поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.05.2012 Җәмгыять

Татар генералы ничек "урыс" булган

Нурлат районында туып үскән Бөек Ватан сугышы каһарманы генерал И.К.Сафин турында күпләрнең ишеткәне дә юктыр әле.

Чын мәгьнәсендә сугышчан генерал иде ул данлы якташыбыз. Республикада аның турындагы мәгьлүматның азрак булуына килгәндә исә, бу хәл биографиясендәге ак таплар, мулла кушкан исеменә һәм атасының исеменә бәйләнешле кайбер буталчыклар аркасында килеп чыкмады микән? Ник дисәгез, 87 еллык гомеренең зур өлешен Игорь Кириллович Сафин исеме белән чит-ят җирдә тормыш кичкән кеше бит ул Ибраһим Кәрим улы!

Урыска түгел, татар авылына барып укыган

Район үзәгеннән 15 чакрымда урнашкан борынгы татар авылы Урта Чаллыда туа Ибраһим Сафин. Әтисе Кәрим ага бик тә диндар кеше булганга, пәйгам-бәрләрнең изге атын-исемен биргән диләр тансык малаена. Бик зиһенле, ифрат үткен булып үсә бәләкәй Ибрай (малай чакта аны шулай дип йөрткәннәр). Тиктормас, шук, шаян булса да, бу чуар холкы мәктәптә яхшы укырга һич комачауламый. Инде тугызынчы-унынчы сыйныфта укыр чак җиткәч, авылларына терәлеп кенә торган урыс саласын түгел, биш-алты чакрымдагы мәдрәсәле авыл – атаклы Кизләү урта мәктәбен сайлый. Монда да алдынгылар рәтеннән төшми. Һәм менә нәтиҗәсе: урта мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлый Ибраһим.

1939 елда ул Мәскәүдәге Красин исемендәге Кызыл байраклы артиллерия училищесына барып керә. Менә шунда, туган яктан чит җирләрдә башлана инде югарыда телгә алынган теге әкәмәтләр.

Каримович – Киримович – Кириллович

2005 елда карт генерал белән очрашып, материаллар туплау максатыннан, хәрби доку­ментлары, таныклыклары белән танышып утырганда, нәкь шушы 1939 елдан соң аларның һәммәсе дә Игорь Кириллович Сафин исеменә тутырылганлыкка игътибар иттем. Кәрим аганың Ибраһим атлы тәүфыйклы малае урыс кешесенә әйләнгән дә куйган! Генерал үзе бу хик­мәтне, уңайсызланыбрак, болай аңлатырга тырышты. Янәсе, мәктәптән биргән өлгергәнлек аттестатында кемдер "Каримович" урынына "Киримович" дип хәреф хатасы җибәргән дә, училищеда аны "Кириллович" рәвешендә укыганнар. Бу тупас ялгышлык турында уку йорты башлыгына да җиткергән егет, әмма тегесе кул гына селтәгән, укып бетергәч, документ бир­гән­дә төзәтербез, хәзергә сабыр ит, әлегә барыбер түгелмени дип кырт кискән, имеш. Татарга, үсәр өчен, бер башка өстенрәк булырга кирәк. Дөреслек хакына әйтергә кирәк, тагын бер таныш хәрби авызыннан да шуңа охшаганрак аяныч хәл турында да ишеткәнем бар иде. Дәһрилек заманасы бит, искелек калдыклары – мулла-мунтагайлар исе килә итенгәләп, татар-мөселманның Галимуллин, Муллин рәвешендәге фамилияләреннән җеннәре котырган хәрби түрә­ләр ул "уңышсыз" фамилияләрне алыштырырга мәҗбүр иткән: Муллин дигәне Марвинга әй­ләнгән. Бер нишләр хәл, хәрби дисциплина: солдат шулпасы чөмергән җан боерык-фәрманга һичсүзсез буйсынырга тиеш, Ибраһим кебек үк ул да әллә ни каршы тормаган. Бусы инде – бер Ибраһимга гына түгел, бөтен милләткә кагыла торган фаҗигабез, бәхетсезлегебез. Андый басымга түзмичә, шул кыңгыр юлга басучыларда очраган шул татар хәрбиләре рәтендә, хәтта курку белмәс сугыш каһарманнар арасында да. Аннары һәркемнең алга үсәсе, иңнәргә яңадан-яңа "йолдызлар" тагасы, яңа дәрәҗә аласы килә. Ә олуг командование безнең халык вәкилләрен, бөтен яктан лаек булса да, үстерергә ашыкмаган.

Атаклы милләттәшебез – армия генералы, Россия Хәрби Фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Әхмәтдин улы Гәрәевнең бу җәһәттән әйткән сүз­ләрен искә төшерик. Татар кешесенә, генерал, адмирал кебек зур дәрәҗәләр алу өчен, бүтән милләтләргә караганда өч-дүрт башка өстенрәк торырга, тырышырга кирәк. Ә бит шулай да үзе гап-гади Мәхмүт булып, Гәрәев булып, искиткеч хәрби биеклекләрне яулаган ул. Һәркемдә сәяси вәзгыятькә каршы торырлык андый кыюлык, фидакарьлек булмый шул. Урта Чаллы егетен дә безнең халыкны төрлечә кысулар, кимсетүләр, аяк чалу, юл бирмәү галәмәте корбаны итеп карарга мөмкиндер. Әмма...

Марҗага өйләнә, генерал-майор була

Урта Чаллыда Ибраһим Сафинның сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче сеңлесе Сания апа яши. Гомере азагында генералны үз өенә сыендырган изге җан, яраткан туганы. Менә ул – сөйләгәндә "турыдан сыптыра" торган ихлас күңелле хатын, абыйсының исемен кинәт үзгәртүен украингамы, марҗагамы өйләнеп гаилә коруына сылтый. Анысы да булгандыр, һәрхәлдә, Вера Павловна дигән хатын белән сугыштан соң туган авылына бер-ике тапкыр кайтып китә абруйлы генерал. Кем белә, "өлкән агалар" кушкан урысча яңа исем, дөрестән дә, берникадәр алга таба үсеш ясарга ярдәм иткәндер әллә кайлардан килеп чыккан авыл малаена. Әмма барыбер хәрби баскычлар буйлап нык ихтыяр көче, гаҗәеп тырышлыгы, үҗәтлеге белән күтәрелгән ул. Игорь Кириллович Сафин исеме белән сугыштан соң Дзержинский исемендәге шанлы Артиллерия академиясен дә тәмамлауга ирешә. Үз һөнә­ренә, эшенә, хәрби бурычына бөтен күңеле белән бирелгән офицер тыныч тормышта да сынатмый, күпләргә үрнәк була. Стратегик максатлы Ракета гаскәрләренең корпус штабы начальнигы дәрәҗәсенә кадәр үсүе, генерал-майор чинын алуы, әлеге вазыйфаны башкаргандагы зур хезмәтләре өчен "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнүе шул хакта сөйли түгелме!

Ялгыз картлык

Армия хезмәтеннән лаеклы ялга киткәч тә, күз өстендәге каш төсле, яшьләргә үрнәк булып кала белгән абруйлы генерал. Ә хатыны вафат булып, бөтенләй ялгыз калгач, туган авылына кайтмыйча хәле калмый хәрби пенсионерның. 2000 елда Нурлат төбәгенә бөтен­ләйгә кайтып төшә. Сания апаларда сөйләшеп утырганда, Ибраһим ага мондый кискен борылышны улы Виктор һәм оныгы Игорь­­ның икесенең дә диңгезче булып, айлар буе сәяхәттән кайтып кермәүләре белән аңлатты. Әмма бу гына түгелдер сәбәбе. Урта Чаллының бик тә абруйлы кешесе, утыз елдан артык туган авылында җитәкчелек иткән Вәгыйз Әбдрәхимов әйтүе буенча, ни хикмәттер, Сафиннарның кече буыннары авылга кайтып күренмиләр. Хәтта генералны бөтен район белән тантаналы төс­тә җирлә­гәндә дә, ни сәбәп­ледер, Одессадан нәсел-нәсәп катнашмый.

Барыбер үз асылына кайтты

Хәтерлим әле, теге чакта генералның үзен бик зурлап каршыладылар Нурлат төбәгендә. 2004 елда 85 яшьлек юбилеен да бөтен шартына туры китереп үткәрделәр. Нурлат шәһәрендә уңайлы фатир бирделәр. Генерал үзе бу хәтле хөрмәткә бик разый булып, кат-кат рәхмәт­ләрен укыды. Шунысы куандыра: авылда биш-алты ел буена яшәү чорында мөселман исемен яңартып, бөтенләй үз асылына кайтты. Кичләрен озак-озаклап авылдашлары белән әңгәмә корырга яраткан. Соңгы айларында авыз эченнән генә нидер укыштыргалый иде, ди Сания апа. Алланың берлеген таныган, димәк. Үзен дә шәригать буенча күмделәр. Сания сеңлесенең 4 баласы, 9 оныгы, бүтән кардәшләре аның якты истәлеген дә яд итә, кадерли.

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар генераллары

Сәетгәрә­ев Владимир (Рәүф) Әх­мәт­вафа улы, генерал-майор. 1925 елда Казанда туган. Әтисе үлеп, әнисе икенче тапкыр кияүгә чыккач, гаилә Чита өлкәсендәге шахтага эшкә киткән. Шунда Рәүфне Владимир дип атап йөртә башлаганнар. Бөек Ватан сугышы чорында Байкал арты хәрби округында, 1945-1983 елларда Балтыйк буе, Кавказ арты, Ерак Көнчыгыш, Көнчыгыш чик буе округларында хезмәт иткән. 1979-1980 елларда Әфганстандагы сугышларда катнашкан.

 

 

 

 

 

  Гәрәев Мәхмүт Әх­мәт­дин улы, армия генералы. 1923 елны Чиләбе шә­һә­рендә татар гаиләсендә туган. Сугыштагы батырлыклары өчен 7 орден һәм 5 медаль белән бүләк­ләнгән. Бөек Ватан сугышын армия штабының оператив бүлеге җаваплы офицеры – майор дәрәҗәсендә тәмамлаган. 1951-1957 елларда Белоруссия хәрби округындагы укчы дивизия штабының оператив бүлегендә хезмәт иткән. 1959-1970 елларда укчы полк, дивизия командиры, танк дивизиясе командиры, армия штабы начальнигы. 1970 елда Берләш­кән Гарәп Республикасы Кораллы Көчләренең Баш хәрби киңәшчесе штабы җи­тәкчесе. 1974 елдан СССР Кораллы Көчләре Генераль штабында – Хәрби-фәнни һәм Баш оператив идарәләр җитәкчесе, Генераль штаб җитәкчесе урынбасары. 1989-1990 елларда Әфганстан Президентының Баш хәрби киңәшчесе. РФ Хәрби Фәннәр академиясе президенты. М.В.Фрунзе һәм Г.К.Жуков исемендәге премияләр лауреаты.

 

 

 

 
 

Салманов Григорий Иванович, армия генералы. Ке­рәшен татары. 1922 елда Башкортстанның Касыйм авылында туган. Бөек Ватан сугышын 1942 елда Көнбатыш фронтның 50 нче армиясе составындагы пулемет взводы командиры булып башлаган. Сугыштан соң җаваплы командирлык вазыйфаларында эшләгән. Белоруссия хәрби округында армия командующие, Коры җир гаскәрләре башкомандующие урынбасары, Киев һәм Байкал арты хәрби округлары командующие, Кораллы Kөчләрнең Генераль штабы академиясе җитәкчесе.

 

 

 

 

 

 
 

Салихов Мидхәт Габдуллаҗан улы, генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое. 1923 елны Чуашстанның Козловка районы Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында артиллерия взводы командиры булып хезмәт иткән. 1945 елдан Совет Армиясендә җитәкчелек вазыйфаларын башкарган. 1977-1988 елларда СССР Кораллы Көч­ләре Генераль штабы академиясендә укыткан.

 

 

 

 

 

 

 

Новиков Петр Георгиевич, генерал-майор. Керәшен татары. 1906 елда элек­кеге Би­ләр, хәзерге Алексеевск районының Югары Кондрата авылында туган. 1936-1939 елларда интернациональ бригада составында Испаниядә сугышкан. Совет-фин сугышында (1939-1940) катнашкан. Бөек Ватан сугышында укчы дивизия командиры булып хезмәт иткән. Блокада вакытында Севастополь ныгытылган районында командалык иткән. 1942 елда фашистларга әсирлеккә эләккән һәм Флоссенбург конц­лагеренда (Германия) җәзалап үтерелгән.

 

 

 

 

 

 

 
 

Шакиров Гайнулла Шәриф улы, генерал-майор. 1925 елда Мамадыш районының Катмыш авы­лында туган. Кораллы Көч­ләрдә 1943 елдан хезмәт иткән. 1957 елдан башлап Идел буе хәрби округының Казандагы полкында химия хезмәте җитәкчесе булып эшләгән. 1962 елдан ТАССР Гражданнар оборонасы штабында хезмәт иткән. 1967 елдан ДОСААФның Татарстан өлкә комитеты рәисе вазыйфасын башкарган.

(Нургали Булатовның "Йолдызлы йолдызлар" китабыннан) 


Илдус ДИНДАРОВ
Ватаным Татарстан
№ 80-81 | 04.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»