|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2012 Җәмгыять
Төлке мае сөртүАлдашу. Дөреслекне яшерү. Җәмгыятебез камиллектән ерак шул әле. Ялгансыз яши алмау – аның камилсезлегенең иң затсыз якларыннан берсе түгелме икән? Безгә гражданнарның хокукларын саклау-яклауда да яңа алымнар, яңа караш, инкыйлабка тиң үзгәрешләр вәгъдә иткәннәр иде. Хокук саклау органнарының исеменә тикле алыштырдылар. Тик зурдан алганда бер нәрсә дә үзгәрмәде. Алдадылар. Һәм мондый алдашулар бер өлкәгә генә карамый һәм беренчесе дә, соңгысы да түгел...
Хакимият тә – җәмгыятьнең бер өлеше. Монысы инде, миңа калса, гомумән, ялгансыз булдыра алмый. Хакимиятләрнең бездәгесе дә, хәтта Көнбатыштагысы да бик тырышып алдаша. Биредә бар хикмәт шул гына: күзгә җибәрелгән төтеннең, колакка эленгән токмачның күләме кайда күпмерәк дигән сорау куярга гына мөмкин. Бездәме, алардамы? Икенче сорау – төтеннең күләме хакимиятнең югарылыгына бәйлеме, әллә бәйсезме? Мәсәлән, республика масштабындагы “төтен”нең, булган очракта күләме, куелыгы күпме?
Ялганның Көнбатыштагысы, алар гражданнарның күзенә җибәргән төтен, әлбәттә инде, Томанлы Альбион томаннары кебек куе була алмый. Анда халык ушлы, анда – гражданлык җәмгыяте. Ялганың билгеле бер чикне узып киттеме, аларда кәнәфи белән бәхилләшү ихтималы бик тә артып китә. Бу нисбәттән АКШның элекке президенты Клинтонны гына искә төшерү дә җитә. Алдашуыннан бер нәрсә дә барып чыкмагач, ул гына да түгел, океан артында импичмент исе таралгач (менә сиңа, шаярсаң шаярт), трибуна артына басып, еламсырап, бөтен ил алдында гафу үтенүдән башка чара калмады аңа.“Булды шул андый шуклыклар, гафу итегез инде”, – диде ул. Һәм аны гафу иттеләр.
Бездәге хәлләр белән чагыштырганда, әйткәнебезчә, бу икътисадка да, сәясәткә дә катнашы булмаган бер шуклык кына иде, әлбәттә. Тик хәтта андый очракларда да импичмент анда янәшә йөри... Ә бездә?
Җәмгыятебездәге болгавырлык, безнең беркатлылык аркасында югары хакимиятнең бездәгесе һәрдаим масштаблырак алдаша дияргә нигез бар. Импичментсыз, җәзасыз алдаша. Хәтерегездә булса, хосусыйлаштыру алдыннан Чубайс исемле җирән зат безгә кеше башына икешәр “Волга” вәгъдә иткән иде. Кайда ул “Волга”лар? Шул ук Ельцин, приватизациядән соң халык хәерчеләнәчәк, ә совет номенклатурасы урынына либерал олигархлар катлавы барлыкка киләчәк, дип башта ук халыкка дөресен сөйләгән булса, Кремльгә эләгер, ягъни президент булып сайланыр идеме икән? Рельсларга яту кебек баналь алдашулар турында сөйлисе дә юк инде. Кайбер кайнаррак халык булса, әле белмәссең, әлеге җитәкчене үзе үк тотып, шул рельска бәйләп салырга да мөмкин иде бит. Тик Россия халкы түгел. Аның өчен артык юаш без. Ялганга өйрәнгәнбез. Импичмент ише нәрсәнең, андыйларны иманга китерү юллары барлыгын гомумән белмибез, кулланмыйбыз.
Югарыдан килгән ялганның башы, чыганагы кайда соң, дигән сораулар да керә уйга. Бәлки ул 70 ел буе коммунистлар безгә сөртеп килгән төлке маеннан яралгандыр? Шул ук һәр гаиләгә фатир вәгъдә итүләр, Американы куып җитеп узып китү, менә-менә үтәләчәк азык-төлек программасы, башкалар.
Ялган бездә шул дәрәҗәгә иреште: сүздә, чыгышларда шул ук федераль министрлар да, олы чиновниклар да, халыкны яклап, атна саен, көн саен “амбразурага ташлана”, чәчрәп чыга дияргә дә булыр иде. Ә гамәлдә дәүләт нишли? Салымны да күбрәк гаделләрдән, түләгәннәрдән җыя. Бюджет төзегән булып, аның бер өлешен эзләми-сорамый гына шикле проектларга тота, урлашуга, әрәм-шәрәмгә юл куя. Пенсияләрне ачтан үлмәслек итеп кенә түли. Сорыкорт чиновникларны, ягъни үз-үзен һаман да үрчетә. Законнар чыгара, тик аларның үтәлешен тәэмин итә алмый. Ул бүгенге вәзгыять белән инде килешкән, ялган, гаделсезлек белән нәтиҗәле көрәшми. “Дальний”лар да – шуның бер чагылышы.
Статистика да бездә чын түгел. Тиккә генә “гади ялган бар, статистика бар” дип шаяртмыйлар. Югарыга китүче төрле отчетлар, саннар да чынбарлыкны ачып салмый, кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен генә яклый. Чын инфляция дә бездә рәсмидән шактый аерыла. Мәгълүмат чараларының да хәтсезе ялганларга ярата. Ялганламаганда да, дөреслекне әйтеп бетерми, игътибарны читкә юнәлтә, күңел ачтыра, артык уйланмаска куша. Алар да “хуҗа”ларга, халыкны “төп башы”нда тотучыларда хезмәттә.
Әкиятләрдә сөйләнгән, хакыйкатьне һәрдаим бозып күрсәтүче алдакчы “кыек көзгеләр иле” бәлки шушыдыр? Әгәр шулай икән, киләчәгебез шактый шикле безнең.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|