поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2012 Шоу-бизнес

«Зур табын әзерләп кунак чакыру мине куркыта»

Журналистика факультетын тәмамлап, һөнәре буенча эшләп тә өлгермичә, үзе журналистларның кызыксыну объектына әйләнде дә куйды ул. Тамашачы аның ягымлы тавышын яратып кабул итте, һәм яшь, гүзәл Алия музыка, эстрада, шоу-бизнес дулкннарына эләгеп, популяр җырчы Алия Исрафилова булды. Бүген исә ул җырчы гына түгел, сөекле хатын һәм әни дә. Һәр эшкә өлгер Алиянең киңәшләренә колак салыйк.

Иҗат һәм кәеф

Кайвакыт мин иҗади процесста пауза ясап алам: колакларымны бераз музыкадан ял иттерәм. Ләкин мин моны иҗади кризис дип атамас идем. Бу – иҗат кешесенең нормаль халәте. Кәеф төшкәндә, яисә ниндидер киеренкелек халәтендә булсам, компьютерымда сакланган гаилә  фотографияләрен, видеоларны карап чыгам. Шуннан соң, гадәттә, кәеф күтәрелә.

Һөнәр һәм мавыгулар

Һөнәр сайлаганда әти-әниләр йогынтысы бик зур була. Әгәр әти-әнием мине үз иркемә калдырса, мин сәнгать институтына укырга кергән булыр идем. Әмма әниемнең: «Син бит оста язасың, шул юнәлештә укуны дәвам иттерсәң яхшырак булыр», – дигән сүзләре мине журналистикага алып килде. Музыка озак вакыт гади бер хобби иде. Бүген журналистика да, җыр сәнгате дә минем тормышымда бергә үрелеп бара. Һөнәр сайлаганда ялгышмас өчен, миңа калса, үзеңне төрле өлкәдә сынап караудан курыкмаска кирәк.

Идеал һәм матурлык

Һәр кешенең үз идеалы була. Мин ирем белән инде 5 ел яшим икән, димәк, идеалымны тапканмын дигән нәтиҗә чыгара алам. Ирем өчен тышкы кыяфәтем беренче урында тормый. Шулай да матур итеп киенгәч, ясангач, аның миңа сокланып каравы күңелемә май булып ята. Сәхнәгә матур булып чыгу – тамашачы алдындагы бурычым. Моның өчен профессионалларга мөрәҗәгать итәм: визажист, парикмахер. Косметикадан, прическалардан соң биткә дә, чәчкә дә аеруча тәрбия кирәк. Чәчкә мин зәйтүн маеннан маскалар ясыйм. Кибеттән алынган шампунь урынына еш кына үзем ясаганын кулланам: 1 стакан майсыз кефирга ике йомырка сарысы һәм бер кашык бал кушып болгатасы – һәм менә сиңа бер дигән шампунь!

Әни һәм бала

Яхшы әни булыр өчен, миңа калса, бала туганчы ук, моңа күңелең белән, бөтен барлыгың белән әзерләнергә кирәк. Һәм инде балаңны яратырга, аны да ишетә белергә кирәк. Минем Сәлимгә әле яшь ярым гына булса да, аның үзенең яраткан уенчыклары, яраткан киемнәре, яраткан-яратмаган ризыгы бар. Ул инде әкренләп үз теләкләре, таләпләре булган мөстәкыйль шәхес булып формалашып килә. Мин аңа үзенчә ялгышырга, үзенчә эшләргә дә ирек бирәм. Тәҗрибәне сатып алып булмый. Ләкин баланы артык үз иркендә калдырсаң, ул мәктәпкә укырга да йөрмәс иде, телевизор карап, компьютерда уйнап кына утырыр иде. Малайларны үстергәндә, «буш вакыт» дигән төшенчә белән аеруча сак кыланырга кирәк, чөнки бала әле үзенең буш вакытын дөрес итеп формалаштыра белми. Шуңа күрә, баланың көнен төрле файдалы эш белән тутырсаң, аны начар юлдан йолып калу һәм киләчәктә үзенә ошый торган шөгыль табу мөмкинлекләре арта. Сәлимне музыка мәктәбенә бирер идем, хәзер үк күрәм, ул музыкага битараф түгел..

Хуҗабикә һәм кунаклар

Зур табын әзерләп кунак чакыру мине куркыта. Татарларда аш уздыру гадәте бар. Әлегә андый ашларны әниләребез уздыра. Анда инде биш төрле бәлеш, биш төрле салат, гөбәдия, чәк-чәк әзерләнә. Мин үзем генә андый зур эшкә тотынырга куркам. Ләкин ипи, май, бәрәңге булганда, кунакларны ач калдырмыйм инде. Чәй янына шарлотка пешерергә яратам: 4 йомырканың агын сарысыннан аерырга. Агын күбеккә әйләнгәнче блендерда болгатырга. Шуңа 1 стакан шикәр салып, болгатуны дәвам итәргә. Блендерга аз-азлап йомырка сарысын, аннан соң 1 стакан он өстәргә. Килеп чыккан сыек камырга туралган ике алма кушып, кайнар мичкә тыгарга. 25-30 минутта алма шарлоткасы әзер була.

Блиц-киңәшләр:

Укырга: Коръән китабын, Зөлфәтнең «Йөрәгемне былбыл чакты» шигырьләр җыентыгын,  Н. Макиавеллиның «Падишаһ» трактатын. М. Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романын 2 тапкыр укырга кирәк – мәктәптә һәм тормышка чыккач.

Карарга: «Адвокат дьявола», «Зеленая миля», «Доживем до понедельника» фильмнарын.

Күрергә: Флоренция, Нью-Йорк, Шанхай, Лондон, Венеция шәһәрләрен.

Хатын-кыз гардеробында, һичшиксез, кара төстәге футляр фасонлы күлмәк булырга тиеш. 


Сәхифәне Рания ЮНЫСОВА алып бара
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»