поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.04.2012 Җәмгыять

Нәүрүз – безнең бәйрәм түгел

Нәүрүз – Бөтендөнья төрки халыклары бәйрәме икән, ул төркиләрне берләштерә икән, Нәүрүз бик зур бәйрәм икән һәм аны зурлап каршыларга кирәк икән... Менә нәрсәләр белдем мин соңгы вакытларда. Һәм шуңа шаккаттым. Нигә без үз-үзебезне алдыйбыз? Алдый-алдый, шуңа ышана да башлыйбыз.

Нәүрүз – фарсы телендәге сүз, татарчага тәрҗемәсе – “яңа ел”. Якын Көнчыгышта бик борынгыдан ук мәдәният зур үсештә булган. Багдад – Бохара бәйләнешләре ярдәмендә шәрык культурасы Урта Азия халыклары арасына да үтеп кергән. Шулай итеп, Нәүрүзне билгеләп үтү шул тирәдәге төркиләр арасында да җәелгәндер. Ләкин Идел буе төркиләре арасында ул алай киң таралмаган. Әгәр күп таралган булса, аны керәшен кардәшләребез билгеләп үтәрләр иде. Ник дигәндә, керәшеннәрдә элеккеге йолалар яхшырак сакланып калган. Президентыбыз Р.Миңнеханов үзенең бер чыгышында татар халкының йолаларын саклап калганнары өчен керәшен кардәшләргә үзенең рәхмәтен дә белдергәне хәтердә.

 

Хуш, без дә Нәүрүзне бәйрәм итә башлыйк ди. Ләкин бер үк елда ничә тапкыр Яңа ел каршыларга була инде?! 1 гыйнвар, искечә яңа ел, кытайлар яңа елы... Саный китсәң, күп инде алар. Көн белән төн озынлыклары тигезләшкәндәгесе – Нәүрүз безнең өчен яңа ел була алмый. Аны күңел кабул итми.

 

Безнең Апас ягында яз көне билгеләп үтелүче бер көн бар. 14 апрельгә (искечә 1 апрель) туры килүче бу көн “җәй башы” дип атала. Бәйрәм түгел инде ул, сынамыш көне. Бу сынамыш мәҗүсилек заманыннан ук калган булса кирәк. “Җәй башы” көнне иртә белән йортка беренче булып хатын-кыз керсә – бетте! Бу гаилә өчен ел уңышсыз булачак, авыру-сырхаулар чыгарга мөмкин, хайваннар үрчеми, тагын әллә нинди бәхетсезлекләр... Әгәр беренче булып йортка ир кеше аяк басса – бәхет инде! Ул елны бу өйгә бәрәкәт иңәчәк. Ул ир-ат яшь кеше булса, тагын да яхшы. Шуңа күрә, яшь малайлар килсен дип, кичтән үк алар өчен күчтәнәчләр әзерләп куялар. Күчтәнәчләр төрлечә: конфет, перәннек, вак акчалар. Ә төп күчтәнәч – тавык йомыркасы. “Җәй башы” көнне иртә белән урамда төркем-төркем малайлар чабыша. Чабышмыйча да ярамый, чөнки өйгә беренче булып кем керә – тавык йомыркасы шуңарга гына. Икенче кергәнгә юк.

 

Менә берзаман авылда балалар азайды. Безнең очта “җәй башы” көнне йорттан-йортка йөрүче малайлар калмады да. Моннан алты ел элек, иртә белән күрше-тирәләр хуҗалыклардан сөт җыючы трактор килгәнен көтеп торабыз. Бу – иртәгә “җәй башы” буласы көн. “Йомырка җыярга да малайлар калмады. Иртәгә безгә беренче кем керә инде? Ел уңышсыз булыр инде”, – дип сөйләшәләр. “Туктагыз әле, – мин әйтәм, – сабыр итегез. Иртәгә иртән үк капкаларыгызны ачып куегыз”. Кичтән оныгыбыз Альмирның киемнәрен әзерләп куйдык. Үзенә яхшылап аңлаттык. “Җәй башы” көнне оныкны бик иртә уятып, икәү бергә урамга чыгып киттек. Минем кулда кечерәк кенә чиләк. Күрше-тирәләрнең капкалары ачык. Альмирны кертеп җибәрәм. Күршеләрдән чыкканда малайның авызы колагына җиткән. Кулында күчтәнәчләр. Озатып чыгучылар малайның аркасыннан сөяләр, рәхмәт әйтәләр. Ике ел шулай йөрдек. Мәктәпкә укырга кергәч, үзе генә йөри башлады. Мин урам башыннан гына карап торам. Әле бит көне дә яктырып бетмәгән, әллә каян сукбай этләр килеп чыгарга мөмкин. Узган ел Альмирга беренче класста укучы Ильмир иярде.

 

Алдарак әйткәнемчә, бу йола мәҗүсилек заманыннан ук калган булса кирәк. Безнең яктагы кайбер авылларда да малайларның, “җәй башы” дип йорттан-йортка йөреп, йомырка җыюларын белмиләр дә.

 

Идел буе төркиләренең төп бәйрәме сабантуй – ул татарларның бәйрәме генә түгел. Чуаш дуслар аны ака-туй диләр, керәшеннәр бүтәнчә атыйлар. Сабантуй сүзе татарлар арасында төрле төбәктә төрлечә әйтелә. Безнең якта ул “куш капка” бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. Ул Урта Балтай һәм Түбән Балтай авылларындагы тигез чирәмлектә язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелгән. Шул сабантуй инде барыбер. Бәйрәмгә тирә-як авыл кешеләре дә ат җигеп барганнар. Атларны бизәкләп җиккәннәр. Ул анда сөлгеләр, төрле кыңгыраулар, шөлдерләр... Гадәттә бер авылның кешеләре бер вакыттарак кузгалган. Олаулар бик озынга сузылган. “Куш капка”га барып җиткәч, атларны акрын гына атлатып, мәйдан тирәли берничә тапкыр әйләнгәннәр. Бу үзенә күрә бер мактану шикеллерәк инде. Атыңны, дирбияләреңне, үзеңне, яңа киемнәреңне күрсәтәсең! Тарантас җигеп килгән булсаң, дәрәҗәң тагын да арта. Безнекеләрнең тарантаслары булган. Оста куллы Салаватулла бабабыз талдан үреп, тимер күчәр белән тарантас эшләгән ул заманнарда. Менә мәйдан тирәли чирмешәнлеләр әйләнә. Аларны бакырчылар алмаштыра. Бер авылныкылар арасына бүтәннәр кереш юк. Мәйдан тирәли урта балтайлылар йөри башлый. Болар инде бөтенләй башкача. Алар гомер-гомергә үзләренең өс-киемнәре, кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, зыялыклары белән безнең якта аерылып тордылар. Әле дә көлдереп сөйлиләр. “Куш-капка” мәйданы тирәли әйләнгәндә, Урта Балтай кешеләре – ирле-хатынлы арбаның ике ягына берәр аякларын салындырып утыралар икән. Икесенең дә аякларында читек. Баксаң, читек икесенә бер генә пар икән. Икенче аякларын арбаның алгы ягына сузып, өстенә палас ябып куйганнар ди. Шуның өчен урта балтайлыларның кушаматлары да “кәгазь башмак” булган.

 

Кушамат дигәннән, һәр авылның да кушаматы булган. Безнең авылныкы – “нәккәй чиккән балак”. Күрше Көлкәш авылы кушаматы – “мудрүн”. Хәер, бер кеше дә бу кушаматларга үпкәләми. Бер горурлык шикелле генә. Шәмәк авылы кешеләрен күргәч такмак әйтәләр иде: “Шәмәк ермак – пыяла бармак...” Калган сүзләрен хәтерли алмыйм.

 

Менә шулай, Нәүрүз бәйрәмен, алда әйткәнемчә, күңелем кабул итә алмый. Бу бит урысларның “май чабу”ларын да хәтерләтә. Карачкы ягу, гомумән, бездә булмаган. Фарсылар алар үзләре кояшка, утка табынганнар. Хәер, җаны теләгән елан ите ашаган, диләр. Бәйрәм итәсе килгән кеше бәйрәм итсен.


Фәһим САЛАВАТУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»