|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2012 Җәмгыять
Казанның тарихи һәйкәлләре сүтелергә һәм яңадан төзелергә тиеш – Марат ГалиевАның фикеренчә, мондый гамәлләр шәһәрнең тарихи йөзен мөмкин кадәр саклап калырга ярдәм итәчәк Бүгенге көндә милекчеләр өчен архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү бик тә катлаулы һәм бер үк вакытта кыйммәтле процесс булып кала. Казанның мәдәни кыйммәткә ия күп кенә биналарында бүгенге көнгә кадәр уникаль бизәкләр сакланган, бүлмәләр үзгәрешсез калган. Әмма элек төзелеш эшләрен башкарганда озакка чыдамый торган материаллар кулланганнар, шунлыктан хәзерге вакытта ремонт-реставрация эшләре ярдәмендә объектны саклап калу мөмкинлеге юк диярлек. Бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев Казанда узган “Шәһәрнең киләчәге: мегаполисның яңа форматы” дигән бизнес-форум кысаларында әнә шул хакта хәбәр итте. Шунлыктан, аның фикеренчә, күп кенә тарихчылар Казанның мәдәни мирас объектларын сүтелү һәм җимерелүдән саклап калырга теләсә дә, реставрация беренче чиратта яңадан торгызу аша алып барылырга тиеш, ул бинаны сүтү һәм кабаттан төзүне күздә тота. “Архитектура истәлегенең үзенчәлекләре яңадан торгызылган бинада ничек кенә булса да чагылыш табачак”, - дип ассызыклады ул. Бүгенге көндә Казанда тагын бер катлаулы мәсьәлә хәл ителешен көтә. Бу – авария хәлендә дип исәпләнүче һәм сүтелергә, ә анда яшәүчеләр башка торакка күчерелергә тиешле йортлар. Шуның белән бергә алар бер үк вакытта мәдәни мирас объектлары да булып тора. Биредә, Марат Галиевның сүзләренә караганда, ике закон каршылыкка керә. Бүгенге көндә ТР Дәүләт Советының профиль комитеты тарафыннан закон инициативалары әзерләнә, алар иске йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерүгә, шул ук вакытта мәдәни кыйммәткә ия биналарны сүтмәүгә юнәлдереләчәк.
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|