поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.04.2012 Мәгариф

Татар зыялылары Арча педагогия көллияте җитәкчесен яклап Президентка ачык хат юллады

Хат астында 50гә якын имза. Аның текстын һәм кул куючылар исемлеген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

 

 

  

  

 

 

Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н. Миңнехановка ачык хат

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Без, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төрле елларда тәмамлаган укучылары һәм милли мәгариф-мәдәният-сәнәгать өлкәсендә халкыбызга озак еллар дәвамында хезмәт күрсәткән шәхесләр, Сезгә үтенеч хаты белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез.

Соңгы вакытта, матбугат битләреннән дә күренгәнчә, Арча педколледжы һәм аның җитәкчелеге тирәсендә махсус рәвештә ыгы-зыгы куптарылды, озак еллар дәвамында аны җитәкләгән, республика мәгарифен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән педагогларны эштән алып ату юлында реаль адымнар ясалды, ә кайберәүләргә хезмәт урыннарын бушату тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу исә, үз чиратында, коллективта укыту-тәрбия эшендә кыенлыклар тудыручы тынгысызлык атмосферасы барлыкка китерде, милли җәмәгатьчелектә ризасызлык тойгылары уятты.

Без Арча педколледжының җитәкчелегенә карата кылынган гамәлләрне аның бердәм һәм эшлекле, югары фәнни потенциаллы коллективына, милли мәгарифкә ясаган һөҗүм дип кабул итәбез. Үз вакытында Мәгариф министрлыгы тарафыннан район җитәкчелеге белән килешенеп эшкә куелган, әлеге вазифаны соң чиккәчә җиренә җиткереп башкарган, үтә дә намуслы, хөрмәтле директор Наил Габдрахмановны хаксызга вазифасыннан читләштерү, хаста хәленә китереп җиткерү безне аптырашта калдырды. Педколледжны илкүләм таныткан уңышларда элгәре җитәкчеләрнең дә, соңгы елларда ул урында эшләгән директорның да өлеше зур. 80 еллык тарихка ия, илебезгә 18 меңнән артык укытучы, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, С.Шакир, Ф.Миңнуллин, Ф.Тарханова, Г.Галиева, Р.Рахман кебек танылган күпсанлы каләм ияләре, галимнәр, артистлар биргән педагогия көллияте бүген дә алдынгылар рәтендә – 70 урта махсус уку йорты арасында иң активлардан санала.

2011 елның июнендә генә тикшерү үткән, тагын 6 елга белгечләр әзерләргә хокук алган көллияттә хәзерге көндә белем бирүче укытучылар коллективының фәнни-методик потенциалы башкалар көнләшерлек дәрәҗәдә. Алар арасында 9 фән кандидаты, 2 докторант, 4 аспирант бар, укытучыларның 59 % югары категориягә ия. Көллият – республикабызда Россия мәгариф министрлыгының мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү Академиясенең бердәнбер эксперименталь эш мәйданчыгы. Биредә 2011 елның сентябреннән аеруча сәләтле балалар өчен гимназия классы да ачылды. Яңа белгечлекләр үзләштерү буенча да эш бара. Кыскасы, көллият хәзерге көн хезмәт базарында үз урынын тапты, заман сулышын тоеп, яңалыкка омтылып яшәвен дәвам итә. Тагын бер кат ассызыклыйсы килә: әлеге уку йортының бүгенге уңышлары аны моңа кадәр җитәкләгән Наил Газизович Габдрахманов исеме белән турыдан-туры бәйле. Ул – милли мәгарифебез үсешенә һәм Арча районының, республикабызның иҗтимагый-мәдәни алгарышына зур өлеш керткән шәхес.

Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Наил Габдрахманов җитәкләгән һәм республикабызда бердәнбер милли мәгариф уку йорты булган Арча педколледжы бүген безнең дә, Сезнең дә яклауга мохтаҗ. Аның, һичшиксез, киләчәге булырга тиеш, ә ул исә җитәкчелеккә, аның ярдәмен тоеп эшләгән коллективка тыныч хезмәт шартлары тудырудан да тора. Көллиятнең уңышларын санга сукмау, җәмгыятебездәге бүгенге ролен күрмәскә тырышу, бер сәбәпсез директорын алып ташлап, аның урынына, нинди генә әзерлекле булмасын, читтән җитәкче китерү укытучылар коллективына да, студентларга да, ата-аналарга да авыр тәэсир итә дип уйлыйбыз. Бу һәр кеше күңелендә педколледж язмышы, укытучы һәм укучы язмышы, хәтта халык һәм ил язмышы өчен борчылу тойгысы уята, киләчәк көнгә бәйле өметләрнең тамырына балта чаба.

Республика җитәкчелеге, вакыйгалардан хәбәрдәр булган очракта, мондый үтә ямьсез һәм гаять тә гаделсез күренешләргә юл куймас иде шикелле. Бу хат, шуны күздә тотып һәм Сезнең мәсьәләне уңай хәл итүегезгә, Арча педколледжын, аның бердәм

коллективын саклап калуның чарасын күрүегезгә, беренче чиратта, Наил Габдрахмановның киләчәктә дә үз вазифаларын башкарачагына зур өметләр белән язылды.

Ихтирам белән:

1. Абаева Г.Ф. – җаваплылыгы чикләнгән “Барс-Рекордс” җәмгыяте Генераль продюсеры;

2. Әүхәтшин И.Г. – Идел буе-Нократ төбәгенең Федераль юллар агентлыгы инженеры;

3. Әхмәдуллина Э.М. – 1981 ел чыгарылыш укытучысы;

4. Әхмәтҗанова Сания – язучы, “Мәгариф” журналы хезмәткәре;

5. Бадыйков Х.Г. (Хәнәфи Бәдигый) – язучы, галим-педагог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты;

6. Бариев И.И. – “Microsoft” компаниясенең Россия Федерациясендә энергетика һәм нефтехимия предприятиеләре белән эшләү буенча җитәкчесе;

7. Бәйрәмова Гөлзадә – язучы-журналист, “Казан утлары” журналы хезмәткәре;

8. Галибәк Рөстәм – язучы-журналист, “Идел” журналының баш мөхәррире;

9. Галләм Р.Г. (Рәшит Галләм) – тарихчы-галим, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты;

10. Гарипова А.А. – Республика мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты укытучысы, дәреслекләр авторы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре;

11. Гәрәев Мәгъсүм – язучы-журналист, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе; “Чаян” журналы редакциясе хезмәткәре;

12. Гиматова Р.Ф. – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш мөхәррире;

13. Гыймадиев Алмаз – язучы-журналист, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе;

14. Гыйниятов Д.Ш. – “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпасиясенең татар телевидение мәгълүмати тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире;

15. Җиһаншин Фәнис (Фәнис Җиһанша) – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры;

16. Закиров Марат ( Марат Закир) – язучы, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире;

17. Исмәгыйлева С.С. – Казан педколледжының югары квалификацияле укытучысы;

18. Йосыпова Ф.А. Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясенең директор урынбасары;

19. Кәримов Камил (Камил Кәримов) – язучы-прозаик, журналист, “Казан утлары” журналы мөхәррире, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе;

20. Лерон Ләбиб (Ләбиб Лерон) – язучы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Республиканың М.Җәлил ис. премиясе лауреаты;

21. Морат Газинур (Газинур Морат) – язучы-шагыйрь, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррир урынбасары;

22. Мостафина Тәслимә – укытучы, журналист, “Ялкын” журналы хезмәткәре;

23. Мөслимова Фәйрүзә – язучы-шагыйрә, журналист;

24. Мөхәммәтҗанова Ф.Җ. – укытучы;

25. Рахман Рифә (Рифә Рахман) – язучы-шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты;

26. Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов) – язучы-шагыйрь; Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты;

27. Сафина Нәҗибә – язучы-шагыйрә;

28. Сафина Р.Р. – “Сәләт” яшьләр үзәге хезмәткәре;

29. Сәхибуллин Р.Р. – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының директор урынбасары;

30. Сибгатуллина Р.А. – укытучы;

31. Сөләйманов Җ.Ш. – академик, “Сәләт” проекты җитәкчесе;

32. Тарханова Флера - язучы-шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе;

33. Фазлыева А.Ф. – Казан шәһәренең 4 нче гимназиясе укытучысы;

34. Фасихов Р.Н. (Раяз Фасихов) – җырчы;

35. Фәйзрахманова К. – журналист, “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире;

36. Фәйзрахманова Р.Г. – Идел буе районы 16 нчы гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

37. Хәбриев Д.Г. – “Татар радиосы” дикторы;

38. Хәмзин Алмаз (Алмаз Хәмзин), “Казан утлары” журналының бүлек мөдире, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе;

39. Хәмидуллина К.З. – Казан шәһәр Думасы депутаты, Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе директоры;

40. Хәсәнова (Мәһдиева) Г.М. – язучы-галимә, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты;

41. Хәсәнова Л.Ә. – Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясе укытучысы;

42. Юнысов Рәфикъ (Рәфикъ Юныс) – язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары .

43. Нурулла Гариф, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Казан шәһәре. 06. 04. 2012.


---
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»