|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2012 Юмор
Такмаклар(Сатирик әсәрләр конкурсы) Безгә соң, япуннар кебек, Туксанга җитү — кайда?! ...Эш тә, фатир да — юк: Озак Яшәүләрдән ни файда?! *** Китап укучы аз булу һич түгел каза... Каза — Китап укымаучылар үзләре... китап яза! *** Кибетләргә кереп йөрдем, Урадым базарлардан: «Буш ботлары» үзебезнең Кош ботларыннан арзан. *** «Русия» диеп язылган Самолет канатына. Аек кеше юк сайларга Дәүләт аппаратына. *** Мафия «мерседес»ларда «Эшләре» уңган була. Милиция «УАЗ»икта Аларны куган була. *** Сандугач баласын юа Гөл тамчылары белән; Юк иттек совет властен Юлбашчылары белән. *** Хакимият бинасында Җилферди ике әләм. Халык белән көрәшүче Демократларга — сәлам! *** Туган илне сайламыйлар, Данлыйк туган илләрне. Таш бәйлик тә — суга салыйк Такмакчы шагыйрьләрне!
Солтан МОРАТ |
Иң күп укылган
|