поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.04.2012 Җәмгыять

“Калдырмыйча тамчысын” яки театр аракы эчү урынымы?

Концертларда, спектакльләрдә икенче бүлек барышында тамашачының активлашып, җанланып киткәненә, кызык урыннарда көчлерәк көлә башлаганына игътибар иткәнегез бардыр. Сәбәбе хакында уйланганыгыз юкмы? Барысына да ... буфет сәбәпче.

Татар халкы элек-электән тәртипле, харамнан читтә торучы милләт дип бәяләнсә дә, соңгы елларда төрле сәбәпкә сылтап “төшереп” алганнан соң, дуңгыз итле кабымлык белән “бастырып”, кызарып, матураеп киткән милләттәшләрне, сәхнәгә карап авыл клубындагы сыман реплика ташлап утырган агайларны күргәнегез бардыр. Театр нинди җир соң ул? Мәскәүдә куела торган эстрада коцертларында халык залга, хәтта сәхнәгә чыгып биергә дә булдыра. Ярар, Мәскәү Европача яши, алар “культурный”рак халык, үзләре белә торгандыр. Үзебезнең Казан хәлләренә тукталыйк әле. (Бездә дә унар көн бара торган Салават концертларында шундый күренешләргә тап буласың. Былтыргысы ураза аена да туры килгән иде әле.) Эчәргәме, эчмәскәме? Безнең сорашу.

 

Наил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:

 

Безнең театр буфетында спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатылмый. Театрга халык рухи азык өчен килә, күңеленә ни дә булса салып китәргә. “Капкан” килеш тамашадан нинди мәгънә алырга була икән соң? Гомумән, спиртлы эчемлекләр сатуга мин бик каршы, дөрес нәрсә дип тапмыйм. К.Тинчурин театрында намаз укый торган артистлар бик күп, директорыбыз да андый көфер гадәтләрне өнәп бетерми шикелле. Җыелып эчәргә башка урыннар да бар бит инде. Балалар да килә бит безгә, балалар йөргән җирдә, гомумән, аракы сату тыелган булырга тиеш.

 

Луиза Янсуар, шагыйрә:

 

Татар театрында гына тугел, гомумән, театрларда сатылмавы хәерле дип уйлыйм. Ә безнең театрда - бигрәк тә, чөнки безнең халыкның менталитеты, тәрбия дәрәҗәсе, зәвыгы, ни өчендер, театрны югары сәнгать йорты дип кабул итәрлек булып формалашып житмәгән. Ул театрга, көндәлек тормыш агышыннан аерылып торып, уйланырга, нәрсәнедер анализларга түгел, ә нибары куңел ачарга гына бара шикелле. Шунлыктан, театрда аракысын чөмерергә дә күп сорамый, ашый башлаган бутербродын да залга күтәреп керергә мөмкин. Тыйган очракта, үзе белән алып килергә ихтимал. ”Нигә залга кабымлык алып керергә ярамасын!” - дип тарткалашырга да мөмкин әле. Читтән карап торганда да оялта торган, бик күңелсез күренеш.

 

Ике йә 2 сәгать ярымлык тамаша караганда гына ашказаныңны онытып торырга да мөмкин, югыйсә. Рус театрларында мондый галәмәткә юлыкканым юк. Бәлки миңа туры килгәне генә юктыр.

 

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Татарстанның атказанган артисты:

 

Театрларда аракы сату күренешенә нәрсә дип әйтергә дә белмим. Чөнки үзем театрда эшләсәм дә, буфетка гомеремдә дә кергәнем юк. Йөз процент ислам кануннары белән яши башласак, аның аракы сата торган буфетын гына түгел, театрын да ябарга кирәк булып чыга түгелме соң?! Элек бит артист халкын  җен ялчысы дип кабергә дә күммәгәннәр. Үзем аракы эчмәгәч, моның турында хәтта уйлап караганым да юк. Театрда аракы сатуны тыйсаң, эчәсе килгән кеше аны кыстырып та алып килә. Көньяк трассасын фахишәләрдән чистартып кына фахишәлекне бетерә алмаган кебек, монда да эчкечелекне бетереп булмый. Дин әһелләребез дә бик суфиланып китә, дин темасына бәйле соңгы вакыйгалар чыгарымнан чыгарды әле...

 

Фәнүс Моратов, табиб-нарколог:

 

Театрларда аракы сату мәсьәләсе - бик гади күренеш ул. Кеше буларак та, табиб буларак та аңа бик тыныч карыйм. Ярты Россия аракы эчкән җиргә - театрга кереп бер-ике чәркә салып куюдан гына кеше эчкечегә әверелми. Гадәттә айга бер тапкыр дуслар, туганнар белән күрешеп кайтырга театрга барабыз инде, монда бернинди зыян да күрмим. Әнә телевизордан көн саен, сериал саен бик романтик рухта спиртлы эчемлекләр белән кәеф-сафа коручыларга пропаганда ясап утыралар. Аракыга битараф кеше булсам да, дуслар белән күрешкәч театр буфетында коньяк йотып куйгач, бәйрәм кебек булып китә. Ике сәгатьтә аның тәэсире чыгып бетә. Паркта йөрергә яратам, менә шунда 15-25 тирәләрендәге хатын-кызларның кулында сигарет та шешәсе белән сыра. Кайберләренә: “Синең сәламәт бала табасың килмимени соң?” - дип тә әйтәм әле. Хатын-кыз спиртлы эчемлек куллана икән, бу - бик зур фаҗига. Ир кеше бер ай эчми торса, алкологик яисә наркоман булган тәкъдирдә дә аңарда чиста күзәнәкләр (сперматозоидлар) эшләнелә башлый. Ә хатын-кызның җенси күзәнәкләр җыелмасы туганда ук бар. Һәм ул баш миендәге күзәнәкләр кебек үзгәрешсез. Алар өстәлеп кенә тора, һәм шуның аркасында ана затның бөтен начар гадәтләр тәэсире туачак баласына күчә  бара! Замана технологияләре алга киткән чорда нурланышларны да байтак алырга туры килә. Илле елдан соң нинди балалар туачагын фаразларга мөмкин. Таза балалар болай да сирәк күренеш, алдагысын уйларга да куркыныч.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 13.04.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»