• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Февраль Рузилә Сафина
  • 16 Февраль Гакыйль Сәгыйров (1938-2009)
  • 16 Февраль Люция Шәрәфиева
  • 16 Февраль Алексей Морозов
  • 16 Февраль Фәнзаман Баттал (1939-2015)
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

03.05.2012 Җәмгыять

Ятимлек

Тегермән ташы кебек авыр бу хәбәрне кире тәгәрәтәсе, бөтен галәм ишетерлек итеп кычкырасы килә: «Юк»! Ләкин ачы хакыйкать өскә ишелеп килгәндә елаудан да, кычкырудан да, аянычлы хәлнең сәбәпләрен эзләүдән дә мәгънә юк. Туфан абый үзе булса: «Җебеп төшмәгез, вакланмагыз!» – дияр иде.

Ә ул үзе беркайчан да вакланмады. Кылычын кынысыннан чыгарса да, гаделлекне яклап, үзен якларга чарасызларның хәленә кереп кенә чыгарды. Бу чагында инде ул түрәләрдән дә, дәрәҗәләрдән дә куркып-өркеп тормады. Кызганыч ки, аның яклавына иң элек халык кадәр халык мохтаҗ иде. Туфан Миңнуллинның йөрәген халык гаме йолкыды, өзгәләде. Шул сөйгән халкыннан гаделсез әр сүзен дә күп ишетте ул. Берәү булса, үпкәләр, кул селтәр иде. Ләкин Туфан абый түгел. Дөнья ваклыгыннан өстен була белгән, иртәгәне бүген күрә белгән өчен дә бөек иде шул ул.

 

Әйе, Туфан Миңнуллин чын мәгънәсендә бөек иде. Ул үзенең иҗаты белән татар халкының да бөеклеген халыкның үзенә аңлатырга тырышты. Туфан Миңнуллин драматургиясе татар театрын Бөтенсоюз сәхнәсенә чыгарды. «Канкай углы Бәхтияр» аша башка милләтләр татар халкының хөр рухын таныса, «Әлдермештән Әлмәндәр» аша изелсә дә бөгелмәгән татарның якты күңел дөньясын күреп сокланды. Илле елдан ашып киткән иҗат дәверендә драматург ак кәгазьгә сәйләндәй вак, матур хәрефләр тезә-тезә йөзләп пьеса иҗат итте. «Кызыл тышлы дәфтәр»дән башта газета битләренә, аннары китапларына күчкән матур-матур тормыш этюдларын халык яратып укыды. Депутат Туфан Миңнуллинның Дәүләт Советы трибунасыннан әйткән кыю сүзе, танк кебек, бюрократия ныгытмаларын җимереп үтә торган иде. Кемне, ниләр югалтканны уйлыйсың да, бөтен татар дөньясын ачы ятимлек пәрдәсе төреп ала.

 

Шул пәрдәнең бер читен ачып, Туфан Миңнуллин дөньясына сагыш белән кабат-кабат карыйсы килә. Үлем һәрвакыт үкенечле. Ләкин Туфан Миңнуллин вафаты мең кат үкенечле. Чөнки ул тормышны гаять яратып, тәмен белеп яши иде. Безне, «Сәхнә»дәге хезмәттәшләрен, көн туган саен сокландырып торды ул. Аның өчен сандугач сайравы да, әтәч кычкыруы да, дөньяга күзен ачкан чәчәк таҗы да куаныч иде. Казан янындагы йортында шәһәр тормышын авыл тормышы белән кушып яшәде ул. Иртән биштә торып яңа әсәрләрен язды – быел гына да сигез татар театрында аның әсәрләре буенча куелган премьералар үтте. Шулай ару-талуны белми иҗат итә алуына үзе дә соклана иде ул.

 

Каләме аргач, бакчасына чыгып, түтәлләр ясады, чәчәк утыртты. Быел яз ул ясаган ояга беренче мәртәбә сыерчык кайткан иде. И куанды, и куанды Туфан абый. Аның Казан янында корган йортын сыерчыклар да үз иткән ләбаса! Чәчәкләргә үзе талымлы иде ул. Озаклап-озаклап ромашканың балачактан йөрәгендә хәтирә булып йөргән төрен эзләде. Җыйнаулашып эзләгәч, таптык. Шатлыгын бүлешмичә ничек түзсен ул! «Сәхнә»гә дә гөл савытлары күтәреп килде. «Тәрәзә төбендә чәчәкләр үстерәбез», – дип хыялланды.

 

Туфан абый янәшәсендә тормыш ямьле иде. «Сәхнә» кызларына аның игътибары аталарча дию генә аз булыр. Аңлый, юата, сөендерә белә торган ата, өлкән иптәш иде ул. Барыбызның да кайгы-шатлыгын белеп торды. Хәтта безнең балаларыбыз уңышы өчен дә бездән артык куана торган иде.

 

Кеше шатлыгы, кеше борчуы аны гел юлга дәште. Сөйгән халкы, аны яраткан тамашачысы көтә икәнен белсә, Бардага да, Оренбургка да китте. Әмма аның арыдым, йончыдым, дигәне булмады. «И әйбәт тә, и матур да безнең халкыбыз», – дип, күтәренке кәеф белән кайтып керер иде. Ә кайвакыт, берәр әйбәт эш башкарып чыкканына сөенеп, юлдан ук шалтырата, без – балаларына кайтышлый ук күчтәнәчен калдырып китә торган иде.

 

Нигәдер ул үзен һәр кеше алдында бурычлы тоеп яшәде. Үзе белгән, яраткан, хөрмәт иткән затларга рәхмәт сүзен әйтеп калдыру тиеш дип санаганга күрә «Сәхнә» журналында «Исемнәре исемдә» дигән рубрика башлап җибәрде. Бу санда Дамира Кузаева турындагы язмасын укырсыз. Җаваплы кеше иде бит ул. Озын-озак яшәргә җыенса да, эшен көнендә бетереп баруны мәгкуль күрде. Шуңа күрә әзерләп куйган «Исемнәре исемдә»ләре дә әле тагын дүрт санга куярлык. Ул бик яратып алып бара торган «Телефоннан сөйләшү» аша да без Туфан абый белән сөйләшербез әле. Көн кадагына язылган «Мөхәррир сүзе» журналыбызны иҗтимагый саллы басма итеп танытты. Укучыларыбыз да аның язганнарын бәяләде.

 

Соңгы елда Туфан абыйның тормышны яратуы, алай гына да түгел, тормышка үлеп гашыйклыгы аерата көчәеп киткән кебек тоела иде. Әле матур итеп озак яшәргә җыена иде ул. Тәртипле, акыллы яшәү рәвеше дә шуңа ышандыра иде. Әмма ниндидер төгәллек белән язу-сызуларын җыештыра, туплый башлавы, түш кесәсеннән алып, ара-тирә ак төймә кабулары сагайта иде. Ләкин Туфан абыйда җиңүче холкы иде. Бер ел элек ике күзенә операция ясатып, күзлеген салып шатланды. Шатланмаска, картлыкны чигендерде ич! Йөрәгенә операция ясату уе белән йөргән көннәре иде... Әҗәл җитезрәк булып чыкты. Вакытсыз китте Туфан абый. Хәер, тагын йөз ел яшәсә дә, халыкның артык баласы булмас иде ул. Исемнәре онытылырлык түгел.

«Сәхнә» журналы коллективы
Сәхнә
№ | 03.05.2012
Сәхнә печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№26 (805174) / 11.05.2012 23:16:37

Яши-яши киттем инде картаеп та,
Ара-тирә мәс тә булдым һәм аек та...
Шуны белдем: әдәбият дәрьясында
Бүре, кәҗә һәм кәбестә бер каекта.
(Туфан абый Миңнуллин)

№25 (805086) / 10.05.2012 19:00:22

Бүген редакциядә Туфан абыйның җидесен уздырдык. Туфан абый яраткан ризыклардан мул, матур табын әзерләдек. Үзе булса шаярып:"Богато живете",- дияр иде.Без табын тирәли тезелешеп утыргач, ишекне ачып килеп керер дә, үзенә хас шаяру белән:"Мужнымы",- дияр кебек иде...
Рухы шат, укыган догаларыбыз кабул булсын.

№24 (805083) / 10.05.2012 18:42:37

Ни ул тәхет? Дәрәҗәлек символымы?
Сн утырсаң, мин бәләкәй, син олымы?
Әллә, мәйтәм, катапульта микән тәхет-
Минем янга сине тотып ыргытырмы?
(Туфан абый Миңнуллин0

№23 (804764) / 04.05.2012 22:11:50

Админга №22 ул монда http://matbugat.ru/news/?id=5954

№22 (804763) / 04.05.2012 22:03:30

Туфан абыйнын дин турындагы язмасын ник алай тиз алдыгыз.Шул кадэр матур язылган иде.Тагын иркенлэп эштэн кайткач укырмын дигэн идем-яхшыларны тиз аласыз шул.

№21 (804758) / 04.05.2012 21:18:27

Сихер белән әгәр мине яшәртсәләр -
Әле тагын бер алтмыш ел яшәтсәләр...
Риза булмам. Яшьлегемдә сөйгән ярлар
Ташлады дип үпкәләрләр, ишетсәләр.
***
Кемнәргәдер үткәрәләр юбиләйләр -
Шул уңайдан исемнәрен әвәләйләр...
Эшләп арыган атка кемдер солы салса,
Зинһар өчен,күпсенмәгез,Шәвәләйләр.

(Туфан абый Миңнуллин. "Робагыйлар" китабыннан)

№20 (804755) / 04.05.2012 20:58:20

Дөньяда булмаганны табып бирәм дисеңме?
Бәхетлеләр генә яшәгән илгә алып бар мине.
****
Бүлешергә кирәктер: кышы - урысныкы,бураны татарныкы булсын.
***
Мескен японнар урыс телен белмичә ничек яшиләр икән?
***
Дөньяга кунак булып киләсең, муйнак булып үләсең.

(Туфан абый Миңнуллин. "Тормышым-булмышым" китабыннан)

№19 (804720) / 04.05.2012 14:20:37

Дљнья бђџасе кеше иде Туфан абый! Ђмма... язмыштан узмыш юктыр шул, кљтмђгђндђ яшен суккандай арабыздан китеп барды. Башкача аныћ кебек кеше булмас инде татар халкында. Урыныћ оќмахта булсын, Туфан абый! Без сића хђер-догада торырбыз.
Нђќибђ апа, Ђлфия, авыр кайгыгызны уртаклашам.

№18 (804714) / 04.05.2012 12:56:26

Туфан абыйнын йорэге шул кадэр сэламэт булмагач та "ник узен сакламады ,миллэтем дип бетеренде икэн"дигэн уйлар килэ.Шуннан сон ук башка уй-"чонки ул бутэнчэ булдыра алмый иде"дип жавап бирэ.Миллэтнен кахарман ире, мен-мен рэхмэт сина.!
Урынын жэннэттэ булсын!

№17 (804695) / 04.05.2012 09:09:44

"И әйбәт тә, и матур да безнең халкыбыз", нәк шулай бик дөрес әйткән. Мактап туймаслык кеше иде мәрхүм. Әйдәгез аңа халык буларак миллионларча Фатиха укыйбыз рухы шатлансын яткан туфрагы мамыктай йомшак рәхәт булсын.

№16 (804692) / 04.05.2012 08:57:07

Эх, Туфан абый. Киттен бит безне ятим калдырып. Урынын ожмахта булсын, изге догамнан калдырмам сине.

№15 (804678) / 04.05.2012 00:18:05

Туфан абыйдан ике ел элек алынган интервьюдан юллар: Мин үлем киләсен беләм. иллюзияләр белән яшәмим. Кеше үләр өчен туа дигәнем бар. гап-гади әйбер. Яшәвемнең гәүдәм белән бергә китәргә тиеш түгеллеген дә беләм. шуның өчен гомеремне озайту өчен нәрсәдер эшләргә җыенам. Язганнарым минем белән бергә бетсә бу фаҗига. Һичъюгы 30-50 ел яшәсә бик яхшы. - дигән иде бөек шәхес. Урының оҗмахта булсын, Туфан абый.

№14 (804669) / 03.05.2012 22:40:58

Йә, нишлибез? Син - түрә, мин түрә түгел,
Мин - бер гидай, син үзеңә күрә түгел.
Мин шул инде - җыен юк-бар сөйләп йөрим,
Ләкин синең дә сүзләрең сүрә түгел.

Мичкә - пүлән, самавырга шакмак кирәк,
Бии-бии җырлар өчен такмак кирәк.
Албастылар, җен-пәриләр туй иткәндә
"Афәрин" дип хуплар өчен ахмак кирәк
(Туфан абый Миңнуллин. "Робагыйлар" китабыннан)

№13 (804643) / 03.05.2012 19:21:51

Быел Туфан Миңнуллин телевидениеда яңа тапшыру алып бара башлады. ”Кара-каршы” дип атала. Карарга, тыңларга рәхәт. Ык-мык килеп утырмый. Конкрет сораулар бирә. Әңгәмәдешенең ышанычын яулап, телен ача. Акыллы, зыялы тапшыру. Ярты сәгать эчендә бик күп мәгълүмат аласың, рухи яктан байыйсың. Мондый тапшырулар күптән кирәк иде.
Әдәбиятта олпат әдипләребез булу күңелне җылытып тора. Ярый әле, безнең Туфан абыебыз бар, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Харрас Әюп, Равил Фәйзуллин, Айдар Хәлим бар. Миргазыян Юныс, Фәнис Яруллин, Рафикъ Юныс, Шәүкәт Галиев, Илдус Гыйләҗев бар...
Өлкән буын әдипләре китеп барса, бушлык калыр кебек. Алар Язучылар оешмасын берләштереп, сулыш өреп торучы көч бит. Алардан башка оешма таралыр да китәр кебек...
2007 ел.

№12 (804638) / 03.05.2012 18:45:02

Быел кәбисә ел булгангамы, бер-бер артлы затлы, зыялы кешеләребез китә. Бик кызганыч.

Хуш, Туфан абый...

№11 (804635) / 03.05.2012 18:23:38

Бөек Туфан абыебыз
Мәңгелеккә юл алды.
Туфан абый китеп барды,
Без генә ятим калдык!

№10 (804630) / 03.05.2012 18:06:32

Больницага уз йортыннан илтеп куйганнар Назлы.. Анынча йорэге борчыган.

№9 (804625) / 03.05.2012 17:43:37

Туфан абый арабыздан китте.Тик башка шэхеслэрнен ничек,нидэн вафат булуларын эйтэлэр иде.Э Туфан абый турында сойлэмилэр...Кемдер больницада улгэн-ди,кемдер дачасында -ди...Иртэн телевизордан котеп утырдык-Хушлашуны да курсэтмэделэр...Без аны бик юксынабыз

№8 (804624) / 03.05.2012 17:35:55

Тарих бирэ жавапны,бугенге кешелэр тугел.Шунада каеннар коз коне бик ак булып куренэлэр.

№7 (804622) / 03.05.2012 17:11:45

.... Тагын беребез китте. Њлмђс ђсђрлђре белђн халык књћеленђ кергђн, татарча итеп сњзен ђйтђ белгђн, кыю йљрђкле миллђтећ улы безне калдырып фаныйлыктан бакыйлыкка књчте. Син бик бик кирђк идећ ђле безгђ Туфан абый. Кайбер куркак йљрђкле, чабатадан кљрђк булган чђнђњник татарларыбызны њз урынына утыртырга син бик кирђк идећ ђле.
Татар љчен эшлђгђн эшећ тау кадђрле, лђкин эшлисе эшлђрећдђ байтак иде.
Хуш якташ абый, урыныћ оќмах та булсын, без ятим калдык...

№6 (804621) / 03.05.2012 17:09:40

Тыштан кырыс куренсэ дэ,эчке доньясы бала кунеле кебек чиста Туфан абыйнын.Чын миллэтпэрвэр,халкы очен утка да,суга да керергэ эзер иде.Кыю,туры сузле-эйтэсе фикерен курыкмыйча житкерэ иде.Кем хэзер миллэт очен ыргылыр икэн...Разил Вэлиевнен узенэ генэ кыенга туры килэчэк.Берни дэ эшлэп булмый шул,Аллахы Тагэлэ шулай кушкач.Урыны жэннэттэ ,рухы шат булсын Туфан абыйнын!Якыннарына сабырлык бирсен!

№5 (804619) / 03.05.2012 17:03:18

Элмэндэре кебек улемсез ул!

№4 (804618) / 03.05.2012 17:00:39

Илереп-илереп елаган ,юксынган ,сагынган чакларыбыз булыр...Тик, СЕЗ ЮК инде...Хуш, ТУФАН абый.Сез-мэнгелек ,улемсез.

№3 (804614) / 03.05.2012 16:13:25

Искиткеч матур язгансыз,Туфан абый турында.рэхмэт сезгэ!
Эжэл килеп яканнан тоткач нишлисен инде ул,качыпта булмый:(,Туфан абыйга яшисе дэ яшисе иде эле.

№2 (804610) / 03.05.2012 15:18:11

Туфан абыйны мэнгелек йортка озатып кайттык... Жэл генэме сон? Рэхмэт фэрештэлэре каршылап. урыны жэннэтнен турлэрендэ булсын! Кешенен нинди икэнен - улеме курсэтэ дилэр. Республиканын ботен районнарыннан килгэннэр иде, халык кара туфрак шикелле зияратка хэтле озатырга барды. Камал театры егетлэренэ рэхмэт, хэрбересе Туфан абый табутын алып барырга тырышты, бик матур итеп жирлэделэр. Ул хэркемгэ дэ элэкми эле. Табигать тэ елап озатты. Сезнен уз итеп редакциягэ "шаулап" килуегез безне сагындырыр инде, Туфан абый! Хэзергедэн юксындыра башлады. Миллэтебез очен, мэдэниятыбыз очен олы югалту.

№1 (804605) / 03.05.2012 14:31:04

Урының оҗмахта булсын, Туфан абый. Һәрбер үлем көтмәгәндә, һәрбер үлем үкенечле, диләр. Туфан агага хәзер безнең хәер-догалар гына кирәк. Эх, нигә алай, дип әйтергә кирәкми.Беребез дә мәңге түгел. Туфан абый китте кайтып, үзеннән соң якты эзен куеп...Безгә дә шулай эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D