• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

28.04.2012 Шоу-бизнес

Шәмси Закир үзенә алмаш әзерли

Соңгы елларда татар эстрадасында да юмористлар күбәйде. Араларында төр­лесе бар. Билдән түбән мәзәк сөйләп йөрүчеләре дә, җитди темаларны колачлаучылары да. Әмма Шәмси Закир аларның барысыннан да аерылып тора.

Дөрес, соңгы вакытта сәх­нәгә сирәгрәк чыга ул, ләкин һәр чыгышы әле дә бер вакыйга буларак кабул ителә. Беренче карашка, гади генә тоелган монолог белән дә театр-тамаша күр­сәтә белә шул ул. Чөнки һәр тамашасының нигезенә үз язмыш-тормышы, яшәү рәвеше, милләтебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен бар сызланулары, татар сәнгате, бигрәк тә аның эстрада юнәлеше өчен борчылулары, яшьләребезнең киләчәге өчен җан атулары салынган. Хәер, шулай булмаса, һәр чыгышы тәмле күчтәнәч буларак көтеп алыныр, бер тында тамашачы мәхәббәтен яулар, озакка истә калыр идемени?

Ул аны үзе гади генә, Чарли Чаплин, Аркадий Райкиннар мисалында, барлык юмористлар да трагик булган, дип аңлатса да, моның сере бик тирәндә ята икән ләбаса. Язмышының шактый сәер борылышлар ясавында әти-әнисенең инде өлкәнәеп барганда дөньяга тудырган һәм бердәнбер баласы булып үсүе дә роль уйнамый калмагандыр, билгеле. Әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да әби-бабаларының шактый хәлле кешеләр булуы кан хәтере аша характерына да, үз-үзен тотышына да йогынты ясагандыр. Ата-анасының, тел белән әйт­мәсәләр дә, сөйләшү, теге яки бу вакыйгага бәя бирү рәвешләреннән совет властеның кайбер гамәлләрен кабул итеп бетермәүләрен күреп-тоеп үсүе дә эзсез калмый, әлбәттә.

Урта мәктәпне тәмамлауга ике дә уйламый Казан дәүләт университетына юл тота тәвәк­кәл егет. Үзе укып үскән китап, газета-журналларның авторлары кебек язучы-журналист була, янәсе. Ләкин язмыш аңа янә артын бора. Күрәсең, дөрес юлдан китмәдең син, егет, дигәндер дә ялгышын төзәткәндер инде. Шәмси ирекле темага язган иншасына "2"ле алгач, ике дә уйламый туган ягына – Мамадышка кайтып китә. Кайтышлый ук район комсомол комитетына кереп, исәптән төшә. Казанда чакта ук Түбән Камага, ул елларда комсомол яшьләр төзелеше буларак шаулаган яшьлек шәһәренә китәчәген хәл иткән була инде ул.

1970 елда Шәмси Закир язмышында янә бер җитди борылыш: Ленинград мәдәният институтының Казан филиалына (соңрак Казан мәдәният институты) укырга керә ул. Шуннан соңгы тугыз ел тормыш башкала, аның мәдәни тормышы, китапханәләре белән бәйле.

Яшьлегенең иң матур ике елы үткән, сәхнәдә беренче адымнарын ясаган Түбән Кама шәһәрен сайлавына бер дә үкенми ул. Шунда җитәкче буларак та, иҗат кешесе буларак та чарлана, уңыш казана. 80 нче елларда даны еракларга таралган "Җидегән чишмә" әдәби берләшмәсендә, "Ләззәт", "Яшьлек" ансамбльләрендә алып баручы буларак та, төрле скетчларда артист буларак та катнаша. 1980 елда, Казандагы "Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе" үр­нәгендә, ул да шундый коллектив оештыра. Һәр елны 1 апрель көнендә юмор һәм сатирага корылган тамашалары белән түбәнкамалыларны сөендерә алар. 1986 елның 1 апреле көнне исә Казанга ук килергә җөрьәт итәләр. Һәм... шуннан башлана. Ел саен өч-дүрт тамаша, тамаша саен берсеннән-берсе үткенрәк теманы чыбыркылаучы мини спектакльләр.

Шәмси Закир "куенында туган", 25 ел буе аның җитәкчелегендә абруй яулаган "Мунча ташы" театры өч дистә елдан артык тормыштагы бар тискәре күренеш-гамәлләрне мунча ташына салып "кыздыра" инде әнә. Фикердәш-сәхнәдәшләре – Камил Гыйльмуллин, Салих Төх­вәтуллин, Фәрит Җәләй, Искән­дәр Мотыйгулла, Гамил Әсхәдуллин, Ульяна Князева, Рөстәм Рахманкуловлар белән көлә-көлә, елый-елый карарлык әллә ничә дистә сәхнә әсәре тудыра, шулар белән бөтен Россияне диярлек йөреп чыга алар. Үзләре сценарий авторы, үзләре режиссер, үзләре артистлар, шул ук вакытта берсе дә профессиясе буенча актер булмаган булган мондый татар театры башка юк та бугай. Ә күтәргән темалары нинди бит әле! Кайберәүләрдән, Шәмсинең телен кисәргә кирәк, дигән сүзләр ишетелгәләсә дә, язмышы хәерхаһлы була аңа. Республика, район җитәкчеләре дә. Юкса бер-бер артлы үзенә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Татарстанның атказанган артисты", "Татарстанның халык артисты" мактаулы исемнәрен, ә театрга төрле бәйгеләрдә дипломнар һәм мактау кәгазьләре бирмәсләр иде. Димәк, алар да Шәмси Закир монологларында һәм "Мунча ташы"нда күтәрел­гән тискәре күренешләр барлыгы белән килешә.

Инде хәзер Шәмси Закир Ка­зан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты буларак үзенә алмаш тәрбияли. Шәкертләре үзләре инде эстраданың бу юнәлешендә танылып килә. Ул моның белән аеруча горурлана. Гомереңне багышлаган юлыңны шәкертләрең дәвам итүен күрү, аларның ихтирамын тоеп яшәү – мөгаллимнең иң зур уңышы ул. 

Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 76-77 | 27.04.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№19 (804222) / 30.04.2012 14:55:50

Фикерләрегез берсенә берсе каршы килә бит әле - мактаганнарыгыз да, яманлаганнарыгыз да бер Шәмси картка барып текәлә (хәзерге юмористларыбызны да шул үзе әзерли түгелме соң?)...

№18 (804201) / 30.04.2012 08:28:14

Бетемсезлеккә чыгу ( чыгару) күп авторларны "кыскартып",юлларын томалап бергә йөз тотудан башлана. Тамашачы шул бердән гайрәте чигүгә(майлы ботка да туйдыра) театрга каюк...Ә Шәмси Закиров -талант һәм шәхес, үз көнен үзе күрергә сәләтле театр тудырды.Камал театры мөмкинлекләре шартларында ул Парижларыңны алган булыр иде...
http://rustemzaripov.blogspot.com/2011/06/blog-post_5063.html

№17 (804193) / 30.04.2012 07:41:09

Мунча ташы, 

ошаса, үз акчагызга гына тотыгыз...Мин каршы түгел. Әмма шуның хәтле дотациядә ятарга тиеш түгел дип саныйм хәзерге репертуар белән. Күңел ачу дотациядә була алмый, шоу бизнес үзен үзе тота, бу театрга үзен үзе тотарга вакыт. Иркә

№16 (804150) / 29.04.2012 17:59:05

элек чистарак иде лэ һавалар,
шәфкатлерәк иде лә балалар..

Бер нәрсә дә элеккечә булмаганда,нигә Камал театры элеккеге булырга тиеш????
Миңа хәзергесе бик ошый. Берәүләр яшлекләрен сагынганга Камл театры гаепле икән бит!

№15 (804148) / 29.04.2012 17:44:49

Шәмси Закирны яратам.Кыланып та тормый-чын артист.Алмаш -юк.
Сезгә Аллаһыбыз озын гомер бирсен.
"Мунча ташы"ул анда булганда,кыйммәтле таш иде.Хәзергесе ярыйсы,парны күбрәк бирсәң.

№14 (804146) / 29.04.2012 17:14:24

Театрның чын сәнгатъ югарылыгындагы чаклары сагындыра. Атилла Расихның " Ике буйдак" романын сәхнәләштергәннәре истә... Шәриф Камалның "Акчарлаклар"ын онытмадым. Шәриф Хөсәеновның "Әни килде"се зур казанышы иде театрның. Диас Вәлиевнең, "Намус хөкеме"гөрләп барды... Исхакый әсәрләре, Чыңгыз Айтматов буенча "Ахырзаман" вакыйга буларак кабул ителде... Хәй ага әсәрләреннән сафлык, аклык-пакьлек , яктылык ташый иде... Хәзер әллә нигә бер барыла да, үртәлеп кайтыла...

№13 (804111) / 29.04.2012 15:21:02

№11

акчага кереп укыганнар эшли хәзер. Шунлыктан квалификацияле врачлар бетеп бара.Килешә алам. Шуңа күрә проблема, гомумән, җәмгыять проблемасын кагыла.

Бу көннәрдә генерал Лебедь үлгәнгә 10 ел икән. Ул бик телгә үткен кеше иде бит.Аның афоризмнары китабы чыккан булган икән бик аз тиражда. шуннан бер афоризм безнең бүгенге көнне бик ачыктасвирлый." Если стадо ослов возглавляет лев, то можно победить. А если стадо львов возглавляет осел, выигрывать победу нельзя."Ринат бер биттә яхшы язган бу турыда.Камал театры нәрсә пропагандалый, тормышта шул була инде, каян килсен сезгә яхшы специалист. "Соңгы хат" куелмый бит, баскетболистлар пачутта. Иркә

№12 (804110) / 29.04.2012 15:04:13

Хәй Вахит спектакльләре Камал театрында барды. «Беренче мәхәббәт» (1960), «Кайда соң син?» (1963), «Соңгы хат» (1966), «Туй алдыннан» (1969)
Ә менә бу музыкаль әсәрләрен карагн юк кызганычка каршы.Өметләнәм аднакы. «Самат» (1957, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Дим буенда» (1965, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Җиһангир» (1976, Р.Гобәйдуллин музыкасы) операларына язган либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры» (1971, Сара Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы), «Кияүләр» (1972, Сара Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы)

Хәтта улымның исеме Хәй Вахит спектакленнән. Андагы медсестра шундый матур яңгыравышлы тавыш белән ул исемне кабатлый иде.

Бу бит теарт турында. Медицина турында башка биттә сөйләшербез. Мин кулланучы. Эш шунда шул, үзегез үк әйтеп бирдегез. Камал театры үзара кемнәрдер өчен генә театрга әйләнде, ягъни караучы тамашачы өчен түгел, дотация алучылар өчен.

№11 (804099) / 29.04.2012 12:37:52

Ужассс бит...Мишэр кызы ... Какая разница Соры корт! терапевт ни медсестра ни. Факт - андыйлар калмады!

№10 (804097) / 29.04.2012 12:19:58

Узып барышлый , роддом да палатадагы иптэш хатыным бала тапкач коридордагы ике тэрэзэ арасына салып куйдылар ,бала шыншый , э энисе белми , ...баланы куреп врачтан барып сораган идем , - баребер улэ ул -ди . Анлап алдым ,бала курше кроватьтагы хатынныкы икэнен . Кич белэн баланы энисенэ алып кереп бирдем , э бала жылы селкенеп ята , тавышы калмаган ..

№9 (804094) / 29.04.2012 11:51:00

Узып барышлый №6 (804085) / 29.04.2012 / 11:06

Ак чәчәкләр"не ихтибарсыз укыгансыз, Гөлшәһидә шәфкать туташы түгел, дәвалаучы врач-терапевт. Анда да кардиолога специалләшеп баручы...)))

№8 (804090) / 29.04.2012 11:17:58

http://pryamoj-efir.ru/pryamoj-efir-25-04-12-zhivogo-mladenca-priznal менэ боларны карап чык әле Иркә!
Заманча комедия роддомнарга күчкән икән безнең

№7 (804088) / 29.04.2012 11:14:48

Иркә, театр миннүлләшкән, классик әйтмешли, кайтулар едва ли ...

№6 (804085) / 29.04.2012 11:06:31

Хәй Вахитның берничэ әсәрен искә төшер әле Иркә!
Больницалар поликлиникалар кайтамы соң элеккеге, түләсез заманга? Гөлшаһидә кебек шәфкать туташлары тарихта гына калганга гаҗәпләнмибез бит!
Син үзең эшлэмэгэн өлкәләрне бигрәк яхшы беләсең инде!!

№5 (804081) / 29.04.2012 08:14:09

Мин боларны да яклыйм әле. Алайса Ил гел аларны чукый. Буа театры авыл халкы юморы булса, болар шәһәрдә эшли торган завод-фабрика,цехлар юморы иде.Гадиерәк кешеләрнең гадәти тормышындагы кайбер чатак-ботаклардан көлә иле алар. Баштарак, килеп чыккан елларда. Миңа да ошый, мин дә көлә идем.

Мин менә Камалларны сөймим. Академия театрын комедия театрына әйләндерделәр беренчедән. Иң күп дотация шул комедия театрына. Комедия үзен акларга тиеш!!!Әмма финанс ягыннан акларлык комедияләре юк. Бик яссы, төче юмор. Юмор дип әйтергә яраса.
Яки үз асылларына, академия драма театрына кайтырга тиешләр. Хәй Вахит заманындагы кебек мәсәлән.Иркә

№4 (804079) / 29.04.2012 07:59:20

Хэзерге, яна юмаристларны курсэтэ башласалар, алар очен оялып утырасын инде кай жирендэ колэсе булды микэн мынын дип. Эзрэк олкэннэрдэн ойрэнсеннэр иде, менэ Шэмси Закир, Алмаз Хамзин, Равиль Шарафиев кебеклэрдэн.

№3 (804064) / 28.04.2012 22:41:48

Буалар белән чагыштырганда, болары ангеллар!

№2 (804015) / 28.04.2012 15:05:38

Шэмси Закирне мин бик тэ яратам, китмэсен эле сэхнэдэн. Бик интересный ир кеше.

№1 (804006) / 28.04.2012 13:27:37

урра урррррррррррраа давно порааааааааа!
радость и щастье!!
это китүе
ә инде үзенә алмашка такое же быдло воспитает, то горе

мунча ташы - *овнище.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом