поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.04.2012 Дин

Елмаю да сәдака

Мәчет, базар, юл асты кичүләрендә кулларын сузып хәер сорашып утыручылар байтак. Берьюлы мәчет янында баласын кочаклап утырган таҗик хатынына сәдака сузганымны күргән танышым, аларга биргәнче, әнә мәчеткә кертеп бир, саваплырак булыр, ди.

Бер караганда ул хаклы да кебек, аларның әрсезләнеп кулларын сузып утырулары, бәйләнеп акча сораулары ачуны китерә анысы. Әмма ана кешедән битәр, аның баласы жәл бит. Танышыма шулай дип әйтә башлаган идем, шул кешедән жәлләтер өчен балаларын күтәреп чыгып утыралар да инде алар. Эшкә урнашсыннар, аяк-куллары бар, ачка үлмәслек кенә акча эшләп була, ди. Үзем дә уйга калдым, аларга сәдака бирүнең, чынлап та, савабы бармы икән соң? Әллә соң безгә, ниятебез изге булганга, савап булып язылып, гөнаһы мохтаҗ булмыйча акча теләнүчеләргәме икән? Әлеге һәм башка шуңа кагылышлы сораулар белән без Рөстәм хәзрәт БАКИРОВка мөрәҗәгать иттек.

 

– Кулын сузып, ярдәм өмет итеп утыручыларга сәдаканы бирергә ярый. Ул кешенең, бәлки, ашарына ризыгы калмагандыр. Гаиләсе, балалары ачтыр. Бәлки, авыру булып, дәваланырга акчасы юктыр. Андыйларга ярдәм кулу сузу – саваплы гамәл. Ул нинди генә теләк белән акча теләнеп утырса да, әгәр дә аңа сәдака сузгансыз икән, савабы, һичшиксез, сезгә бара. Чөнки сез аны изге нияттән чыгып эшлисез. Ә инде ялкау булып, эшләргә теләге булмыйча соранып утыручылар үз гамәлләре өчен үзләре җавап бирәчәк. Бер тапкыр сорарга, ике тапкыр теләнергә була, ә менә инде ул гадәткә кереп китсә, болай да яшәргә була икән дип уйласа, бу бер дә матур күренеш түгел. Шундый бер риваять бар: Пәйгамбәргә бер ир кеше сәдака сорап килә. Пәйгамбәр аңардан: «Өеңдә нәрсә бар?» – дип сорый. «Бер шәл белән бер савыт бар», – ди теге кеше. Пәйгамбәр аңа шул өендәге савытны алып килергә куша. Савытны алып килгәч, янында җыелган дусларына: «Шушы савытны кем сатып ала?» – ди. Берсе ике дирһәм, берсе дүрт дирһәм вәгъдә итә. Савыт дүрт дирһәмгә сатыла. Сәдака сорап килүче кешегә Пәйгамбәр әйтә: бу акчалар сиңа, ике дирһәмгә ризык алып кайтып, гаиләңне ашат, калган ике дирһәмгә балта ал, аның белән эшләп, гаиләңне туендыр, ди. Моннан күренгәнчә, сәдака сорануны гадәткә кертергә кирәкми. Иң элек үз көчең белән тырышырга кирәк, мөмкинлегең йә сәламәтлегең булмаганда инде сәдака сорану гаеп түгел.

 

– Рөстәм хәзрәт, иң беренче чиратта сәдака кемгә тиеш?

 

– Сәдака беренче чиратта мескеннәргә, ятимнәргә, аннары мосафирларга бирелергә тиеш, алардан соң күңел нәрсәгә тарта, шуңа бирегез. Әмма хәрамга түгел. Мескеннәргә, ятимнәргә сәдака бирүнең кирәклеген әйтеп торасы юк, аны һәрберебез белә. Ә менә мосафирлар дигәндә, юлда барганда акчасын урлаткан яки югалткан, йә булмаса башка бәла-казага тарыган кешеләр күз алдында тотыла. Алар берәр шәһәрдәге хастаханәгә операция ясатырга яки берәр танышының хәлен белергә барырга мөмкин. Шундый авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә тиешбез. Иң хәерле сәдакаларның тагын берсе ул – якыннарыңа бирелгәне. Сәдака бирер кеше эзләгәндә башта якыннарың арасыннан эзләргә кирәк.

 

– Ярдәм итүнең нинди әҗер савабы бар?

 

– Әбү Һөрәйрә разый Аллаһу ганһе: «Пәйгамбәребез, мескеннәргә һәм тол хатыннарга ярдәм итүчегә Аллаһы Тәгалә үз юлында тырышлык күрсәткән кеше савабын, төне буе намазда утырып, ел буена көне буе ураза тоткан кешенең савабын бирер, диде», – дигән.

 

– Сәдака дигәндә күпләр акча бирүне күз уңында тота. Белүемчә, берәр изге гамәл эшләү дә сәдака санала?

 

– Әйе, сәдака дигәндә акча гына күз алдында тотылмый. Сәдака ул – мөселман кешесенең Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган үзенең вакыты, көче, хезмәте, акчасы, яхшы карашы, хәтта елмаю да сәдакага керә. Әйтик, җомга намазыннан соң анда килгән кешеләр мәчет ишегалдындагы карны чистартып куйса, җил өреп торган тәрәзәләрне җылыту җаен караса, бу да сәдака була. Чөнки ул аңа үзенең вакытын һәм көчен биргән булып санала. Шулай ук чишмә карау, күпер төзү, мәчет салу, мәдрәсә ачу, дини китаплар бастыру кебек кешеләргә файдалы эшләр башкару да – сәдака. Диндә сәдакаи җәрия, ягъни дәвамлы изге эшләр дигән әйбер бар. Мондый сәдака изгелек кылган өчен аны эшләгән кешегә гел савабы килеп тора торган сәдака. Кемдер ачкан чишмәгә килүчеләр, Аллага шөкер, эчәргә суыбыз бар, дип, аны эшләгән кешегә рәхмәт әйтсә, мәрхүм булганнан соң да, ул кешегә савабы барып тора. Кемдер ачкан мәдрәсәдә укучы балалар «амин» дип әйткән саен, савабы аңа бара. Бу да бик хәерле сәдака. Гомумән, нинди генә изге эш эшләсәң дә, ул сиңа савап булып барачак.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»