|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2012 Җәмгыять
Бер Маратка – биш әби!Соцхезмәткәр булып эшләүче егет ике авылда караучысыз калган әбиләргә булыша. Ир-ат кешенең әбиләргә ярдәм күрсәтүен Кукмара районы Түбән Арбаш авылы халкы башта бик үк ошатып җиткезмәгән. Янәсе, өйләнмәгән ир башы белән авылда әбиләр көен көйли. Безне ташлама инде
Марат – гаиләдә төпчек малай. Ике апасы бар. Берсе – Әлмәттә, берсе Чаллыда яши икән. "Әле ярый апаларым булган. Үз әнием дә ярдәмгә мохтаҗ бит. Биш ел инде инсульт кичереп урын өстендә ята. Әти белән бергәләп әнине тәрбиялибез, апаларым да кайтып булыша", – ди ул. Үз хуҗалыкларында да эш җитәрлек икән. Әнисе Земфира апа авыртмаганда сыер тоткан булалар. Ике ел элек кенә аны бетерергә туры килгән. Сарыклары, кош-кортлары күп. Марат урамдагы юлны кардан үзе чистарта. Алай булмаса монда сукмакны да табып булмас иде. Бу авылда юлсызлыктан бик нык интегәләр шул. Машина белән керү турында сүз дә юк, кешеләре дә билдән кар ерып йөрергә мәҗбүр. "Әниегез авыртса, ут-күз була калса нишлисез", – дип тә сорадым. "Үләсең, ут чыкса – утырып янасың инде", – дип сүзгә кушылды йорт хуҗасы Нургаян абый. Чыбыклы телефон да үткәрә алмыйлар. Су буена урнашкан өйләренә хәтта газ да кермәгән икән. Шуңа күрә утын ягып кына җылыталар.
Маратны кечкенә вакытта күрше әбиләре карап үстергән. Хәзер менә шуның әҗерен күрәләр дә әле. Көн саен су китереп, вак-төяк эшләрен эшләп йөргәч, социаль хезмәткәр дигән һөнәр барлыкка килгәч, үзләре, безне ташлама инде, дигәннәр.
Вәсига апа Гарипова 86 яшендә икән инде. Аның өе – авылның икенче башында. Улы Кукмарада яши, әнисе янына ялларда гына кайта. "Безнең әнине Марат 10 елдан артык карый инде. Без дүрт бала: икебез – Мәскәүдә, берсе – Самарада. Әнигә ярдәм итеп торучы кеше булгач, күңелем тыныч. Кукмарага килсә, безгә дә кереп чыга. Әнигә җибәрәсе күчтәнәчләрне аның аша тапшырам", – ди Рафаил абый.
Күршемдә – өч әби
Без килгән көнне Марат күршеләренә таба 300 метрдан артык җирне кардан чистарта иде. "Чишмәгә юл салам. Эчәргә су кирәк. Беррәттән күршеләремә дә юл ачам. Анда Гайнанова Мәгърүфә апа белән Сөембикә апа яшиләр. Алардан бер өй аша гына Мәймүнә Мурзинага да ярдәм итәм.
Кар өстендә Марат таптап салган сукмактан Сөембикә апаларга гына барып булды. Алар бик яшьли әти-әнисен югалтканнар. Ятим калганда Сөембикә – 13 яшьтә, апасы Мәгърүфә 19да була. Башта 52 яшендә әниләре үлеп китә, аның артыннан 15 көннән соң әтиләре кызларын калдырып китә. Әниләренең үлгән хәбәрен ишеткәч, Свердловск якларында яшәгән Мәгърүфә кечкенә сеңелләрен карарга кайта. Хәзерге вакытта хәлләрен белергә бер сеңелләренең кызы кайтып йөри икән. "Юасы керләрне ул алып китеп юа", – ди Сөембикә апа. Икесе дә сәламәтлеге буенча инвалидлар. Мәгърүфә апаның бер күзе сукыр да әле. Баштарак фотога төшәргә дә читенсенеп торган иде.
Бишенче әби Югары Арбаш авылында яши. Галимханова Гөлсәгыйдә апага да 82 яшь. Ике авыл арасы 4 чакрым булса да Марат анда хәтле барырга иренми.
Социаль хезмәткәрләрнең әбиләргә булышасы эшләре билгеле. "Кышын карын көрим, суын китереп бирәм, кибеткә йөрим, җәен бакчалар өйгәндә, печән чапканда булышам. Өйдәге бөтен эшләрне башкарам. Идәннәрен дә юып бирәм. Керләрен генә әбиләр үзләре яки туганнары алып китеп юа. Кайберләренекен туганнары алып китеп юып кайтара. Биш әбигә атнага өч тапкыр барасы. 2 әбигә өч сәгать бирелә. Аларны "чиратка салам", – ди Марат. Биш әбигә булышып йөрсә дә, Марат аена 4700 сум тирәсе хезмәт хакы ала икән. Бер уйласаң, күп тә түгел шикелле, әмма авыл җирендә шактый гына акча инде.
Әбиләргә хөкүмәт гарантияли торган социаль хезмәтләрне 4 пакетка бүләләр икән. Табиблар күзәтүе аша узган картларны төрләргә бүләләр, шуңа карап пакет билгеләнә. Мәсәлән, бер районда гына гомер итә алучы өлкән кеше – беренче, подъездыннан ары китә алмаганы – икенче, өйдә кеше ярдәменә мохтаҗ булганы – өченче, ә инде бөтенләйдә урын өстендәгесе дүртенче пакетка ия. Шушы тәртипкә карап аларга тиешле эшләр билгеләнә. "Авыл җирендәге социаль хезмәткәр кышын – кар көрәү, идән юу, тузан сөртү, айга ике тапкыр дару алып кайту, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне, кибеткә йөрүне башкара. Марат мисалына килгәндә, ул ирләр эшен дә ирләрчә башкара, хатын-кыз эше дип тә тормый – бөтен дөньяны ялт итеп куя. 10 ел эшләү дәверендә күпме әбигә игелек кылды ул. Күпмесен кадерләп соңгы юлга озатты. Олы яшьтәгеләр белән эшләү бик җиңелләрдән түгел бит. Бер авыру әбисе бар иде аның. Аңа пилмәннәр бөгеп пешереп ашата, шкаф эчләренә кадәр чистартып, тәртипләп бирә иде. Ул әбине күтәреп урамга алып чыгып йөрде. Күңеле изге Маратның",– ди Кукмара районының өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Алсу Айфина.
Аралашу кирәк
Марат заманында өйләнгән дә була. Тик авылдашлары сүзенә караганда, юньле хатын гына эләкмәгән аңа. Әле дә өйләнер исәбе юк түгел. Тик менә бу авылга кем килсен! Кызлар авылдан качкан заманда, Маратка башлы-күзле булу тәтер микән?
Билгеле инде, шушы авылга барып кайтканнан соң башта туган сораулар ул гына түгел иде. Маратның соцхезмәткәр булып эшләвенә табигый күренеш итеп карарга кирәкме, әллә киресенчәме? Биредә бүгенге авылның күп кенә матди һәм рухи проблемалары чагылыш тапкан, ахрысы: сала җиренең XXI гасырда әле һаман да яшәү өчен уңайлы булмавы, авылдан хатын-кызларның качуы һәм бөтен тормыш йөген ир-егетләрнең тартырга мәҗбүр булуы, шул ук вакытта өлкәннәрнең картаймыш көннәрендә ни өчен ялгыз яшәргә калуы турында да уйланасың. Ә Маратка килгәндә, бу эше аның күңеленә хуш килгәнлеге дә күренеп тора. Ул үзе дә мәрхәмәтле, миһербанлы кеше. Күп кенә әбиләргә эшең дә ул кадәр кирәк түгел. Аларга аралашу, сүзләрен тыңлаучы кеше җитми. "Күңелем ярдәмчел шул минем. Кибеттә кайсы гына кеше очрамасын, авыр сумкасын күтәреп өенә озатып куям. Мине әти-әнием кешеләргә игелекле бул дип тәрбияләделәр. Кемгәдер кирәк булуыма, ярдәм итеп яши алганыма бик сөенәм", – ди ул.
Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сабиров 10 елдан артык Паркинсон авырулы әнисен кадерләп караган кеше. "Маратны Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас. Кешеләр арасында йөзе якты, ким-хур булмас, дип әйтәсем килә. Бу соклангыч кешегә зур хәрефләр белән МОЛОДЕЦ дияргә генә кала. Күпме балалар газиз әнкәйләрен куып чыгарып, урамда хәер сорашырга мәҗбүр дә итәләр бит әле. Кыерсытучылары, рәнҗетүчеләре күпме. Марат кебекләр күбрәк булсын иде",– ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|