поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.04.2012 Милләт

Кемнең хокукы кысыладыр бит әле...

16 апрель вакыйгаларына бер ел булды. Былтыр, хәтерләсәгез, бу көнне рус милләтчеләре «Татарстан мәктәпләрендә рус теле дәресләрен арттыру, рус балаларына татар телен укытуны иреклегә әйләндерү таләбе белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында митинг оештырган иде. Ул чакта татар милли хәрәкәте дә, Муса Җәлил һәйкәле янына җыелып, аларга карата үз фикерен әйтте. Соңрак Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та «Эхо Москвы» радиосына: «Ә нишләп минем телемне хөрмәт итмәскә тиешләр?» – дип, интервью бирде. ТНВ журналисты Эльмира Исрафилова «Мин үз телем хакына теләсә кемнең бугазын чәйнәргә әзер» дигән сүзе өчен шовинистлар тарафыннан эзәрлекләнүләргә дучар ителде, ахыр чиктә, тынычлык эзләп, Төркиягә китеп барды...

Быел әлеге милләтчеләр кабат митинг үткәрергә җыеналар. Узган елгыдан аермалы буларак, митингны «Хак сайлаулар» митингларын үткәрү вакытында пәйда булган «Казан гражданнары союзы» дигән яңа оешма уздырачак. Алар Татарстан хакимиятеннән рус телен өйрәнүдә Россиянең башка гражданнары белән тигез хокук таләп итәргә җыена һәм Татарстанда рус телле гражданнарның хокуклары кысыла дип саный.

ТР Конституциясенең Дәүләт телләре турындагы кануны нигезендә республикабыз мәктәпләрендә татар һәм рус телләре тигез күләмдә укытылырга тиеш. Узган ел митинг оештыручы рус милләтчеләренә ТР хакимияте нәкъ шулай дип җавап биргән дә иде. Тик, асылда, фән буларак дәүләт телләре Татарстан җирлегендә тигез күләмдә укытылса да, төгәл фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру рус телендә генә мөмкин. Шуңа күрә чеп-чи татар авылларындагы милли мәктәпләрдә укучы балаларның да рус телле китаплар белән укый башларга мәҗбүр булуын барыбыз да ачык белә. Өстәвенә РФ Конституциясенә кертелгән «Милли компонент турында»гы 309нчы канун да милли мәгарифкә каршы килә.

Рус милләтчеләре «рус телен өйрәнүдә» Татарстанны Россия Федерациясендәге бер генә дәүләт теле булган башка республика һәм өлкәләр белән тәңгәлләштерергә маташа, күрәсең. Әмма бу уңайдан шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан – Россия Хөкүмәте белән бары тик ике яклы килешү нигезендә вәкаләтләр бүлешеп яшәүче бердәнбер республика. Ә Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы референдум һәм Декларация бүген дә үз көчендә. Чөнки Халыкара хокук нормалары нигезендә демократик җәмгыятьтә кабул ителгән референдумны һәм Декларацияне яңа референдум белән яңа декларация генә юкка чыгарырга сәләтле.

Татар милли хәрәкәтенең әйдаманы, «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әлеге митингка каршы былтыргы сыман пикет белән җавап кайтарырга ниятли. «Аларның митингы, ни хикмәттер, Гитлерның туган көне датасы тирәсендә оештырыла. Без инде берничә ел Казанда фашистик идеологияле яшьләрнең азынуын күзәтеп киләбез. Былтыр көз көне хәтта Татар иҗтимагый үзәге бинасына да свастика ясап киткәннәр иде. Моннан тыш бер дустыбызны «Грязный татарин» дип кыйнауларын да искә төшерергә була. Ә күптән түгел Чаллыда: «Түбәтәеңне сал! Бу Россия!» – дип, үземә килеп бәйләнделәр. Без кәгазьдә дә, гамәлдә дә милләтләр тигезлеге өчен!» – ди Наил Нәбиуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта интернетта һәм кайбер матбугат чараларында татар милләтчеләренә карата мәгълүмати сугыш бара. Мәсәлән, «Независимая Газета» хәбәрчесе Глеб Постнов «Азатлык» татар яшьләре берлеге турында мәкаләләр язган чакта бу хәрәкәтне даими рәвештә «радикаль оешма» дип атый, интернетта исә «Азатлык»чылар – милли сепаратистлар дигән төшенчә белән тәңгәлләштерелә. Ләкин бу хаклыкка туры килми.

Журналист Гамил Нур исә: «Татарстандагы фашизм чагылышын 90нчы еллардан бирле күзәтеп барам. Алар ел саен апрель азагында Арча зиратыннан шәһәр үзәгенә кадәр свастика, сс символлары белән диварларга рәсемнәр ясап чыга. Скинхедлар аеруча Некрасов, Пушкин, Большая Красная урамнарын үз итәләр», – ди.

PS. Бу көннәрдә 2011 ел башыннан ноябрьгә кадәр Казанда «Казанская Дивизия» дип аталган скинхедлар җәмгыятен җитәкләгән 26 яшьлек Дмитрий Новиковка суд булып ята. Милли-социаль карашлы Дмитрийны, 18 яшьлек Эльвира Поломошнова һәм 19 яшьлек Петр Ермолаевны полиция хезмәткәрләре ноябрь аенда «Татар иҗтимагый үзәге» бинасыннан берничә йөз метр ераклыкта тоткарлый. Аларның кулыннан яндыра торган катнашма белән шешәләр һәм видеокамера тартып алына. Тикшерүчеләр бу төркемнең башка тарафдарларын эзләү белән мәшгуль. Фашизм, нацизм, империализм, сталинизм күренешләреннән Аллаһ безне үзе сакласын! Милләтара дуслыкта, татулыкта яшик! Рус шовинистлары тарафыннан Мәскәүдә барган «көймә селкетүләрне» Татарстанда ничек тә булдырмый каласы иде...

 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»