|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2012 Юмор
Кырый урамда(Сатирик әсәрләр конкурсы) Күзәттем мин җомга көнне (Татар өчен мунча көне) Зур авылның бер читен: Ак мунчалар түбәсендә Һич күрмәдем бу-төтен.
Тавыклар да кытакламый, Терлек юк аранында; Агач та үсми авылның Бу кырый урамында...
Кырый урам — кыргый урам... Чарасызлык һәрьякта: Кемдер буылып ютәлли, Һәм дә искән җил үтәли Махра исен тарата.
Сораштым шунда бер карттан, Кемнәр соң тора монда? Әйтте ул теләр-теләмәс: «Үлсә дә мәңге өйләнмәс Буйдаклар урамы ла...»
Илдус ДИНДАРОВ |
Иң күп укылган
|