поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.04.2012 Җәмгыять

Бирнәне сандыкка тутырабызмы, комодкамы?

Дусларыбыз киленле булды. Килен булгач, әлбәттә инде, бирнәсе дә бар. Пар мендәрләр, урын-җирләр һәм бантиклар белән бизәлгән комод… Менә сиңа мә! Соңгы вакытта, кызларны кияүгә биргәндә, сандык урынына комод кулланалар икән. Беренче карашка, чорына күрә килешә дә кебек. Ә шулай да элек-электән туй күрке саналган бирнә сандыгын комод алыштыра аламы соң? Сандык буыннар чылбырын бәйли кебек. Ул безнең татар хатын-кызларының гомер юлдашчысы, сердәше булган.

Йорт түрендәге сандыкта башта яшь киленнең туган йортыннан килгән кадерле әйберләре сакланса, аларны бәби киемнәре алыштырган, олыгая барган саен, сандык яшьлек хатирәләрен үзенә җыйган… Еллар үткәч, бирнә сандыгы әбинең күңел сандыгына әйләнә. Анда ниләр бар икән дип, гел шуны ачып карарга кызыгып йөргәннәр, инде ачылган вакытка туры килгәндә, аның тирәсенә җыелулар әле дә истә…

 

Нишлисең, замана башка, чоры башка, ул сандыкны яшьләр фатирларының кайсы почмагына куйсын дигән фикерне алга сөреп, кызларның бирнәләрен комодка салып килүен аклагандай булып йөри идем, күргәзмәләрнең берсендә агачтан ясалган искитмәле сандык күрдем дә «аһ» иттем. Менә бу ичмасам сандык дисәң дә сандык. Агачтан сырлап ясалган, капкачы да күн белән тарттырылган, анысы чигешләр белән бизәлгән. Моны инде түр башына куйсаң да була.

 

Сандыкны ясаучы оста белән сөйләшеп киттек һәм мин аның остаханәсенә дә барып кайттым. Җәлил Вилданов тумышы белән Чирмешән ягыннан, соңгы берничә елда Казан артында яши икән. Кайда гына яшәсә дә, агачтан әйберләр ясау аның үсмер чактан килгән төп шөгыле, кыскасы, ул әлеге өлкәдә чын оста. Өстәлләр, урындыклар, люстралар, сәгатьләр – ниләр генә ясамый ул. Аның кулыннан чыккан һәрбер эшләнмә бердәнбер һәм кабатланмас. Агачларны ул беркайчан да буямый, кешеләрнең соравы буенча аларның зәвыгына, фатирларының стиленә туры китерерлек итеп агачның төрен, төсен сайлый.

 

– Якынча 15-20 төрдәге агачны кулланам. Һәрбер агачның үз төсе, табигый бизәкләре бар. Чималны Казаннан сатып алам. Анда дөньяның төрле почмакларыннан кайтартылган агач материалларын сату белән шөгыльләнә торган берничә фирма бар.

 

– Иң кыйммәтле агач дип кайсын атар идегез?

 

– Төрлесе бар инде аның. Шундыйларның берсе дип, бәлки, карагачны әйтеп буладыр. Ул пластмасса кебек каты, 1 кубы 1 200 сум тора һәм гадәттә бик аз кулланыла. Мәсәлән, аннан шахмат фигуралары ясыйлар.

 

– Ярый, мондый эксклюзив әйберләрне читкә куеп, үзебезнең татар халкы өчен якын булган сандыкларга кайтыйк әле.

 

– Сандыклар минем үземә дә бик якын. Ул безнең татарныкы, әниләребезнеке, әбиләребезнеке.

 

– Шулай да соңгы елларда сандык белән кияүгә чыгу сирәк күренеш. Яшьләрнең сандыкка исе китми кебек. Сүз дә юк, Сезнең сандыкларны күрсәләр, битараф калмаслар иде.

 

– Миңа калса, бу очракта яшьләрне генә гаепләргә кирәкми. Милли йолаларыбызны саклап, балаларга тапшыру, иң беренче чиратта, әти-әнинең бурычы. Алар алдан кайгыртып, үзләренең кызларына бүләк итеп сандык әзерлиләр икән, кызлар баш тартмас дип уйлыйм.

 

– Әйе, мондый затлы бүләктән кем генә баш тартыр икән.

 

Бүләк дигәннән, Җәлил Вилданов ясаган сандык Дмитрий Медведевта да бар. Ул аны үз кулы белән узган ел Сабан туенда тапшырган. Ә Минтимер Шәймиевтә ул ясаган шахмат. Ул аны, сигез төрле агач кулланып, дүрт ел ясаган.

 

– Бер эшкә дүрт ел гомерегезне багышлагансыз, кемгәдер бирү кызганыч булмадымы? – дип сорыйм остадан.

 

– Юк, кемдә сакланасын белгәч, кызганмадым. Андый әйберләр гомер эчендә бер генә ясаладыр. Шахматның фигуралары Алтын Урда стилендә– һәрберсе пәке белән уеп ясалды.

 

– Бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановта Сезнең бүләк бармы?

 

– Хәзергә юк, беренче мөмкинлек чыгуга, аңа иң үзенчәлекле бүләкне тапшырачакмын.

 

Җәлил Вилданов белән сөйләшә торгач, шуны да белдем, ясала торган әйбер заказ бирүченең холкына да бәйле икән.

 

– Заказ бирүче уңай кеше икән, әйбер шундый тиз ясала. Эш көйле барганда, күңел үсә, яңадан-яңа бизәкләр өстисең. Ә шундый заказчылар очрый, хәтта станоклар ватыла, кораллар сына, агач кителә.

 

Кызык, әйеме, киленеңнең нинди буласын беләсең килсә, сандык ясаган остадан барасың да сорыйсың. Хәер, сандык белән килгән килен барыбер дә күңелгә якынрактыр инде ул.


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»