поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.04.2012 Җәмгыять

Каш ясыйм дип, күз чыгару

“Кызым, туган көнең белән!”, “Сабыем өчен рәхмәт!”, “Туегыз котлы булсын!” Элек моның ише котлауларны акбур-буяу белән асфальтка язалар иде. Хәзер халык остарып китте – хисләрен бар шәһәргә реклама такталары аша белгертә. Дөрес, мәхәббәтне шул рәвешле аңлату законга каршы килә икән.

Биш ел эчендә Краснодар егете Алексей Москалев хатынын ничек кенә гаҗәпләндермәгән. Гаилә юбилеена исә ул хәләл җефетенә мә­хәббәтен зур реклама тактасы аша аңлатырга булган. Нә­тиҗәдә Кубань елгасы ярында “Син булганга рәхмәт...” сүзләре язылган, тормыш ип­тәше Екатеринаның рәсеме төшерелгән плакат пәйда булган. Дөрес, әлеге көтелмәгән бүләк, чыннан да, кө­телмәгән нәтиҗәләргә китергән. Баннерны урнаштырган оешмага берничә көннән “кунакка” Монополиягә каршы федераль хезмәт белгечләре килгән. Алар аңлатуынча, мондый “мәхәббәт җимеше” “Реклама турында”гы законны боза икән. “Моның ише такталарда җәмгыять өчен әһә­миятле булган, социаль яки коммерцияле мәгълүмат кына урнаштырырга рөхсәт ителә. Мәхәббәт хаты исә андыйлар арасына керми. Калганын суд хәл итәчәк”, – дип белдергән закон сагында торучылар.

 

Краснодар егете кебек киң күңелле кешеләрне эзләп ерак барасы түгел анысы. Андый такталар башкалада да җитәрлек. Әйтик, Вишневский урамындагы баннердан бер туташ елмаеп тора. Туганнары аны шул рәвешле туган көне белән котлаган. Чистай урамындагы реклама тактасында кайсыдыр оешма җитәкчесен зурлаганнар (күрә­сең, хезмәттәшләре тырышкандыр). Дөресен әйтергә ки­рәк: мондый адым һәркемнең кулыннан (акча янчыгыннан дип укырга кирәк) килми. Казан урамнары һәм Татарстан трассаларындагы такталарны арендага алуның уртача бәя­се – аена 15-20 мең сум. Фото һәм тексттан макет ясау өчен – тагын 1,5 мең сум түләргә кирәк. Башкаладагы реклама агентлыкларының берсендә әйтүләренчә, заказ ясау өчен күңелгә хуш килгән реклама тактасы янына килеп, аның “аягында” күрсәтелгән телефон номерына шалтырату да җитә. “Һәр баннерның үз хуҗасы бар”, – диделәр безгә бу хакта.

 

Реклама агентлыкла­ры­ның күпчелеге моның ише хезмәт күрсәтүдән, гомумән, баш тартты. “Юк-юк, сез нәрсә?! Бу көннәрдә “Реклама турында”гы закон эшли башлады бит! Безнең 100 мең сум штраф түлисебез килми!” – ди алар. Сүз уңаеннан, мондый закон чыннан да бар. Тик ул инде 2006 елның 13 мартыннан бирле, ягъни 6 ел гамәлдә. Аның буенча физик затларга “мәхәббәт” тактасы өчен 2-2,5 мең сум, юридик затларга исә 100-500 мең сум штраф каралган. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарә­сендә аң­ла­ту­ларынча, алар­га моның ише эшләрдә катнашырга туры килмәгән. “Мондый такталар реклама буларак кабул ителми”, – диделәр идарәнең матбугат белән эшләү бүле­гендә.

 

Җиңү көне уңаеннан, Россиядә рекламаның тагын бер төре – автобусларга тө­шерелгән реклама активлашып китте. БДБнең кайбер илләрендә инде дүртенче ел “Җиңү автобусы” чарасы уз­дырыла. Оештыручылар быел да зурдан кубарга исәп­ли: 6 майдан башлап Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Омск, Екатеринбург, Минск, Ростов-Дон һәм тагын 40тан артык башка шәһәр урамнары буенча Иосиф Сталин портреты төшерелгән автобус йөри башлаячак. Интернет пәрәвезендәге активистлар акчасына оештырыла торган әлеге чарада быел Казан һәм Чаллы да катнашырга мөмкин иде. Чулман буендагы калада “сталинбус” июль ахырына кадәр йөрер, дип тәгаен­ләнгән булган. Тик әлеге реклама макеты юридик экспертиза узмаган. “Рус халкы өчен “күтәреп куйыйк” дигән текстта милләтара низаг билгеләре таптылар, ә Сталин портреты “сәяси реклама” буларак билгеләнде”, – ди әлеге чараның башкаладагы оештыручылары. Дөрес, әлеге мәсьәләгә нокта куелмаган. Оештыручылар Казан мэриясе карарын көтә.


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 75 | 25.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»