поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2012 Җәмгыять

Эчтем шәраб, булдым харап

Татарстанга кайтарылган затлы француз коньягы, текила һәм виски, Ауропа маркалы киемнәр һәм хәтта эри торган кофе ялган булып чыга. Өстәвенә, контрафакт продукциясенә базарларда гына түгел, абруйлы сәүдә үзәкләрендә дә тап булуың бар.

Кулай бәяле “Майкрософт”

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык идарәсе координация бүлеге башлыгы Ринат Акчурин сүзләренчә, программалы тәэмин ителеш, аудио- һәм видеопродукция арасында ялганнары аеруча күп. Буш DVD-дискларның бәясе арзан, шуңа да пиратларга кыйммәтле продукт – музыка, фильм һәм бигрәк тә компьютер программаларын зур тиражлар белән чыгару отышлы. Ел башыннан Windows операция системасын, Microsoft офис программаларын сатучы һәм урнаштыручы Чаллы, Әлмәт, Буа, Казан эшмәкәрләре һәм шәхси затларга карата 17 җинаять эше ачылган. Аларга РФ Җинаять кодексының авторлык һәм эргәдәш хокукларны бозган һәм тауар билгесен законсыз рәвештә файдалану маддәләре буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Осетинча текила

Ялган тауар җитештерүчеләрдә азык-төлек һәм исерткеч эчемлекләр популярлык буенча икенче урында тора. Ел башыннан республикада 10 мең литрдан артык ялган аракы әйләнештән алынган, өстәвенә, конфискатның зур өлешен затлы коньяк, текила һәм виски маркалары алып тора. Әйтик, 11 апрельдә полицейскийлар бер эшмәкәрдән акциз маркасы булмаган 48 шешә Hennessy коньягы һәм 12 шешә Olmeca текиласын алган. Контроль сатып алу өчен барлыгы 35 мең сум күләмендә акча тотылган. Экспертиза шешәләрдә затлы эчемлек урынына буягычлар һәм тәм өстәгечләр салынган арзанлы техник спирт булуын күрсәткән. Аны Мәскәү өлкәсендә урнашкан яшерен заводларның берсендә тутырганнар. Ә спиртны Төньяк Осетиядән китергәннәр.

Кайчагында фальсификацияләнгән спиртлы эчемлекләр партиясе шактый зур булып чыга. Мисалга, “Гая” Сәүдә йорты кибетләренең берсендә берьюлы 47 мең сумлык 378 шешә контрафакт аракы конфискацияләнгән.

Хәер, полицейскийлар билгеләп үткәнчә, кечкенә кибетләрдә  генә ялган коньяк яки вискига тап булу ихтималы бар – эре сәүдә үзәкләре гадәттә алкоголь продукциясен тикшерелгән тауар җибәрүчеләрдән сатып ала.

Вьетнам базарыннан “Шанель”

Ринат Акчурин билгеләп үткәнчә, Татарстанда контрафакт продукциясенең күләме бик зур. Кайбер тауар категорияләре буенча оригиналь эшләнмәләр юк дисәң дә була. Шуңа да контрафакт тауарлар эзләү буенча полицейскийлар тарафыннан үткәрелгән һәр тикшерү административ материал яки җинаять эше белән тәмамлана. Әйтик, 2012 ел башыннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республика сәүдә челтәрләрендә 500 дән артык тикшерү үткәргән һәм 419 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Казанның халык арасында Вьетнам базары дип йөртелүче “Витарус” сәүдә үзәгендә “Chanel” хатын-кыз сумкалары һәм кул сәгатьләре сатудан алынган, аларның оригиналы белән бернинди уртаклыгы да юк. “XL-базар”  сәүдә галереясында ялган Nike кроссовкалары партиясе алынган. Тихорецкий урамында урнашкан күпләп сату базарын тикшергән вакытта полицейскийлар ялган “Якобс Монарх” кофесының зур партиясенә тап булган. Хәзер экспертиза кофе рәвешендә нинди матдә сатылганын тикшерә.

Зур сәүдә үзәкләрендә дә контрафактка бәйле хәлләр булгалый. Мисалга, “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең балалар тауарлары кибетендә полицейскийлар бөтен дөньяга билгеле инглиз фирмасы лейбллары булган футболкаларга юлыккан. Аның берсе 2700 сумнан сатылган. Әмма тикшереп карагач, футболканың очсыз ялган тауар булуы ачыкланган. Пиратлар Татарстан тауарларын да ясый икән. Күптән түгел “Термокам” ҖЧҖ директорына карата җинаять эше кузгатылган. Ул Заволжский мотор заводы продукциясе маркасы астында сыйфатсыз су насослары белән сәүдә иткән. Оперативниклар исәпләп чыгарганча, эшмәкәр тауар билгесе хуҗаларына 3 миллион 451 мең сум күләмендә зыян салып өлгергән. 


Алексей УГАРОВ
Интертат.ру
№ | 25.04.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»