|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2012 Юмор
Авыл малайлары...(Сатирик әсәрләр конкурсы) Авыл малайлары...
1
И, авыл малайлары, Шәһәргә килдегез дә Тулай торак ишегенә Йозаклар элдегез дә...
Дөнья куган буласыз, Артыннан да чабасыз. Сизмичә, узып китеп, Алдына да чыгасыз.
Ә дөнья бер чарасыз, Арыган ул куышып. «Көзнең» җиткәнен көтә Авыл башына чыгып...
2
И, шәһәр бабайлары — Каладан кайтканнар да, Иске йортның капкасын Каерып ачканнар да...
Фатир калган тегендә, Малайларга, киленгә... Маллар да шунда инде, Аларга хәзер нигә!...
Туган нигез, и, тыныч, Ишелсә дә капкасы. Болай да рәхәт әле Чуртыма ди яңасы!
Шунда гына яшәгез, И шәһәр бабайлары! Шушы газиз авылның Кичәге малайлары!...
Татар баеса...
Берзаманны баеп киткәнмен дә, Түрә иткән кемдер аннары. Балачактан хыял иде ласа, Язмышның бу миңа язганы — Түрә булды татар малае!
Түрә булу бик җаваплы нәрсә, Үзем киттем хәтта сискәнеп. Милләт аксый диләр, аңа да Рәхәтләнеп ярдәм итәрмен.
Әдәбият, мәдәният! Бу ни бу!?? Титаклыйсың, хәлең юкмы әллә?! Кул сузмаса безнең ишеләр Ерак китәлмассың бу хәлдә!
Музейларны рәткә китерермен Поши тояклары муеннан!... Чабаталар бабайлардан калган һәм комганнар җиздән коелган!..
Мин түрә бит хәзер, күрәсезме: Байлык миңа күктән ишелә. Мәктәп-мәдрәсәләр ни хәлдә соң Ярдәм тияр алар өлешенә.
Татар баеса хатын аера диләр, Кай җирем ким минем алардан?!! Милли данга зыян салып булмас, Бер мин генә түгел арадан...
...Яшь хатыным әйтә акылга кил, Өләшәсең бушка син нигә? Музейдагы чабатаңны алып Ник элмисең инде иң түргә?
Хикәят тә шуның белән бетә: Булганнан соң мин зур бер түрә, Хатыннарым, җыйнаулашып барып, Чабатаны Тәки элгәннәр бит иң түргә!..
Зиннур ХӨСНИЯР |
Иң күп укылган
|