поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.04.2012 Мәгариф

«Язарга да яратучы» кызга ачык хат

Язарга яраткач, үз язганыңны башта укып карарга яисә башкалардан укытып алырга да иренмә инде, зинһар өчен...

Интернетта татар теленә бик тә «якын килеп» язылган игъланга тап булып, озак вакыт үзалдыма елмаеп йөрдем әле мин. «КГУны бетергән яшь, чибәр, акыллы, энергияле, язарга да яратучы кыз тиз арада эш эзли». Нигәдер иң соңгы сыйфаты «язарга да яратучы» итеп түгел, «салырга да яратучы» булып яңгыраш ала да, хет көл, хет ела. Бу «язарга да яратучы» талант иясе кайсы факультетны тәмамлаган да, кулында нинди төстәге диплом икән, дигән уй кереп оялады аннан. Яшь, чибәр булуына шик белдермим анысы, әмма университетны тәмамламаган, ә «бетергән» бу акыллы кыз нинди темаларга язгаларга ярата икән – монысы инде журналист буларак кызыксыну уята башлады. Энергияле кеше озаклап эш эзләп тормый инде ул – тиз арада юлласа гына...

 

Чыктым аркылы күпер булган игъланнарга юк-юкта күз төшә шул ул. Казанда узган бер ярминкә вакытында эленгән «Мехлы хатын-кызларга бүрекләр» дигәнен хәзер дә мәзәк итеп сөйләп йөрерлек. Кайсы авыл мокыты язган, дияргә кирәкми ул вакытта – авылда, чиста татар телендә сөйләшеп, татар мохитендә үскән берәү дә алай дип язмаска тиеш бит. Шул «язарга да яратучы»лар сырласа гына.

 

Русларны татар теленә өйрәтмәкче булабыз тагын. Үз татарың татарча бер кәлимә җөмлә яза белмәсен дә, башка милләт вәкиле, чат ябышып, синең телеңне өйрәнсен, имеш! Университет тәмамлап, кулыңа югары белем алу турындагы дипломың булгач та, уку йорты «бетереп» йөрисең икән, «тиз арада эш эзләп» йөрүеңнең файдасы, ай-һай-һай. Язганыңның мәгънә-ишарәсен тотып ала белмисең икән, хет данлыклы университет студенты булуың турында сөйләнмә инде. Болай итеп язуың белән чынлап торып «КГУ»ны бетереп ташлавың бар.

 

Игъланда, ни кызганыч, телефон номеры күрсәтелмәгән иде. Юкса, мин монда язмас идем дә. Үзенә туры шалтыратып булмагач, «язарга да яратучы» талант иясенә дәшми калдыра алмадым. Үз ана телеңә дә, укыган данлы университетыңа да тап төшермә, чибәр кыз!..


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»