|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2012 Юмор
Комиссия(Сатирик әсәрләр конкурсы) Чираттагы каралуда Безнең Гариф — Ун ел элек кулсыз калды, Хәзер гарип.
Комиссия әгъзалары — Биш хатын-кыз. Чишендереп капшадылар — Нигә кулсыз!? Сораштылар: кайда үстең? Кайда тудың? Ә хатының кайда эшли? Ничә улың?
Кызың нинди күлмәк киеп Йөри эшкә? Оныгыңның машинасы Нинди төстә?
Киңәшәләр: ышаныч юк Гарипләргә... Йөрсен килеп ел да, диләр Табибларга.
Биреп торыйк группаның Өченчесен. Кулын кисеп берәр җиргә Яшермәсен. Берәр елда, бәлки кулы Үсәр тагын: Үлчәделәр гарип кулның Калган ягын.
Комиссия һәр ел шулай Эш башкара... Ышанмасаң, әнә, Гариф — Сорап кара!
Нурислам АЙБУЛАТОВ |
Иң күп укылган
|