|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2012 Милләт
“Бу – минем Татарстаным!”Мине язмыш Ерак Көнчыгыш якларына алып чыгып китте (ирем – хәрби кеше). Еракта яшәсәк тә, туган җир белән гел кызыксынып торабыз. Һәр елны, туган якны сагынып, ялга кайтабыз. Менә быел да Казанга кайткач күргән хәлләрне, йөрәкне әрнеткән нәрсәләрне сезгә язарга булдым, чөнки “Татарстан яшьләре” газетасын яшь чакта бик тә яратып укый идем. Казан шәһәре урамнарын күрергә чыгып киттек. Нишләдең син, татарым, ник үзеңнән көләсең, дип кычкырып җибәрә яздым! Элмә такталарда да, сәүдә үзәкләрендә дә татар телендә язулар юк яки аска вак хәрефләр белән генә язып куйганнар. Ярый сезгә, татарларга, шул җиткән, дигән шикеллерәк. Гарьлек! Еракта сибелеп яшәүче татарларның күзе Казанга төбәлгән бит! Зур түрәләр нәрсә уйлыйлар икән? Бу бит үз халкыңнан көлү! Бу кайтканда кибетләрдән сувенирлар да алмадым, чөнки аларның күбесе Кытайда эшләнгән. Авылларда эш юк, күпме кеше эшсез, шуңа бу әйберләрне Татарстанда ясатып булмыймыни? Түбәтәйләрне бит бисмилла әйтеп тегәргә кирәк! Шушы баш киемен дә кытайлар тегеп ятсын инде! Бу бит туган җирен сагынып кайткан кеше өчен адәм мәсхәрәсе! Тагын шуны әйтәсем килә: Казанга кунакка килгән зур кешеләргә түбәтәй бүләк итәләр. Ул мөселман кешесенә генә бирелергә тиеш, чөнки аны намаз, дога укыганда кияләр. Яһүд халкы беркайчан да түбәтәен бүләккә бирми, шулардан үрнәк алсыннар иде. Бер ай буе Татарстанда булдым, рәхәтләнеп татарча газеталар укыдым. Бигрәк тә “Татарстан яшьләре”н. Сез элеккечә калгансыз, искиткеч язмалар бар. Рәхмәт сезгә, алга таба да шулай дәвам итегез. Казанга кайткан һәр татар: “Бу – минем Татарстаным!” – дип горурланырлык булсын иде дигән теләктә калам.
АСИЯ ханым |
Иң күп укылган
|