|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2012 Мәгариф
Лицей-интернатлар уңышының сере нидә?Татар лицей-интернатлары республика мәгарифен үстерүдә иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Аларның эш алымнары, ирешкән уңышларыннан Россиянең теләсә-кайсы мәктәбе үрнәк алырлык. Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әнә шундый фикердә. Аның әйтүенчә, әлеге уку йортлары башкалабызның горурлыгы. Ник дигәндә, алар акыллы, тырыш, белемле, республика киләчәге өчен кирәк булган кадрлар гына тәрбияләп калмый, ә Татарстанны чит илләргә танытуга да зур өлеш кертә. Лицей укучылары төрле россиякүләм, халыкара олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Укытучылар да төрле халыкара форумнарда чыгыш ясый, шул рәвешле чит илләрдәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша. Лицейда инглизчә генә укысаң, рус теле онытыламы? Инде билгеле булганча, әлеге лицей-интернатлар татар-төрек лицейлары эшен дәвам иттерә. Әлеге өлкәдәге үзгәрешләр уку-укыту процессына ничек тәэсир иткән, нәрсә алышынган соң? Бу турыда мин Казандагы 2 номерлы татар лицей-интернаты укытучысы Госман Гайнуллиннан сораштым. «Төрек иптәшләребез киткәннән соң лицейда атмосфера, әлбәттә, үзгәрде. Беренчедән, төрекләрдә, бездән аермалы буларак, совет чоры тәэсире юк, аларның дөньяга, тормышка карашлары бераз үзгә. Икенчедән, алар эшләгән чорда уку-укыту методикасы, китапларыбыз башка төрле, ягъни чит илнеке иде. Ә хәзер без тулысынча Россия стандартларына туры килә торга укыту әсбапларыннан файдаланабыз. Элек физика, химия, математика кебек фәннәр гомумән инглиз телендә генә алып барылса, хәзер исә 50 процент русча, 50 процент инглизчә укытабыз». Лицей-интернатларның асылы Госман Гайнуллин фикеренчә, лицейлар эшчәнлегендә, уку-укыту алымнарында нинди генә үзгәрешләр булмасын, алар үзләренең иң мөһим һәм әһәмиятле бурычларына тугры калганнар. Әлеге максат – укучыларны дөрес итеп тәрбияләү. «Республиканың күп мәктәпләрендә иң төп бурычларның берсе – гыйлем бирү. Ә безнең максат – баланы, иң беренче чиратта, тәрбияле итү. Әгәр бала әхлаклы икән, димәк, ул белемнең зарурлыгына, мөһимлегенә һичшиксез төшенәчәк. БРИ, БДИ, төрле олимпиада нәтиҗәләре моның шулай икәнлеген тагын бер кат ассызыклый. Безнең лицей бүгенге көндә төрле бәйге һәм олимпиадалар буенча республика буенча беренче урында тора. Бу бик зур сөенеч, ләкин без аның белән горурланмыйбыз. Тәрбияле, әхлаклы укучылар – менә безнең төп горурлыгыбыз», – дип аңлатты мөгәллим. Ата-аналар бурычын лицейлар башкара Татар лицей-интернатларында тәрбия процессына зур урын бирелүне Илсур Һадиуллин да раслады. «Күп еллар дәвамында балага тәрбияне ата-ана бирергә тиеш дип киләбез. Хәзерге заманда күп кенә әти-әниләр баланы киендерергә, ашатырга гына түгел, ә тәрбияләргә дә кирәк икәнлеген онытып җибәрә. Лицей-интернатлар исә ата-аналарның әлеге бурычын тормышка ашыра, алар баланы әхлаклы, гуманлы итеп тәрбияли. Әйтергә кирәк, алар моны бик оста башкара», – дип ассызыклады шәһәрнең мәгариф җитәкчесе. Ул әлеге мәктәпләр белән бәйле оештыру эшләренә дә тукталды. «Бүгенге көндә иң төп мәсьәлә – 7нче номерлы лицей-интернатта заманча җиһазландырылган спорт корылмасы булдыру. Сөенечле хәбәр дә бар: 2нче номерлы лицей бинасына өстәп салынган өр-яңа янкорылма, ниһаять, кулланылышка тапшырылды. Әлеге өлкәдә эшләр алга таба да дәвам иттереләчәк», – дип ышандыра Илсур Һадиуллин. Казанда бүгенге көндә 2 лицей-интернат һәм кызлар өчен гимназия-интернат эшли. Күптән түгел алар чираттагы реклама кампаниясен башлап җибәрде. Әлеге уку йортларына 6 сыйныфны тәмамлаучы укучылар керә ала. Лицейларга эләгү өчен кабул итү имтиханнарын узу мөһим.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|