бу? Моның берәр чиге, азагы бармы, булачакмы? Болар бит барысы да ахырда безнең кесәләргә, ягъни азык-төлеккә, куллану товарларына суга. Ә без бәяләрнең системалы һәм системасыз артып торуына инде күнектек тә бугай.

 

Бу вәзгыятьтә ничек совет чорын сагынмыйсың, диясе дә килә. Без яратып чәй эчә торган батон 20 ел буена 22 тиен торды. Хәзерге хәлләр белән чагыштырганда бигрәк гаҗәп инде. Хәтта ышанасы килми. Безнең буын кешеләре яхшы белә: совет заманының ике төрле данлыклы колбасасына да дистәләрчә ел бәя үзгәрмәде. Саный китсәң әле...

 

Ә бүген. Газеталар укыйсың, Интернетны караштырасың да бәяләр арту сәбәпләренең очына чыгарлык түгеллегенә төшенәсең. “Бәяләр транспортчылар тарифларын арттырганга үсте”, – дип аклана нефтьчеләр. “Чөнки энергия һәм ягулык бәяләре артты”, – дип авызыбызны каплый транспортчылар. “Әйе шул, ягулыкка бәя арткач, без ни эшли алабыз?” – ди коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр. “Барысы да газ аркасында”, – дип, энергетиклар аклана.

 

Башы да, очы да булмаган әйләнә килеп чыга. Кайда монда тавык? Кайда монда йомырка? Кайсысы беренчел? Кем монда түш, кем монда баш? Ни әйтим инде, хәтта атом физикасы, андагы чылбыр реакциясе искә төшә.

 

Тарифлар буенча федераль хезмәт дигән орган бар. Ул ел саен төп монополистлар өчен бәяләрне билгели торган оешма. Газга, электр энергиясенә, җылылыкка, тимер юлларда йөк һәм пассажирлар ташуга. Бу хезмәтнең сайтына кереп алар язганнарны укысаң, бөтен бәлаләрдә беренче сәбәп газ икәне ачыклана. Сайтка куелган мәгълүматлардан күренгәнчә, үткән елга газга бәяләр арту 16 процент каралган булган. ФСТ (тарифлар буенча федераль хезмәт), шушы санга карап электр энергиясенә, җылылыкка бәяләр билгели икән. Тик Алексей Миллер дигән кеше (“Газпром” җитәкчесе) “арткы ишектән” генә Президент янына кереп чыга да, газга бәяне тагын берничә процентка арттыруга ирешә. Шулай итеп бу законсыз акт көченә керә һәм яңа буталчыклар китереп чыгара. ФСТ тиз арада башка тарифларны да үзгәртергә мәҗбүр була. Югыйсә ФСТ бер билгеләгән тарифны Президент түгел, Ходай Тәгалә дә үзгәртмәскә тиеш.

 

Әле бит дәүләт бәя куймый, ФСТ бер яклап та тыгылмый, катнашмый торган тармаклар да бар икән. Мәсәлән, күмер чыгаручылар, металлурглар һәм дә шул ук “бензин патшалары”. Бу аерымланган каста бәяләрне җаны ничек тели шулай билгели ала. Ә дәүләт бәяләрне базар үзе көйләргә тиеш дип, читтә калырга тырыша. Дөрес, Президент яки Премьер елга бер-ике тапкыр шул ук “бензин патшалары”н, нефть магнатларын җыеп, бәяләрне артык өскә сикертүдән тыелырга кушып җиңелчә генә шелтәләп ала-алуын. Тик бу йомшак шелтәнең нәтиҗәләре бер-ике айдан артыкка бармый. Ике ай үтәр-үтмәстән заправкадагы бәя күрсәтүче саннар инде хәтсезгә үзгәргән була. Кибет бәяләре кебек, алар даимилекне бер дә яратмый. Ә без, мокытлар, борын астыннан гына мыркылдап алабыз да, бәясе фәлән процентка күтәрелгән бензинны бакка салып, тагын үз юлыбызда булабыз. Бәяләр үсүдә үзебезнең битарафлык та сәбәпче түгелме икән?.. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»