|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2012 Җәмгыять
Йөклелеген яшергән “КАМАЗ” заводы хезмәткәре бала үтерүдә шикләнеләБилгеле булганча, 6 нчы апрель көнне иртән Яр Чаллы шәһәрендә “КАМАЗ” автомобиль җыю заводы территориясендә урнашкан санузелның канализация торбасыннан полиэтилен пакетка төрелгән яңа туган бала табылган иде. Уздырылган экспертиза барышында ачыкланганча, малай үз вакытында дөньяга килгән һәм 6 сәгатьтән дә ким яшәмәгән. Бала аны тапканчы 1-1,5 тәүлек алдан үлгән дип фаразлана. Әлеге факт буенча Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять Кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган сабыйны үтерүе) буенча җинаять эше кузгатылган иде.
Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары барышында кичә җинаять кылуда шикләнелгән предприятиенең 30 яшьлек хезмәткәре кулга алына. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
Ул гаебен танып, йөклелеген тирә-яктагылардан яшерүен һәм медучреждениегә дә теркәлмәвен әйтә. 4 нче апрель кичендә шикләнелүче сменага эшкә килә, берникадәр вакыттан соң аның суы китә. Шунда ханым туалетка барып, унитазда утырган килеш бала таба. Шикләнелүче сүзләренә караганда, берникадәр хәл җыйганнан соң ул нарасыйның башы белән унитаз тишегендә ятуын күрә. Баланы аннан алып, күрше унитазга ташлый. Аннан соң цехка кайтып, эшен дәвам итә.
Хәзерге вакытта дәлилләрне туплауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
|
Иң күп укылган
|