поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.05.2012 Мәдәният

Чишмәләр ага әле

Менә икенче ел инде яз айларының бер көнендә Сергач мәдәният сараенда татар теле, татар моңы яңгырый. Үткән елда олылар катнашуында “Җәясу” фольклор фестивале узса, быел балалар һәм яшүсмерләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Коллективларның җитәкчеләре җаваплы, үз эшләрен сөеп башкаручы кешеләр икәнен белсәм дә, бәйрәм бу кадәр матур булыр дип көтмәгән идем. Шуңа күрә алдан ук балаларга, егет-кызларга, җитәкчеләргә, оештырырга булышучыларга, финанс яктан ярдәм кулы сузучыларга олы рәхмәтләр әйтәсем килә.

Әлбәттә, көчле коллективлар да, сәхнәгә әле генә күтәрелгән-нәре дә бар иде. Мәсәлән, Янау мәктәбендә укучы Грибан авылы балалары. Аларның костюмнары да бик гади, сәхнәдә бик дулкынландылар да. Әзерлек җитешмәгәне күренеп тора. Тик эш монарда түгел. Булмаганны бар итеп, үткәнебезне хөрмәт итеп килүләре, әби-бабаларыбызның җырларын җырларга, уеннарын уйнарга, сәхнәгә чыгарга теләүләре кадерле. Менә шул яшүсмерләр һәм аларның җитәкчеләре тырышлыгы белән “Анна, Питер, Николай” сүзләре яңгыраган борынгы уен хәзер югалмас инде. Мин сезне, яшь дусларым, киләчәктә дә көтәм.

 Мөтеравылда яшәп Богородское мәктәбендә укучы кызларыбызны ике әни әзерләп китерделәр. Кызлар фестивальдә өч номер белән катнаштылар. Ул номерларның берсен, татар биюен генә фольклор рәтенә кертәргә була. Ләкин, әлеге дә баягы – үз көчләре белән әзерләнеп, тырышып йөрүләре ни тора! Әниләрнең берсе нәни баласын күтәреп килгән иде. Аны, олы кызлар сәхнәдә чакта, имезеп туендырырга да туры килде. Соклангыч күренеш иде бу! Ояларында үз телләре, үз җырларына шундый ихтирам күреп үскән балалар – тамырлы алар.

 Быел безнең бәйрәмебезгә, алсу күлмәкләрен киеп, Сафаҗай мәктәбеннән дүрт кыз килделәр. Димәк, аның географиясе киңәя. Кызлар биергә дә, җырларга да оста икәннәр. Канәгать калдылар, чакырсагыз тагын килербез, диделәр. Чакырабыз, кызлар, чакырабыз, килегез генә!

 Камка авылы бакчасында тәрбияләнүче нәниләр шундый “зур” сәхнәгә беренче тапкыр чыктылар. Икенче, өченче тапкыр чыгарга да мөмкинчелекләре бар дип уйлыйм. Күбрәк вакыт кына кирәк.

 Балалар өчен булган фольклор фестиваль “Нәүрүз” бәй-рәменә туры китерелде. Шуңа күрә чараны нәкъ менә шушы бәйрәмгә багышланган программа белән Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы башлап җибәрде. 20 минутлык искиткеч матур, кызык спектакль күрсәтте ул безгә. Йолалар, әйтемнәр, уеннар, әз генә дә ялыктырмыйча, бер-беренә тиешле, ятышлы бәйләнеп бардылар.

 Пашат балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп – катнаш учреждение. Коллектив инде күптән үткәрелми торган “Яңгыр теләү” йоласын сайлаган. Ул йола “Карга боткасы” дип атала. Гадәттәгечә, коллектив өметләрне аклады. Балалар шундый итеп уйныйлар ки, үзеңне алар белән бергә ботка ашап утыргандай хис итәсең, ботканың тәмен дә сизәсең кебек.

 Кочко-Пожар урта мәктәбенең чыгышы, көткәнебезчә, күңелле, тиз ритмлы булды. Алар белән җырлыйсы, алар белән биисе килде. Күз явын алырлык костюмнар, йөзләреннән елмаюлары төшеп тә тормаган кызлар сәхнәдә үзләрен нык ышаныч белән тоталар. Бу коллектив өлкә сәхнәләрендә дә уңышлы чыгышлар ясый, татар бәйрәмнәренә гел чакырулы.

 Камка мәктәбе укучылары район сәхнәсенә үз авылларында үткәргән бәйрәмнән соң чыктылар. Һәм Сергачта аннан алып өзекләр куйдылар. “Төймә” уены һәм йомырка тәгәрәтү тамашачыларга аеруча ошады. Камка кызлары чын артистларча чыгыш ясаганда, барыбыз да онытылып тордык. Күбебез бала чакларны искә алдык. Әйтергә кирәк, башкалардан аермалы буларак, бу коллектив һәрвакыт чиста нижгар фольклорын күрсәтә.

 Быел бәйрәм районның милли тәрбия программасы кысаларында, мәдәният һәм мәгариф бүлеге белән берлектә уздырылды. Мәдәният сараенда безне сәхнәне матур итеп бизәп, техника кирәк-яракларын тиешенчә әзерләп каршы алдылар. Мәгариф бүлеге оештыруда актив катнашты, аның җитәкчесе урынбасары Наталья Викторовна Ручина һәр коллективка мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Ә татлы бүләкләр – тортларны Уразавылда яшәүче ООО “Бриз” җитәкчесе Рөстәм әфәнде Сәитовның юмартлыгы аша булдыра алдык. Ул безгә берсүзсез ярдәм итте.

Мондый фестиваль-бәйрәмнәрнең, һичшиксез, максаты була. Минем максатым – балаларны, алар белән эшләүчеләрне бергә очраштырып, таныштырып ниндидер тәҗрибә алдыру, дуслаштыру, талантларны барлау, фольклор яктан нинди иҗади көчкә ия булуыбызны белү иде. Теләгәнемә ирештем һәм бик ка-нәгать калдым. Рух чишмәбез чылтыр-чылтыр итеп ага әле. Халкыбызның иҗатын хөрмәт итеп, үз итеп үсә балалар. Аларны бергә туплаучы – оештыручы һәм бу эшне чын-чынлап яратучылар гына кирәк.

 

1

2

Фотоларда фестивальдән күренешләр. 


Проектның җитәкчесе Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК
Туган як
№ 19 | 11.05.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»