|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2008 Спорт
Ә БЕЗГӘ БАРЫСЫ ДА ХОККЕЙ-2Казан бозы кызды... Кызды да, тынды. “Ак барс” – “Салават Юлаев” 3:4. Күңелдә бераз үпкә калды. Их, Уфада ота алдык бит, ә монда, үз бозыңда ни җитмәде инде? Мин үзем спорт мәсьәләсендә дилетант үзе. Шуңа күрә үз каланчамнан карап фикер йөртәм. Минем бәягә калсаң, без бик шәп хоккей күзәтәбез. Матур уйныйлар. Профессиональ. Карарга кызык. Ләкин менә Кулаков дигән арбитр безнекеләргә штраф вакытын күп бирде кебек. Мондагы, Казандагы уенда. Анысы Кулаков күңеленә калсын, пычагымамы кеше гөнаһына керергә?! Чүтеки, бозда хөкемдар булыр өчен укыгандыр үзенчә, әзерләнгәндер, миннән күбрәк беләдер. Бу уеннарны караганда, кемнең күпме алка кертүенә бәйсез рәвештә, шатландырган бер нәрсә бар. Ул да булса, “Спорт” телеканалы комментаторы Григорий Твалтвадзе. Ул безнең Казан командасын, гомумән Казанны һәм Татарстанны үлеп ярата. Һәм моны бер дә яшерми. Уфадагы матчларны алып барганда да күбрәк Казан турында сөйләде. “Уфада быел хоккейга игътибар зур, аңлашыла да – юбилей елы бит, Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуына 450 еллыкны билгеләп үтә. Тик юбилей шау-шуы тәмамлану белән спорт турында гына оныта күрмәсеннәр. Әнә, Татарстанда хәзер район үзәге саен спорт сарае салына, меңнәрчә балалар хоккей белән шөгыльләнә”, - дип сокланып сөйләде. Һәм бу сүзләр хаклы да. Инде республикада егермедән артык боз сарае ачылды. Һәм балалар анда шөгыльләнәләр. Минем туган ягым Буада: “Безгә Ульяннан килеп уйныйлар, аларда боз сарае юк”, - дип сокланып сөйләделәр. Үсәләр егетләр, үсәләр. Килер бер көн, ниһаять, “Ак барс” үзебезнең Татарстан уенчыларыннан гына торыр. Менә анда инде Казан бозы аларга чыннан да көч бирер. Чөнки алар өчен бу чыннан да туган җирләре, Ватаннары булачак. “Безнең белән Казан” – дип уйнарлар алар. Ярымфиналда үз бозыңда 3:4 белән җиңелү – ничектер күңелсез нәрсә. “Салават Юлаев” үз бозында җиңелер дип өметләнү, кем әйтмешли, “вряд ли”...
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ |
Иң күп укылган
|