поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.10.2008 Икътисад

КРИЗИС ТУРЫНДА ЕВГЕНИЙ БОГАЧЕВ АҢЛАТМАСЫ

Узган атна Татарстан банклары тирәсендәге ыгы-зыгы белән истә калды. Беренче ударны үзенә "Татфондбанк" кабул итте. "Ак Барс" тирәсендә дә болытлар куерып алды. Иң аянычы – аларны әлеге кыенлыкка вкладларын алу өчен чиратка баскан үз клиентлары этәрде. Ә иң гаҗәбе – нәкъ шул көннәрдә республикадагы барлык банклар, Татарстан Милли банкы бинасына җыелып, финанс хәлләренең әйбәт булуы турында сөйләшкәннәр иде. Җомга көнне Милли банк рәисе Евгений Богачевка журналистлар алдында менә шушы ике вакыйганы бергә бәйләп, кайбер нәтиҗәләр ясарга туры килде.

– Евгений Борисович, кризис Татарстанның банк – финанс системасына да ишек шакый дип шикләнүчеләрнең саны арта бара.

 

– Гомумән, нинди кризис турында сүз булырга мөмкин?! Ил казнасыннан акча бүселеп чыгып торсын, алтын-валюта запасы гына да 600 миллиард долларлык булсын да, кризис дип авыз ачсыннар, имеш. Менә мин  үзем кризис дигән хәлнең дүртенчесен күзәтәм. Әйе, 1998 елда чынлап торып кризис кичердек без. Мин Татарстанның Милли банкын җитәкләгәнлектән, чын хәлләрдән хәбәрдар кеше буларак әйтәм: ул чакта саклыкханәләрдә нибары 400 миллион доллар акча калды. Бүген Казанның бер олигархы аннан күбрәк запас тота. 2004 елгы кризисны исә халык сизми дә калды. Быелгысы бөтен дөньяны чолгап алуы белән аерылып тора. Федераль үзәк  Россиядә аңа каршы тору өчен җитди чаралар күрде. Шуларның берсе – банкларга 950 миллиард сумлык түбән процентлы кредит бүлеп бирү. Ул исемлеккә Россия Саклык банкы, "Внеш-торгбанк", "Россельхозбанк" һәм хөкүмәткә якын торган башка эре банклар керде.

 

– Мәскәү Казаннан ерак шул.

 

– Татарстан банкларына килгәндә, аларның корреспондентлык счетларындагы ирекле акчалары ел башында да, җәен дә 9-13 миллиард сум тирәсе булды. Быелның тугыз аенда бөтен банкларның табышы 10,2 миллиард сум тәшкил итә. Бу былтыргының шул чорындагыдан 60 процентка диярлек күбрәк.

 

– Андый зур табыш ничек алына соң?

 

– Банкларыбызның республика икътисадын үстерүгә салган акчасы 426 миллиард сумга җитә. Республикада Россия өчен дә, чит илләр өчен дә кирәкле продукция җитештерелеп һәм сатылып тора. Әле менә вертолет заводы җитәкчеләре белән сөйләшеп алдык. Венесуэлага 6 миллиард сумлык вертолет озатырга җыеналар. Табыш менә шулай кирәкле продукция чыгарганнан керә инде ул.

 

– Банк капиталының структурасын ача аласызмы? Әллә бу тирән серме?

 

– Аның шактый зур өлешен (387,4 миллиард сум) яннан кертелгән акча, икенче өлешен банкларның үз капиталы һәм өченче өлешен халык кертемнәре тәшкил итә. Хәзерге вакытта бу соңгысы, 108 миллиард сумнан артыграк булып, шуның 90 миллиард сумга якыны халыкның үз кирәк-ярагын кредитлауга бирелгән.

 

– Халык үзенең акчасын күбрәк, элеккечә, Саклык банкында саклыймы, әллә коммерция банкларына да ышаналармы?

 

– Хәзерге вакытта халык кертемнәренең 60 проценты коммерция банкларында булып, 38 проценты гына Саклык банкы өлешенә туры килә. 1998 елгы дефолтка кадәр хәл киресенчә иде.

 

– Карт-корының үлемтеккә дип җыйган акчасын юкка чыгару Саклык банкының абруен күтәрмәде шул. Ике атна элек Россия хөкүмәте биргән акчадан 500 миллиард сумы – Россия Саклык банкы өлеше. Ул регионнарга килеп җитмәдеме әле?

 

– Бүген-иртәгә дип көтәбез. Россия Саклык банкының яңа җитәкчелеге (Герман Греф) бу мәсьәләдә ашыкмый гына түгел, процент ставкаларын да 19 процентка кадәр күтәреп, башка банкларны уңайсыз хәлгә куйды. Гәрчә хөкүмәтнең карары аларның үзләренә әлеге ярдәмне 2019 елга кадәр 8 процент белән генә бирү турында иде.

 

Аяныч, Россиянең эре банклары ирекле акчаларын, хезмәт күрсәткән өчен ике процент түләп булса да, чит илләрдә сакларга ярата. Үзебезнекеләр шул ук чит банклардан елына 8 процент ставка белән бурычка акча сатып алырга мәҗбүр. Бүген Россиядән читтәге банкларга Татарстан предприятиеләренең 53 миллиард, банкларның 28 миллиард сумлык әҗәте бар. Шуның 23 миллиард сумы "Ак Барс"ныкы булса, 1,5 миллиард сумы – "Татфондбанк"ныкы.

 

– Димәк, төбәк банкларында акча ыгы-зыгысы тудыру кайбер Россия банк-лары өчен генә түгел, чит илнекеләр өчен дә файдалы икән.

 

– Әлбәттә, бу очракларда кризис сүзе кредитларны тизрәк түләсеннәр өчен, банкларны селкетеп алу өчен кирәк булып чыга. Бурычлылар тизрәк әҗәтен каплау чыганагы эзли башлый.

 

– Бик кызык  килеп чыга бит  әле бу. Шул ук "Татфондбанк" читтән алган акчасын кайтарып бирер өчен акча туплап ятканда үзебезнекеләр дә аның муен тамырына баса.

 

– Әйе, бу банкның клиентлары бер көндә аннан 400 миллион сум акча алып, "оекларына" тыгып куйды. Мин моны элекке кризистан куркып калу нәтиҗәсе дип саныйм. Ләкин хәзер XXI гасыр икәнен һәм Татарстан хөкүмәтенең эчке, тышкы бурычлары булмавын истә тотарга да тынычланырга кирәк. Әгәр әҗәт кайтаруны ашыктыручылар булса, аны каплау өчен безгә 1-1,5 ай вакыт җитәчәк.

 

– Бөтен банкларны күздә тотмыйча, "Татфондбанк"ны гына алып карасак, аны якын арада нәрсә көтә?

 

– Иң башта бу банк акцияләренең блокадалаучы өлеше Татарстан хөкүмәте карамагына алыначагын әйтергә кирәк. Шушы көннәрдә генә Министрлар Кабинетында, Мәскәүдән җитәрлек акча килмәгән очракта, аңа бер ай вакыт белән түбән процентлы кредит бирү турында сүз булды.

 

Моннан тыш Россия Хөкүмәте залог кредитларына аукцион оештыру турында хәбәр бирде. Башта аны иң эре 53 банк белән чик-ләмәкче булганнар, һәм анда безнең "Ак Барс" банк кына кергән иде. Аннан соң катнашучыларның исемлеген 116 га кадәр арттырдылар. Хәзер исә барлык банкларга да аукционда җиңеп, үзләре өчен "иминлек мендәре" ясау мөмкинлеге биреләчәк. Анда кредитны 100 миллиардка кадәр алырга була. Тик Татарстан банкларына андый сумма кирәкми. Бүген аларның кулланышта йөрмәгән 7 миллиард 900 миллион акчасы бар. Шул исәптән "Ак Барс" банкның 1 миллиард 800 миллион сум, "Аверсбанк"ныкы 900 миллион, "Акибанк"ныкы 860 миллион, "Казан" банкының 670 миллион, "Татфондбанк"ныкы 200 миллион сум.

 

– Банкларның финанс ныклыгын күрсәтүче башка дәлилләр дә бармы?

 

– Менә сезгә бер дәлил: Милли банк хезмәткәрләре үзләренең устав капиталларын зурайтырга теләүче Татарстан банкларыннан кергән гаризаларны карап өлгерә алмый. Әйтик, "Энергобанк" 1 миллиард сумга, "Татфондбанк" 2 миллиард сумга устав капиталын арттыруны сорый.

 

– Кризис дигән шаукымнан файдаланып, дәүләтнең акционер банкларны сатып алырга теләве мөмкин хәлме?

 

– Америка Кушма Штатларында һәм Англиядә ул хәрәкәт башланды инде. Бездә дә шуңа охшаш хәл тумас дип әйтеп булмый. Юкса, өстән махсус циркуляр хат җибәреп, дәүләтне банклардан "чыгарга" мәҗбүр иткәннәр иде. Россиядә, "Газпром"нан кала, дәүләтнең бөтен милке шулай сатып бетерелде бит.

 

– Финанс кыенлыгы килеп туганда коммерция банклары бер-берсенә ярдәм кулы сузамы?

 

– Бөтен хикмәт шунда, күпчелек "кара көнгә" әзерләнеп яшәргә тырыша. Менә бик рентабельле эшләүче "Девон-кредит"ны гына алып карыйк. Аның оештыручысы "Татнефть" булганлыктан, банкның позициясе ныклы. Җитәкчесе дә бик грамоталы һәм зирәк белгеч. Әмма саранрак. "Девон-кредит" 2 миллиард сум акчасын 5-6 процент ставка белән чит банкларда тота. Әле менә аңа үзебезнекеләргә булышырга кирәклеген аңлатып утырдым. "Русский стандарт"ның хуҗасы Минзәлә егете белән дә шул хакта сөйләшеп алдык. "Әгәр Татарстанда уңышлы эшләргә теләсәгез, социаль программаларда катнашырга кирәк, – дидем мин. Боларның аеруча әһәмиятле һәм эреләре – социаль торак һәм универсиадага әзерлек". Ризалашты.

 

– Татар халкында бер мәкаль бар: "Брат братның көтү көтүенә рад"...

 

– Бу – бер татарга гына түгел, бөтен Россия халкына хас психология: чит илнекенә табыну, чит илне баету, ә үзеңнекен түбәнсетү һәм ышанмау. Мин гел әйтеп киләм. Бу рәвешле яшәгәндә алга бару бик кыен.

 

– Халыкның авызы җиде тапкыр пешкән шул инде. Кризис сүзе колакка чагылуга, саклык кенәгәсен яки пластик карточкасын тотып, банкка чабуы шуннан килә.

 

– Ләкин заман үзгәрде бит. Моннан ун ел элек клиентларның кертемнәрен иминият-ләштерү турында сүз дә юк иде. Хәзер исә 700 мең сумга кадәр бөтен кертемнәрнең иминиятләнү таныклыгы бар. Шуны әйтим, Татарстан банклары иминиятләүне 2004 елгы кризистан соң, Россиядә беренчеләрдән булып, гамәлгә керттеләр.

 

– Бер мәлне Россия банклары Татарстанга килергә ашкына, ә безнең хөкүмәт аларны тоткарлабрак тора иде. Хәзер хәл ничегрәк?

 

– Бүген Татарстанда Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал банкларының 16 филиалы эшли. Без банк күрсәткечләре буенча Идел буе округында беренчелекне тотабыз. Ә халыкка кредит бирүдә Россиядә икенче-өченче урыннарда торабыз. Республика бай, сәнәгате үсештә. Шунлыктан финанс базарында эш барысына да җитә. Каушамаска һәм каударланмаска гына кирәк.

 


Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 221 | 21.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»