поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.04.2012 Җәмгыять

Үлемне тыюлары ихтимал

Студент чак. Университетта бергә укып йөргән дустым Тәлгать белән автобуста аларга кунакка Теләче районына кайтабыз. Юл Чуча дигән авыл аша үтә. Ни өчендер, әлеге авыл миңа беренче карашта ук шактый сәер булып тоелды. Тирә-яккә таркау урнашкан ярымҗимерек иске йортлар. Салам түбәле каралты-куралар күңелдә һич кенә дә якты хисләр уятмый. Җитмәсә, әле анда, әле монда тырпаеп торучы, бер башына өй кыегы сыман итеп такта кадакланган баганалар да әллә ничек күңелгә шом өсти. Аларның кайсыларына төрле төстәге чүпрәк кисәкләре бәйләнгән.

Моның ни-нәрсә икәнен бәлки Тәлгать беләдер дип, аңардан сорыйм. Ә ул күзен дә йоммый:

– Зиратлар ул, – ди.

– Ничек инде зират, – мин әйтәм, – бәрәңге бакчалары ич ул?

– Бу авылда мәҗүсиләр яши, алар, үзләренең якыннары үлгәч, аны һәркем үз бакчасына күмә, – ди Тәлгать. Әллә алдый, әллә дөресен әйтә, аңламассың.

Бу вакыйгага инде 35 елдан артык вакыт узды. Һәм менә әлеге сөйләшү кабат искә килеп төште. Сәбәбе шул – безнең үзебезгә дә тиздән шулай, үз якыннарыбыз үлгәч, аларны бакчага чыгарып җирләргә туры килмәгәе. Чөнки Казанда, мәсәлән, кемне дә булса җирләү өчен, зираттан урын табу инде күптән проблемага әйләнде. Бу нәрсә шәһәр җитәкчелеген дә бик борчый. Әле шушы көннәрдә генә мәсьәләне мэриядә тикшерделәр. Киңәшмәдә шәһәрнең ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин хәбәр иткәнчә, бүген Казанда – Юдино һәм Киндери бистәләрендә нибары ике зират кына эшли, калганнары инде ябылган яки ярымябык. Ягъни аларына, урын булган очракта, гаилә каберлегенә генә җирләргә рөхсәт ителә. Аерым алганда, Коры Елга һәм Самосыроводагы зиратлар ярымябыклардан санала. Җирне бик артык җәелеп китми генә файдаланган очракта да (мәсәлән, каберлек өстенә чардуган тоту, анда өстәмәләр урнаштыру инде күптән тыелган) Казан зиратларында урын күп дигәндә тагын өч елга гына җитәчәк, дип кисәтә Марат Ишкин.

Аның фикеренчә, бу хәлдән чыгу юлы – зират өчен яңа җир кишәрлекләре бүлеп бирү яки крематорий төзү. Әмма боларның соңгысы халыкта яклау тапмый. Чөнки безнең менталитет әлегә моңа әзер түгел. Бу нәрсә аннары безнең дингә һәм гореф-гадәтләргә дә туры килми. Хәер, миллионнан артык кеше яшәгән Казанда крематорий хезмәтеннән файдаланырга теләүчеләр дә юк түгелдер анысы. Ни дисәң дә, бүген кешене җирләү шактый чыгымлы эш. Ә инде зиратлардагы урын кытлыгын истә тотканда, ул халыкның кесәсенә тагын да катырак суга. Мәсәлән, Казанның Арча зиратында, Коры Елга һәм Самосыроводагы коммерцияле җирләрне дә, гәрчә алар 40 мең сум торса да, инде алып бетергәннәр. Күз алдына китерегез, өч аршын җир 40 мең сум! Менә кайда ул спекуляция, ягъни бизнес, мин сиңа әйтим!

Дөрес, Казан җитәкчелеге үзе зиратларда килеп туган урын кытлыгын яңа кишәрлекләр бүлеп бирү ярдәмендә хәл итәргә ниятли анысы. Мәсәлән, Мирный бистәсендә яңа зиратка урын инде билгеләнгән. Андагы иске зират әле чагыштырмача күптән түгел генә ачылган булса да, ул инде бүген шыплап тулган.

Шулай ук Усад бистәсе янында – мөселман, ә Озерный бистәсе янәшәсендә православие зираты өчен җир бүлеп бирү дә планлаштырыла. Һәр участокның мәйданы 40 гектар чамасы. Марат Ишкин фикеренчә, бу алдагы 30 елга урын кытлыгы проблемасын берникадәр җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ләкин бу өлкәдә вазгыятьнең көннән-көн кискенләшә баруын истә тотканда, андый өметнең акланмавы да ихтимал. Шуңа да мәсьәләне якын киләчәк турында гына түгел, ә алдагысын да уйлап хәл итү мәслихәт.

Шунысын да әйтергә кирәк, зиратлар өчен урын проблемасы ул дөньяның барлык шәһәрләренә дә диярлек хас. Аларның кайберләрендә үлемне тыя торган сәер законнар да чыгарыла хәтта. Әлбәттә, анда мондый адымга аптыраганнан баралар. Чөнки шәһәрләрдә зиратлар тулган, ә үлгәннәрне җирләү өчен урын табу инде мөмкин түгел. Әгәр дә, әлеге законга буйсынмый, кеше үлә икән, аның өчен якыннары штраф түләргә тиеш, андый кануннар бүген Испаниянең Ланхарон шәһәрендә, Франциянең көньяк өлешендәге өч торак пунктта гамәлдә. Шундый ук канун проектын Бразилиянең Биритиба-Мирим шәһәрендә дә тәкъдим иткәннәр.

Белмәссең, әгәр дә халык дәррәү үлә башласа, урын җитми дип, безнең Казанда да үлүне тыю турында закон чыгарып куймагайлары. Һәрхәлдә, зират өчен җир әрәм иткәнче, андый закон чыгару күпкә арзангарак төшә ич! 


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»