поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.04.2012 Мәгариф

Бердәм Дәүләт Изасы

Русиянең балигълык яшенә җиткән балалары менә берничә ел инде бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Илне алгарышка илтәчәк, инновацияләр, модернизацияләр, нанотехнологияләр белән генә эш итәчәк фәһемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерү өчен нәкъ менә БДИ кирәк булган икән. Һәрхәлдә, мәгариф реформаторлары безне әнә шуңа инандырырга тырыша.

Әлеге реформаның барышын эреле-ваклы мәгариф чиновниклары гына түгел, ил җитәкчеләре дә һәрдаим күз уңында тота. Узган ел, әнә, имтиханга кесә телефоннарын алып керүне тыю турында да күрсәтмә иңдерелде. Ягъни, сынау бирүче яшь-җилкенчәкнең тышкы дөнья белән бернинди дә элемтәсе булмаска тиеш. Чыннан да, безнең хәзерге нанобашларга ышаныч аз шул, алар кесә телефонын гына түгел, хәтта гап-гади күлмәк төймәсен дә БДИ тапшыру өчен җайлаштырып куярга мөмкин.

 

Без бүген очыкы-рые күренмәгән реформалар дәверендә яшибез. Тормышның кайсы гына өлкәсен алып карама, анда ниндидер сәер әверелешләр күзәтелә. Һәм алар, нигездә, барысы да оптимальләштерү сылтавы белән алып барыла. Ә юкса бу кәлимә җәмгыятьне оптималь хәлгә китереп, халыкны оптималь шартларда яшәү хәстәрен күрү дигәнне дә аңлата булса кирәк. Аңлатуын-аңлатадыр да, бәлки, үзебез генә аңышмый торабыздыр. Ни дисәң дә, без бит бердәм дәүләт имтиханы биреп караган кешеләр түгел.

 

Әмма бәгъзеләр БДИне күпме генә үтереп мактамасын, аны һич кенә дә Русия акыллыбашлары уйлап чыгармаган.Алга киткән илләр бу тәҗрибәне үз мәктәпләрендә инде әллә кайчан сынап караган. Кайберләре, белем бирүнең сыйфаты начарая баруын күреп, аннан бөтенләй баш тарткан, икенчеләре, БДИ тапшыру шартларын гадиләштереп, укучыларга, үз сәләтенә карап, тестларны сайлап алу мөмкинлеге биргән. Япониядә, мәсәлән, чыгарылыш сыйныф укучылары бер генә мәҗбүри имтихан тапшыра, ә югары уку йортына керер өчен анда, вузның юнәлешенә ярашлы рәвештә, аерым сынау бирү каралган. Ә инде Германия, Франция, Италия кебек алга киткән илләрдә БДИ бөтенләй дә юк.

 

Русиядә бердәм дәүләт имтиханы, тәҗрибә рәвешендә, 309 нчы федераль закон кабул ителгәнче үк гамәлгә кертелә башлады. Ә инде безнең халык телендә шундук «өчле-тугызлы» дип тамгаланган әлеге канун моңарчы чагыштырмача тотрыклы эшләп килгән Русия мәгариф системасын глобальләштерә башлауның прелюдиясе булды, дисәң дә ярый. Әгәр инде укыту программасыннан милли-төбәк компоненты алып ташлана икән, димәк, мәгарифнең милли йөзе дә юкка чыга, дигән сүз. Дөресрәге, һәр мәктәп – чуашныкымы ул, әллә вайнахныкымы, башкортныкымы ул, әллә татарныкымы – бер үк төрле уйлый, бер үк төрле сөйләшә, бер үк төрле сөешә торган «россияннәр» укытып-тәрбияләп чыгарырга тиеш була. Кемнәрдер уйлаганча, БДИ дә, 309 нчы федераль закон да адәм баласына һич кенә дә төпле, тирән белем бирүне күздә тотмый, аның ахыр максаты, инде аңлашылганча, Русияне тоташ урыслаштыруга кайтып кала кебек. Ышанмасагыз, әнә, федераль телеканалларны ачып карагыз – бүген аларның һәркайсыннан милли республикаларны бетерү кирәклеге турында бәхәс куерталар. Хәер, бу очракта бәхәс дию дә дөрес түгелдер, чөнки әлеге мәсьәләдә уңнарның да, сулларның да фикере мотлак туры килә. Алар уенча, янәсе, СССРның таркалуына да әлеге дә баягы милли җөмһүриятләр генә сәбәпче булган, әгәр вакытында чара күрелмәсә, Русияне дә шул ук язмыш көтәчәк икән. Сүз дә юк, аргумент шәп, нәкъ Жириновскийча! Элегрәк бу хакта бер Вольфович кына кычкырып әйтә иде, хәзер исә барысы да шул бер балык башын чәйни. Ләкин шунда, милләтләр мәнфәгатен кайгыртып, ник берсе сыңар кәлимә-сүз ычкындырсын. Әйтерсең, алар бу илнең тигез хокуклы ватандашлары түгел, әйтерсең, Русиядә бәхетле тормыш корыр өчен алар гына комачау итә. Шуңа күрә ул «нацмен»нарны «эретү казаны»нда кайнатып, уртак телле, уртак динле, уртак тарихлы күндәм кавемгә әйләндерү неоколониаль даирәләрнең һәрдаим иң зур хыял-максаты булып тора да инде. Русиядә бу золымның озын-озак гасырларга сузылган тарихы бар. Әлләни ерак дәверләргә китмәстән, совет заманында ул башлыча интернационализм шигаре астында гамәлгә ашырылса, хәзер бу эш ачыктан-ачык, әмма кануни төс биреп алып барыла. Ни әйтсәң дә, ил башында юристлар утыра ич.

 

Бактың исә, күпмилләтле дәүләттә Милләтләр эше министрлыгын булдыру зарурлыгы да юк икән. Янәсе, түрәләр санын ишәйтеп, акча туздырып ятудан ни файда? Чыннан да, дәүләт агайлары күзаллавынча, илдә милли мәсьәлә менә-менә «хәл ителергә торганда» ниндидер яңа министрлык оештыру ниемә хаҗәт?

 

Илнең иң югары рәсми даирәләре дә Конституциядә беркетелгән милли хокукларны гамәлдән чыгарырга өндәп, чыгышлар ясаганда, тарих фәненең алга таба ничегрәк укытыласын күзаллавы да кыен түгел, әлбәттә. Һәм, гомумән, 309 нчы федераль закон үзе дә асылда гуманитар фәннәрне (беренче чиратта, тарихны) укытуда «тәртип урнаштыру» өчен уйлап чыгарылды шикелле. Юкса, һәр халык үзенең хак тарихында казына башласа, көннәрнең берендә империячел кыйммәтләрнең демократик кыйммәтләр белән дә алышынып куюы мөмкин ич.

 

Шулай да мәгарифне реформалау өлкәсендә кызганыч күренешләр генә түгел, кызык хәлләр дә күзәтелә. Мәсәлән, соңгы вакытта мәктәпләргә яңача укыту стандартлары кертү турында бик күп сүзләр сөйләнде. Әмма 2011 елның 15 февралендә кабул ителергә тиешле әлеге яңалыкны бик тиз генә постау астына яшереп куйдылар. Сәер хәл: юкса бит бердәм дәүләт имтиханы да, 309 нчы федераль канун да бик җиңел генә аякланып киткән иде. Ә бу юлы нинәрсә булды соң? Яңа стандартларның кемгә нәрсәсе ошамады? БДИне дә, «өчле-тугызлы» законны да җиңел генә йотып җибәреп, авызына су кабып торган урыс зыялылары ни өчен әле капылт кына яңа федераль дәүләт стандартларына дәррәү каршы кубасы итте?

 

Бактың исә, яңа стандартлар буенча, өлкән сыйныф укучыларына «Дөньяда Русия» (?), тормыш иминлеге нигезләре, физкультура һәм шәхси проект (?) предметларын өйрәнү генә мәҗбүри итеп куела, бу исемлектә урыс теле һәм әдәбияты да, тарих та, математика да, чит тел дә юк икән. Кыскасы, аларны өйрәнү-өйрәнмәү укучыларның үз ихтыярына калдырыла.

 

Күрәсең, мондый сәер стандартлар, чыннан да, сәламәт рухлы, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерергә исәпләнмәгән булса кирәк. Киресенчә, бу проектта Русиянең яшь буынын дөнья көтәргә яраксыз хәлгә китерү омтылышы ачык шәйләнә кебек. Гомумән, бүген мәгариф өлкәсендә бертуктаусыз реформалар ясап, тәҗрибәләр үткәреп матавыкланулары бик тә шикле гамәлгә охшап тора. Ахыр чиктә, БДИ дә, 309 нчы федераль закон да шушы ук тәҗрибә җимешедер. Дөрес, болары урыс һәм урыстелле кавемнәр мәнфәгатенә турыдан-туры кагылмагач, шома гына үтеп китте һәм без «нацмен»нарның баш бәласенә әйләнде. Бердәм дәүләт имтиханын фәкать урысча гына тапшырырга мәҗбүриләү – ул чынлыкта Русиянең башка барлык халыклары телләрен законнан тыш дип игълан итүгә бәрабәр түгелме? Кызык, бертуктаусыз кеше хокукларын кайгырту белән мәшгуль халыкара оешмалар, мәхкәмәләр бу мәсьәләдә ниндирәк фикердә тора икән? Әллә аларны тулаем халыкларның хокуклары бозылуы бөтенләй дә борчымыймы? Ихтимал, шулайдыр, юкса телләрне кысрыклауга һәм әкренләп юкка чыгаруга юнәлдерелгән дискриминацион закон-карарлар кабул ителеп, милләтләрнең баш очына тагын бер Дамокл кылычы элеп куелмас иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы берничә елда гына да оптимальләштерү сылтавы белән җөмһүриятебездә 175 татар мәктәбе ябылган инде.

 

Русия шартларында бердәм дәүләт имтиханы да, 309 нчы федераль закон да халыкара экспертларның, хокук белгечләренең, ахыр килеп, Страсбург мәхкәмәсенең гадел бәяләмәсен көтә.

 

Хәер, Федерация Советының элеккеге рәисе С.Миронов белдергәнчә, мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы кертү тәҗрибәсе болай да уңышсызлыкка дучар булган инде. «Бердәм дәүләт имтиханын уйлап табучылар сигез төрле максатны күз уңында тотып эшләде. Без мәктәпләрдә, әлеге яңалык кергән еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр тикшерү үткәрдек. Нәтиҗәсе аяныч – сигез максатның берсе дә гамәлгә ашмаган», – диде ул. Шул исәптән, белем йортларында ришвәтчелекне дә юкка чыгара алмаганнар. Ул гына да түгел, 2009 елдан мәктәпләрдә коррупция икеләтә арткан.

 

Әгәр хәтерләсәгез, бездә БДИ кертүгә әзерләнү төрек мөгаллимнәрен илләренә куып җибәрүдән башланып китте. Бөтен дөньяда гөрләп эшләгән Һәм халыкара стандартларга ярашлы югары сыйфатлы белем бирә торган төрек лицей-гимназияләре Русияне модернизацияләргә җыенучылар күңеленә нишләп бер дә хуш килмәде соң әле? Югыйсә, әлеге уку йортларында гыйлем эстәүче шәкертләр ким дигәндә дүрт тел өйрәнде, халыкара, һәм илкүләм белем олимпиадаларында һәрдаим җиңү яулап килде, соңыннан илнең, дөньяның иң абруйлы университетларына барып керде.

 

Йә, әйтегез, Русиягә менә шундый югары әзерлекле кадрлар кирәк түгел идемени? Күрәсең, кирәк булмагандыр, чөнки илнең яшь-җилкенчәк акыллыбашлары, аз гына форсат тууга, чит мәмләкәтләргә чыгып шылу ягын карамас иде.

 

Укучыларның грамоталылыгын тикшерә торган халыкара оешма белдергәнчә, соңгы елларда Русия укучылары белем дәрәҗәсе буенча 34 нче урыннан 43 нче урынга тәгәрәгән. Ә беренче-икенче урында Сингапур һәм Финляндия укучылары тора икән. Димәк, безнең дәүләт агайларына, тәҗрибә уртаклашыр өчен, Сингапурга тагын да ешрак барып йөрергә туры килә инде...


Газинур МОРАТ
Татарстан яшьләре
№ 41 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»