|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2012 Мәдәният
Тукай бүләген алырлык язучылар бармы?Кичә Татарстан хөкүмәте йортында Тукай премиясе комиссиясенең матбугат конференциясе узды. Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева әйтүенчә, бу – матбугатта һәм Интернетта чыккан мөрәҗәгатьләргә үзенә күрә бер җавап. Иң элек Зилә Вәлиева мәртәбәле премия тапшыру комиссиясенең эш тәртибе белән таныштырды. Быел премиягә дәгъва кылучылар – 18. Биш гариза төрле сәбәпләр, шул ук вакытта техник төгәлсезлекләр аркасында кире борылган. 17 кешедән торган комиссия әгъзаларының яшерен тавыш бирүе нәтиҗәсендә Кол Шәриф мәчетен иҗат итүче коллектив (И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шакуров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров) абсолют лидер булып танылган. Ләкин соңгы сүзне барыбер Президент Рөстәм Миңнеханов әйтәчәк. Ул Тукай премиясен тапшыру турындагы Указга 26нчы апрельгә кадәр кул куячак.
Зилә Вәлиева быел бер генә коллективның җиңүе Тукай премиясенең дәрәҗәсен арттырырга тиеш, дигән фикердә: “Тукай премиясенә җәмгыятьтә танылган, бөек әсәрләр генә дәгъва кыла ала. Быел тавыш биргәндә, без нәкъ менә шушы хакыйкатькә якынайдык”. Ул шул ук вакытта киләчәктә премия күләменең артырга мөмкинлеген дә искәртте.
Комиссия әгъзасы, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина исә калган дәгъвачыларның 50 процент та тавыш җыя алмаганлыгын хәбәр итте. Әлеге фикергә өстәп, Зилә Вәлиева: “Чыннан да, һәрберебезнең яратып укыган әсәрләре, язучылары бар. Әдәбиятыбыз да тиешле югарылыкта. Шулай да Кол Шәриф мәчетенең архитектур әсәр буларак бөеклеге бәхәссез. Бәлки шуңа да һәрберебез диярлек бердәм нәтиҗәгә килгәнбездер”. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә, Кол Шәриф – йолдыз, моның белән барыгыз да килешәсездер, дип тә өстәде.
Журналистлар сигез кеше арасында премиянең ничек бүленәчәге белән дә кызыксынды. Баксаң, һәрберсенә күкрәк билгесе бирелсә дә, 300 меңне аларга үзара бүлешергә туры киләчәк. Качалов исемендәге театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский шунда ук: “Исәпләдем, һәрберсенә 36 шар мең сум чыга. Мин премияне ике елга бер тапкыр бирү ягында. Шул ук вакытта аның суммасы артырга тиеш”.
Тарихка күз салсак, премия бөтенләй бирелмәгән еллар да булган. Әйтик 1975 елда премия тапшырырлык әсәрләр табылмаган. 1982 елда бары тик Ибраһим Нуруллин, 1995 елда Фәнис Яруллин гына лаек булган. 2004 елда исә “Ватаным Татарстан” газетасы тәкъдиме белән әлеге мәртәбәле бүләкне Миргазыян Юныс алды. Быел да бер генә лауреат булырга охшап тора. Бәлки әнә шулай акрынлап саннан сыйфатка күчәр чак та җиткәндер.
Тукай премиясен бүлешеп, Тукайны онытмыйбызмы? Бу хәзер иң еш кабатлана торган сорауларның берсе. Һәр кешенең исә үз җавабы. Ә мәдәният министры Тукай һәрвакыт безнең белән дип расларга тырышты. “Быел Тукай музеенда ремонт эшләре башлана. Республикада бөек шагыйрьгә багышланган чаралар күп уздырыла. Безнең шулай ук Истамбул шәһәрендәге Тукай паркында Тукай һәйкәлен булдыру хыялыбыз да бар”, – диде ул.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|