поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.04.2012 Җәмгыять

Фатихасыз никах

«Барысы да 15 нче туган көнемнән соң башланды. Нәкъ менә бәйрәмнән соңгы икенче көнне безнең сыйныфка яңа егет килде. Бер карауда ук гашыйк булдым зәңгәр күзле Коляга. Әйе, рус иде ул. Сыйныфыбыздагы бар кыз да аңа игътибарсыз калмады. Бу хәл мине тагын да кыздырды, дәртләндерде. Коля үзе дә мине аерды, дәресләрдән соң өйгә озата башлады.

Әти-әнием безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды. Ләкин Коляга аларның ризалыгы түгел, мин генә кирәк идем. Әти-әни фатихасына минем дә исем китмәде. Нинди хата ясаганымны соңыннан гына аңладым...

Коля белән бергә яши башлаган ел миңа әкият булып тоелды. Беренче бала тугач кына иремнең чын йөзе ачылды. Минем улыбызга Гали исеме кушасы килде, ә Коля моңа каршы төште: «Минем балаларым беркайчан да татар исеме йөртмәс!» – диде ул. Шулай итеп газиз улыма «Илья» дип эндәшергә туры килде.

Сугыштан җәрәхәтләнеп кайткан ирем тагын да усалланды. Аягы сызласа да, улыбыз тәртипсезләнсә дә – барысында да мине гаепләде. Мәчет сүзен ишетсә, гел котыра башлый иде. Урамга һава суларга чыгып керсәм дә миннән шикләнде, хыянәттә гаепләде. Барысына да түзәр идем, ләкин ул эчүгә сабышты. Атналар буе айнымый башлады. Бу чакларда качып өлгермәсәм, иремнең каты кулы астына эләгә идем. Улыма да авырга килде. Кыскасы, тормышым тәмугка әверелде...

Өч елдан соң Коля башына кан савып үлде. Улым белән берүзебез калдык. Мин намазга бастым, улымны да мәчеткә йөрттем. Илья, мәктәпне тәмамлагач, табиблыкка укырга керде. Институттан канатланып кайта иде. Кешеләрне дәвалау аның иң зур хыялына әверелде.

Бәхетем эчемә сыймый иде минем шул чакларда! Улыма карап горурландым, киләчәгебез болытсыз һәм якты булып күренде. Ләкин шатлыгым озакка сузылмады, беркөнне ул Марина исемле курсташын җитәкләп алып кайтты. «Таныш бул, әни, бу минем булачак хатыным», – дигән сүзләрен бик авыр кичердем, башыма таш белән суккандай булды. Юк, ышанмыйм! Улым минем хатаны кабатламас! Ләкин Илья мине тыңламады, озакка сузмыйча, туй уздырды. Ике бүлмәле фатирда өчәү яши башладык.

Балаларына татар исемен кушуда үзем катнаштым, тәрбияләргә дә үзем алындым. Ә яшь киленгә шул гына кирәк: ул рәхәтләнеп элеккеге тормышын дәвам итте, күңел ачу, уен-көлкедән башы чыкмады. Заманча төзекләндерелгән фатирдан кеше өзелмәде, бәйрәм-туйларның очы-кырые күренмәде. Улым, эштән арып кайтса да, хатыны оештырган мәҗлесләргә тешен кысып түзде. «Әнием, син дә түз, тавыш чыгара гына күрмәгез», – дип кабат-кабат үтенде. Күз карасы кебек саклап тоткан аклы-каралы фотосурәтләрне чыгарып ташлагач кына түземлегем калмады, еллар буе йөрәгемә җыйган үпкәләремне чыгарып салдым. Килен минем сүзләрне күтәрә алмады, берничә көнгә югалып торды. Кайткач, дусларында яшәп торганын хәбәр итте. Араларыбыз салкынайса да, бүтән тавыш купканын хәтерләмим. Ләкин озак та узмады, килен гаиләсен ташлап, бүтәнгә китте. Улымның да тормышы җимерелде...

«Кызым, үкенерлек булмасын. Мин сиңа начарга әйтмим, оныт ул бәндәне, сине руска дип үстермәдек без!» Әнинең шул сүзләре һаман да колакта яңгырый сыман. Кияүгә чыкканда аның хәер-фатихасын алмавым – тормышымдагы иң зур үкенеч. Оныкларым хаталарымны кабатламас дигән өметем кабергә кергәнгә кадәр сүнмәс».

...Очраклы юлдашым – өлкән яшьтәге хатыннан ишеткән мәхәббәт кыйссасы катнаш никахлар мәсьәләсенә тагын бер тискәре караш. Әйе шул, егет-кызларга тиң ярын үз милләте арасыннан эзләү хәерлерәктер...

 


Тәнзилә ИМАМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»