• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Февраль Рузилә Сафина
  • 16 Февраль Гакыйль Сәгыйров (1938-2009)
  • 16 Февраль Люция Шәрәфиева
  • 16 Февраль Алексей Морозов
  • 16 Февраль Фәнзаман Баттал (1939-2015)
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казаннын Восход д,16урамында (метро ЯШЬЛЕК,ост.Восстание ) 1булмэле фатир арендыга бирелэ.т89655808912

 

 
Архив
 

02.05.2012 Мәдәният

Туфан Миңнуллин үзенең соңгы интервьюсында: Фәкыйрь язучыга акча кызгану – дәүләт эше түгел!

Быелгы шигырь бәйрәме башка еллардан үзгә дә, сәеррәк тә булды. Бөек әдип Габдулла Тукай туган көнендә, аның премиясен игълан иткәндә мөнбәрдә шагыйрь-язучыларның булмавы күңелгә ничектер авыр булып китте. Миңа гына түгел, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең күбесе моның белән канәгать тү­гел. Мәйданда кырмыска оясындай гөж килгән халык арасында, бу бит архитекторлар премиясе түгел, диючеләрне дә ишеткәләдем.

Сүз дә юк, Кол Шәриф – изге урын. Казанның йөзек кашы булырдай архитектура һәйкәле. Бу өлкәдә хезмәт куйган сигез кешегә Тукай премиясе тапшырдылар. Лауреатларны Татарстан Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева игълан итте.

– Һәрберегез тиенләп җыйган акчаны Кол Шәриф мәчетен төзүгә исраф иттегез, – ди Ту­кай премиясе лауреаты Зөфәр Галиуллин. – Шәмсебикә апаны гомергә дә онытмам. Мәчет тө­зегән урынга килеп, эшчеләргә икмәк күтәреп алып килә иде. Бу безнең генә премия түгел, ә татар халкына бирелгән бәя. Кол Шәриф Малайзия күргәзмә­сендә иң мәшһүр ун мәчет исемлегенә кертелде. Кәгъбәтулла, Зәңгәр мәчетләр арасында безнеке дә бар.

Әлбәттә, бу премиягә шатланабыз. Әмма бирегә җыелган халык мәйданда шагыйрьләрен, язучыларын, сәнгать әһелләрен көтә. Алар лаек түгелмени, унике кеше арасында мил­ләткә хезмәт иткән, Тукай исеме аталган премияне йөртерлек милләтпәрвәрләребез юкмыни, дип гаҗәпләнә. Быел бит дәүләт казнасында өч премиялек акча каралган булган. Мин исә халык шаулаушкан урыннан читкә­рәк китеп, унҗиде кешедән торган премия тапшыру комиссиясенең әгъзаларын эзлим. Ачылмаган серне, халыкның борчыган соравын аларга бирәсе иде. Әдәбият һәм сәнгать әһелләренең күбесе Төрекмәнстанда узачак Татарстан көн­нәренә сәфәргә киткән булып чыкты. Минем тел төбемне аңлагандай, каршыма бәйрәм тантанасына чираттагы сессиядән йөгерә-чаба килүче танылган драматург Туфан ага Миңнуллин очрады.

– Минем өчен бүген бәйрәм шомлы, күңелсез, – ди Туфан ага. – Бүген Тукай премиясенә лаек булган коллективка һич кенә дә сүзем юк. Ләкин быел нигезләмә буенча өч премия каралган булган. Һәм болар бирелергә тиеш иде. Минем ишетү буенча, лаеклы лауреатлар юк дигәннәр. Кем әйткән аны? Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинова, Клара Булатова, Айдар Фәйзрахмановлар лаек түгелме? Премия тапшыру комиссия әгъзалары арасында татарча китап укымаган кешеләр бик күп. Анда татар китабын бары тик ике кеше укый. Шуңа күрә аларның татар әдәбиятына бәя бирергә хаклары юк. Икенче ишет­кән фикерем болай: имеш, тәкъ­дим ителгән кандидатлар арасында лаеклар күп. Берсенә бирсәң, икенчесе читтә кала һәм алар арасында ызгыш чыга, диләр. Чыксын! Нәрсәсе начар аның? Премияне хатын-кыз бүлешкәндә, һәрвакыт тавыш чыга, хәтта сугышлар була. Ызгышырлар иде дә, аннары тук­тарлар. Киләсе елга башкалар алачак. Фәкыйрь язучыга акча кызгану – дәүләт эше түгел. Татар әдәбиятын белмә­гән кешеләр премия тирәсендә шау-шу куптарып, әдәбиятның дәрәҗәсен тө­шереп, анда рәтле әсәр язучы юк икән, дип сүз чыгарулары кү­ңелгә­ шом өсти. Премиянең күлә­мен азайтырга җыенмыйлармы икән, дигән фикер дә килә. Бәлки, хоккеистларга акча җитми торгандыр?

Туфан абый үзе дә бик күп еллар бу комиссиядә иде. Бу четерекле эштән китүенең сәбәбен язучы болай аңлатты. Туфан абый әлеге дә баягы кандидатларның ыгы-зыгысыннан арынып тору максатыннан китсә, икенче сәбәп – комиссия әгъзалары арасындагы ризасызлыктан тәмам гаҗиз булган. Заманында Харрас Әюпка Тукай премиясе бирү өчен шактый кө­рәшкән. Ә анда татары да, урысы да, кем соң ул, дип сорау биреп, Туфан абыйны алҗытып бетергән. "Нишләп әле мин те­ләмәгән кешеләргә татар әдәбияты турында сөйләп утырыйм, дидем дә үтенеч язып, комиссиядән киттем", – ди ул.

Премия лауреатларына тавыш бирүнең төрле формалары бар икән. Туфан абый әйтүенчә, кабат-кабат тавыш биргән вакытлары да булган. Шунысы да бар: әгәр дәүләт өч премия билгеләгән икән, комиссия әгъзалары хәтта дүртенче премия бирүне яклый ала. Нәтиҗәгә ирешү биредәгеләрнең ничек итеп үтемле сүз әйтә белүеннән дә тора икән.

Танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулланы да Тукай туган көнен лауреатларсыз үткәрелүе гаҗәпләндерә: "Премия "беренче" дигән сүз бит инде, кандидатлар исемлегендә куелган алты әдипнең берсе дә беренчелеккә тартмый диюләре үзе үк бик сәер".

Татарстан дәүләт фольклор музыка ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның бу премиягә ия булмавы гаҗәп. Туфан абый әдипләрнең әсәрләрен белмиләр дигән кебек, Айдар абыйның иҗатын, куйган хезмәтләрен белмичә "Җырлыйк әле!" тапшыруының алып баручысы итеп кенә күзаллаганнар, күрә­сең. Ул куйган концерт программалары, Тукайга багышланган гаҗәеп эчтәлекле концертлар, чит илләрдә татарны таныткан милли хәзинәләре?! Ярар, комиссия әгъзалары әйткәнчә, быел премиягә лаек булырлык шәхес­ләр юк дип тә уйлыйк ди. Ә берничә еллар элек кон­церт программалары өчен шактый гына дирижерлар Тукай премиясенә лаек булды. Ә алдагы елларда премия алган әдип­ләр? Алар белән чагыштырып карасак, быелгы кандидатларның иҗатлары кайсы яклары белән ким? Кайтышрак булмаса әле. Халыкны, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен әнә бу гаделсезлек борчый. Димәк, таләпчәнлекне алдагы еллардан ук башларга кирәк иде.

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.04.2012
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№25 (804808) / 05.05.2012 23:43:15

Язлар җитәр, бөреләр дә шешенерләр,
Яз каршылап гүзәлләр дә чишенерләр...
Тагын ни дим? Нәрсә әйтим?...Бәлки әле,
Көздән чәчкән кишерләрем тишелерләр.
(Туфан абый Миңнуллин)

№24 (804710) / 04.05.2012 11:50:36

Мактап туймаслык кеше иде мәрхүм мактаган саен аңа рәхәт буладыр бәрзахта, ләкин иң яхшысы аның өчен Фатиха уку, Ясин уку әлбәттә, халык буларак миллионлаган дога укысак рухы шатланыр мәрхумнең.

№23 (804639) / 03.05.2012 18:55:37

Премия тапшыру комиссия әгъзалары арасында татарча китап укымаган кешеләр бик күп. Анда татар китабын бары тик ике кеше укый.)))))))
Укучыларының да, укымаучыларының да исемнәрен беләсе килә бит әле! Нигә игълан ителми алар? Татар китабын укымаган кеше ул комиссиягә ничек эләгә??

№22 (804602) / 03.05.2012 14:02:58

Ап-ак карлар явып үткән үзәннәргә,
Ак төс иңгән без табынган гүзәлләргә...
Сокланып һәм моңсуланып карап торам
Бабай диеп үзәгемне өзгәннәргә.
(Туфан абый Миңнуллин. "Робагыйлар" китабыннан)

№21 (804580) / 03.05.2012 09:06:28

Янгыр ява, табигатьтэ сыкрый, эрни сыман - Туфан китэ, Туфан... Урынын ожмахта булсын!

№20 (804572) / 03.05.2012 05:49:55

Карт түгел мин һәм карт булмам мәңгегә.
Ышандырып нәрсә әйтим дәлилгә?-
Галиябану әби булмый һичкайчан,
Бабай диеп эндәшмиләр Хәлилгә.
(Туфан абый Миңнуллин)

№19 (804571) / 03.05.2012 05:44:30

Шундый җыр бар:бер битең ал, бер битең гөл.
Синең менә һәрьягың да бербөтендер:
Йөзең кара, эчең кара, эшең кара,
Һай-һай, бырат, яшәүләре бик читендер.
(Туфан абый Миңнуллин)

№18 (804570) / 03.05.2012 05:41:01

Туфан абыйның бер робагые:
Акчаң күпме?
Юк, юк, әйтмә, белеп торам.
Күп икәнен белгән килеш көлеп торам.
Телисеңме, кешеләргә өйтер өчен
Син, фәкыйрьгә бер җылы сүз биреп торам.

№17 (804556) / 02.05.2012 23:39:53

исраф тугел САРЫФ иттегез

№16 (804553) / 02.05.2012 23:17:42

Хак булса, Туфан (ышанып булмый, әлегә) әфәнденең урыны оҗмахта булсын.
Инде, килеп: беркемгә дә чиксез гомер бирелмәгән. Ходай биргән гомерне яшәп утәчәкбез.
Туфан - татарның тарихта калачак бөек ДРАМАТУРГы, депутаты, КЕШЕСЕ.
Гафу, татарның ике иң күренекле кешесенең берсе: \\\\\\\"Татарга дүрт клас татарча уку җитә\\\\\\\" не әйтүчесе.

Урыны оҗмахта булсын. Татар тарихында якты-матур эз калдыручылар рәтендә булыр, шөкер.

Әйтем бар: \\\"Татар башына татар җитәр\\\". Хак түгелмени?


Инде, татар булсагыз, хет(хоть) татарча хәрефләрне үзләштерегез, акыллы 6улыгыз: ул-кыз, ир-ат, әби-бабайлар, барчагызга кагыла.
Кайберәүләрдә *акыл* күп(уйма) фикер юк. Монда,матбугатка, җәмәгатьчелеккә фикер чыгарабыз икән, бераз чистартып (фильтрлап) чыгарыйк.

ТУФАН ага, ХАЛЫК ихтирамына лаек, ТАТАРның бөек драматурглары арасында урын алачак.

Хуш, без яраткан, без сүккән(без кыйнаган) милләттәшем, урының оҗмахта булсын. Синдәй уллар сирәк туа. Хуш.

№15 (804549) / 02.05.2012 23:02:06

Хәзер бернәрсәне дә ,татарча әйтергә кирәкми.

Алда баручы-Путин кебек булырга тиеш.Мин аны карап торам.Ишекләр ябык,бу дөньяда,аны ачар өчен,ни кызганыч,кеше -юк.Татар халкына -юл ябык.Резонанс кирәк.

№14 (804547) / 02.05.2012 22:49:18

Туфан Миннуллинга дзулэт акча кызганмады. Бер вакытта да!

№13 (804522) / 02.05.2012 20:46:58

Туфан абый турындагы хэбэр йорэкне телгэли.Бигрэк тэ миллэт жанлы кеше иде мэрхум.Урыны жэннэттэ булса иде,Раббым!Алар берничэ кеше \"татар\"дип жан атучылар.Разил абый канаты сынган кебек хис итэдер инде узен.Нэжибэ апага хэм якыннарына сабырлык,саулык телибез. Хуш туры сузле,кыю Туфан абыебыз!

№12 (804510) / 02.05.2012 18:50:47

Татарны яклап, бөек мөнбәрдән торып, түрәләргә ярарга тырышмыйча гына, татарча сөйләшергә мәҗбүр итүче, татарны яклап сүз әйтүче дә калмый ахыры. Калса, ике-өч язучыбыз калды, алары да хокумәт тарафыннан бик өнәп бетерелмәгәннәрдән. Әллә ничә чакырлыш Дәүләт Советында үз җаен карап утытручы, аумакай депутат язучы-шагыйрьләрнең барысын бергә җыеп өйсәң дә Туфан ага кебек татар өчен күп эшләгән һәм җан аткан кеше булмастыр. Кызганыч, бик кызганыч, урыны оҗмахта булсын!

№11 (804494) / 02.05.2012 16:42:30

26 нчы апрель 2012 ел.


Әдипләрдән
быел Тукай бүләгенә
Бер кеше дә, имеш,лаек булмаган?!
Лаеклар күп!
Тик аларны күрмәгәннәр,
Комиссия, ахры, аек булмаган...

№10 (804490) / 02.05.2012 16:33:08

Урының оҗмахта, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты, рухларың шат булсын, Туфан абый!

№9 (804485) / 02.05.2012 16:22:03

Кама Тамагы өчен зур югалту, хәтта сүз табуы авыр.Барысын да йөрәгенә җыйгандыр шул, битарафларның йөрәкләре авыртмый бит.

№8 (804482) / 02.05.2012 16:13:17

Татар өчен күп эшләгән, бәхетле кешеләр шулай аңсат үлем белән бик тиз китеп бара шул!
Шамил Закиров!
Туфан Миңнуллин!
Урыныгыз Җәннәтнең түрендә булсын! Амин!

№7 (804481) / 02.05.2012 15:35:49

Туфан абый,бәхил бул!Урының Җәннәттә булсын! Бик зур кайгы барыбызга да.Асыл Затлар китә арабыздан,учта әрни дисбе төймәләре...

№6 (804472) / 02.05.2012 14:15:43

ОЛЫ ШЭХЕС, ТАТАР ХАЛКЫНЫН ЙОЗЕК ТАШЫ БУЛГАН ТУФАН АБЫЙ ИРТЭ КИТТЕ.ЧИКСЕЗ КАЙГЫ, ЧИКСЕЗ ЮГАЛТУ...

№5 (804471) / 02.05.2012 14:11:24

"Ә АЛДАГЫ елларда премия алган әдипләр? Алар белән чагыштырып карасак, быелгы кандидатларның иҗатлары кайсы яклары белән КИМ? КАЙТЫШРАК БУЛМАСА ӘЛЕ."
"Ике кат чыктым аркылы күпер" түгелме бу ВТ дәрәҗәсендәге басмага?!

№4 (804468) / 02.05.2012 14:04:04

Моңа кадәр тәлапчәнлек була алмый иде. Чөнки интернет әле бүгенгедәй киң таралмаган иде.Ни теләделәр шуны сөйләделәр ТВдан, басма матбугаттан. Дистә еллар буена татар китабын укымаганга укучыны гаепләп килделәр бит.Шундый томана кешеләргә әйләнгәннәр, алар гына артык агарган. Әле акчалары юк дип тә әйтәләр иде.Һәрберсе үзен гений дип уйлый иде.Иркә

№3 (804466) / 02.05.2012 13:53:27

Алдагы еллар - моңа кадәр дигәнне аңлата. Бик дорес әйткән!

№2 (804465) / 02.05.2012 13:51:10

Туфан абыйны сагынасы коннэр алда эле...

№1 (804459) / 02.05.2012 13:18:58

Бик милләтпәрвар кеше иде шул. 27.04.2012 Кушлавычта да булып "Аякта йөргәндә Кушлавычка килеп, Тукай эзләренә басмый калмыйм әле мин..." дигән иде Тукай туган көндә: http://qushlawich.ru/node/230

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D